Безнең кебек милли азчылыкны, дини азчылыкны да тәшкил итүче халыкка үз милли үзенчәлекләребезне саклау аеруча мөһим
Сабан туе... Бу сүз кемнәрнең генә күңелләрен кузгатмый икән. Ул – кемдер өчен яшьлек хатирәсе, кемдер өчен туган ягы, ерак балачагы. Һәр татар кешесенең күңел төбендә Сабан туе белән бәйле нинди дә булса күңелле вакыйга бар.
Динебездә бәйрәм итүләргә, күңел ачуларга, спорт ярышларына урын бармы соң? Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһу галәйһи вә сәлләм: «Сезнең күңелегезнең дә сезнең өстә хакы бар, күңелләрегезне иркенгә чыгарып алыгыз. Югыйсә, явыз холыклы булырсыз», – диде.
Пәйгамбәребезнең иң сөекле сәхабәләреннән берсе Гомәр ибн Хаттаб та үз вакытында, үз кул астындагы өлкәләрдә далага чыгып, төрле спорт ярышлары, күңел ачулар оештырырга куша торган булган. Безнең кебек милли азчылыкны, дини азчылыкны да тәшкил итүче халыкка үз милли үзенчәлекләребезне саклау аеруча мөһим.
Гасырлардан килгән, милли горурлыгыбыз булган Сабан туйларының әһәмиятен киметергә тырышу, кайбер дин әһелләренең аны тәнкыйтьләп чыгуы һич тә дөрес түгел. Аның рухи асылын да, милли төсмерләрен дә югалтып, гадәти эчү бәйрәменә әйләнеп баруы, әлбәттә, тәнкыйтькә лаек, ләкин без бу бәйрәмне инкарь иткәнче, аңа рухи төсмер бирик, милли үзенчәлекләрен кайтарыйк.
Сабан туе безнең милли хисләребезне яңарта, туган-тумачалар, яшьтәшләр белән очраштыра, балаларыбызда җитезлек, көчле булу сыйфатлары тәрбияли. Пәйгамбәребез дә көрәшкән, ат һәм дөя чабышларында катнашкан, балаларны ярыштырып уйнарга яраткан, беренче килгәннәргә бүләкләр бирә торган булган. Төз ату, йөзү, авыр әйберләр күтәреп ярышуны хуплаган.
Пәйгамбәребез (с.г.в.)нең анабыз Гайшә белән ярышуы да билгеле. Берсендә Пәйгамбәребез беренче килгән, берсендә – Гайшә. Шуннан соң Расүлебез: «Бергә-бер булды», – дигән. Дөяләр чабышында Пәйгамбәребезнең дөясен гади бер кешенең дөясе узгач, мөселманнар бик кайгырышканнар. Әмма Пәйгамбәребез үзенең ярыш нәтиҗәләре белән канәгать булуын, борчылырга урын юк икәнен белдергән һәм әйткән: «Аллаһы сөекле колларын дәрәҗәләрен күтәреп тә, төшереп тә сыный», – дигән. Моның белән Пәйгамбәребез ярышларда җиңү үзмаксат түгел, ә катнашуның әһәмиятле булуын искәрткән.
Бүген «сәламәт тормыш алып бару» мәсьәләсе күтәрелә, җитәкчеләр шәхси үрнәк күