16+

«Киткәндә дә, саубуллашкан кебек китте...»

Махсус хәрби операциядә катнашкан Чаллы егете Ринат Кәлимуллинны 1 декабрь көнне Тукай районы Калмаш авылында җирлиләр...

«Киткәндә дә, саубуллашкан кебек китте...»

Махсус хәрби операциядә катнашкан Чаллы егете Ринат Кәлимуллинны 1 декабрь көнне Тукай районы Калмаш авылында җирлиләр...

Егетне соңгы юлга озатырга авылның олысы-кечесе, Чаллыдан барлык дус-туганнары җыела. Берсенең дә Ринатның һәлак булуына ышанасы килми. Шундый тере, шундый өлгер иде бит ул, һәр мәсьәләне чишә белә торган. Тик тәкъдирне җиңеп була димени?!

“Саубуллашкан кебек китте...”

Ринат Ришат улы 1998 елның суык көннәренең берсе – 11 февральдә дөньяга килә.
— Кызыксынучан, хәрәкәтчән, тырыш, мөстәкыйль булып үсте. 5 ел соңрак туган сеңлесен Диләрәне беркайчан үзеннән калдырмады: уенга чыксалар да, мәктәпкә барганда-кайтканда да гел бергә. Бер-берсен үпкәләткәннәрен бөтенләй белмим. Бик дус булдылар, - дип искә ала Ринатның әтисе Ришат абый.
Урамда эленке-салынкы йөрмәс өчен әти-әнисе музыка мәктәбенең баян классына бирә улларын.

— Башкалар урамда уйнап йөргәндә улыбыз музыка мәктәбенә чаба иде. Теләге дә булгандыр. Тырышып укыды. Моннан тыш, төрле спорт секцияләренә язылды. Тхэквондо буенча әллә ничә путасы бар. Бераз соңрак, үсә төшкәч хәрби комиссариат каршындагы кул көрәше секциясенә йөрде. Аның мактаулы кәгазьләре, медальләре дә күп. Менә шундый тиктормас булып үсте инде ул. Ә менә техникага хирыслык аңа бала вакытыннан ук килә торгандыр. Мин үзем гомерем буена руль артында утырган кеше. Тугызынчы сыйныфны тәмамлаганнан соң, Кама политехник техникумының автомеханика бүлегенә укырга керде, — ди Ришат абый.

19 яше җитеп, армиягә повестка килгәч, "Әти, әни, мин армиягә китәм", ди дә җыенып китеп тә бара. Түбән Новгород атом шәһәрчегендә Милли гвардиядә бер ел хезмәт итә егет. Аннан кайткач, төрле эшләрдә эшли. Әмма һәркайсы техника белән бәйле була.

— Махсус хәрби операция игълан ителеп, повесткалар килә башлагач, улым тиз арада әйберләрен җыйды. Үзем дә кайнар ноктада, Чечняда хезмәт иткән кеше. Аның уй-фикерен аңлыйм,  - дип сүзен дәвам итә Ришат абый. – Улымны 430 полк, 2 батальон 6 ротага взвод командиры урынбасары, бүлекчә командиры итеп билгеләгәннәр. Ничә кеше өчен җавап бирәсе. Махсус хәрби операция үткәрелгән зонаның кайсы гына өлешендә булмады алар. Луганскида да, Донецкида да. Һәрчак алгы сызыкта. Аның бүлекчәсендәге егетләр дә бик дус булган. "Алгы сызыкта вакытта, су булмавы интектерде. Җирдә җыелган суларны эчтек", дип сөйләде улым. Ашау бар, ә су юк. Үзләренә юыныр өчен "яшел зона"да ике мунча төзегәннәр. Улым хезмәт хакына бер УАЗ, мотоцикл, 6лы Жигули сатып алды. Тегендә йөреп торырга кирәк бит, техника туза, яки утта калып янарга мөмкин. Чаллыдагы дусларына шалтыратып, Ринат гозерен җиткерә, акча күчерә, ә егетләр моннан МХОга шул машиналарны илтәләр. Әле улым вафатыннан соң аның белән бергә хезмәт иткән егетләр шалтыратты: "Абый, Ринатның машиналарын кире җибәрәбез", диләр. Кирәкми, аларга хезмәт итсен. Бездән дә җиңү өчен өлеш керсен.

Ике тапкыр ялда була Ринат.
— Соңгы ялына кайткач, улыбыз өйдән чыкмады. Ә беренче ялында кайтып кермәде, дуслары белән очрашты. Койрыгын да күрмәдек. Ә бу юлы дуслары шалтырата, ә ул: "Әти-әни, мине өйдә юк, дип әйтегез. Өемдә тынычлап йоклыйсым килә, беркемне дә күрәсем килми", диде. Тынычлыкка күнегә алмады. Йокларга ята да, "Сездә нинди тынычлык", ди. Урамга чыга, "Бөтен кеше курыкмыйча йөри, бернинди тавыш юк", ди. Күпме вакыт ут эчендә яшәгән егетләрдә посттравматик шок була, диләр бит, шулдыр. Гаражы бар, шунда машинасы тора, анда да төшмәде хәтта. Киткәндә дә, саубуллашкан кебек китте... Взвод егетләре әле дә хәл-әхвәлләребезне белешеп тора. Ял биргәч, кайтабыз, диләр. Әле шушы көннәрдә генә хатыным Гөлнара исән калган сугышчыларга ике тартма тутырып күчтәнәч җибәрде. Ринат взводындагы егетләр исән-имин кайтсыннар иде. Алар өчен борчылабыз хәзер, - дип уртаклаша улын югалткан әти. Аның белән озак сөйләштек без. Күз яшьләрен яшермәде ул. Моның өчен кат-кат гафу үтенде үзе.

“Яратам”дип әйтер идем
Ринатның сеңлесе Диләрә абыйсы белән горурлануын әйтте. Кыз фельдшерлыкка укый. Киләчәген медицина белән бәйләргә уйлый.
— Әти әни гел эштә, әни паспорт өстәлендә, ә әти маршрут автобусы йөртте, — дип сөйли башлады ул. — Аларның көне-төне кайтып кергәне булмады. Иртә таңнан кичкә чаклы. Абыем минем өчен әти дә, әни дә булды. Балалар бакчасына алып бара, алып кайта. Аннан соң мәктәп еллары... Политехника техникумына укырга кергәндә дә бер булышучы булмады, документларын җыеп, үзе тапшырды, үзе керде. 4 ел бер кыз белән очрашып йөрде, әмма юллары аерылды. Әти безгә кечкенәдән үк “Сиңа таш белән атсалар, син аңа аш белән ат”, дип өйрәтеп үстерде. Әнә шул үгетләрне сеңдергәндер үзенә абыем. Һәркемгә ярдәмгә килә торган кеше булды. МХОдә дә, взводында булган һәр егет хөрмәт итте аны. “Автомеханик булу “Калим”га (Ринатның позывное - ред.иск.) Аллаһы Тәгаләдән бирелгән сәләт ул”  дип әйтәләр иде. Аннан соң ташландык авылларда бик күп мәче, этләр калган. Шуларны үзе белән бер позициядән икенчесенә алып йөрткән. Ашаткан, эчерткән ул аларны. Этләре, мәчеләре сагынгандыр инде үзен. Ике тапкыр ялга кайтты, беренчесендә апрельдә, икенчесендә 9 октябрьдә кайтып 24 октябрьдә кире китте. 3-4  көн саен элемтәгә чыга иде. 19 ноябрьдә соңгы тапкыр сцйлщштек.  Абый үлемен сизенгән ул, хәлен сорагач та, “Ярыйсы”, дип җавап кайтарды. Гадәттә, бар да яхшы, түзәрлек, дип яза иде. Штурмга кергәннәр, өсләренә дрон төшкән, абыем гәүдәсе белән башкаларны саклап калган. 22 ноябрьдә җан биргән ул.

Шул көнне үз-үземә урын таба алмый үрсәләндем, бертуктаусыз гәүдәм калтырады. Укырга барасым килмәде, күңелем тулып елый башладым.  Әнием хастаханәгә дәваланырга йөри. Абыемның взвод командиры шалтыратып коточкыч хәбәр җиткергән аңа, “Бүтән кешеләрдән ишеткәнче, үзем әйтим”, дигән. Ул көнне зачет иде, телефоннарны җыеп алганнар.  Абыемның үлеме турында уку йортында белеп алдым да, сыгылып төштем. Өйгә кайтып җиткәнемне дә хәтерләмим. Бер үкенечем калды, абыема ничек аны яратуымны, өзелеп сагынуымны әйтә алмый калдым. Инде хәзер каберенә барган саен аңа “Мин сине бик яратам, абыем”, дип әйтеп кайтам.

“Әле дә күз алдымда тора”
Ринатның гәүдәсен яу кырыннан алып чыгып туган ягына алып кайтып җирләгәнче шактый вакыт үтә шул. Якыннарын бигрәк тә авыр була бу көтүләр.
— Кече яшьтән үк хәрби хезмәткә омтылды Ринат, —дип уртаклашты безнең белән хәрбинең өчтуганы Ринат Харисов. — Тынгысыз җан иде ул. Гел техника янында әвәрә килде.  Берүзе ютубтан карый-карый  ГАЗ 3307 машинасын җыеп бирде. Әле һаман да йөреп тора ул. Туган гына түгел, якын дуслар да булдык. Серләребез уртак иде. Икебезгә дә 25 яшь, әмма миннән олырак кебек, гел киңәшләрен бирде. Үзенә тиң пар табарга, гаилә корырга хыялланды. Соңгы ялына кайтканда, мин аны дустым белән Чаллыдан Мариупольгә кадәр барып алдык. Иптәшләре, дуслыклары турында рәхәтләнеп, сәгатьләр буе сөйли ала иде ул. Бүлекчәсендә Минзәләдән “Змей” позывнойлы бер олы яшьтәге ир булган. Позицияне алыштырганда боларны күреп алып, нацистлар ут ачкан. “Змей” үз гәүдәсе белән Ринатны каплаган. “ Син яшь, син командир, мин сине яклаячакмын. Минем барысы да бар, гаиләм, өем. Яшем дә бара. Ә сиңа әле гаилә корасы, балалар үстерәсе бар”, дигән. Менә шундый ныклы дуслык иде аларда. Ринат үзе дә бит башкаларны үлемнән саклап калып, һәлак булды. Геройлар димичә ни дисең алар турында. Ринатның юклыгына ышанасым килми, аны табутта кайтардылар. Барып карадым. Әле дә күз алдымда тора. Психологик яктан бик авыр. Хәзер ник карадым икән дим. Бер көнне төш күрдем, аны җирләп кайткан көн булды бугай ул. Машинада дуслар белән бергә утырып торабыз, ә Ринат дәшми, “Эндәш, сөйләш минем белән” дип, кат-кат сорадым, ә ул елмаеп утыруын белде. 7 ноябрьдә мәчеткә бардым, аның 7се иде ул көнне. Хәер бирдем, мулла белән озак сөйләшеп утырдык. “Ринат  оҗмахта, Аллаһы Тәгалә аны үзенә шәһит итеп алды”, диде. Горурланабыз аның белән. 


 

Язмага реакция белдерегез

7

0

81

1

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    5

    0

    Нинди зур борчу эти- эни, туганнары,дуслары эчен Аллахы тэгэлэ куркэм сабырлыклар бирсен сезгэ

    Мөһим

    loading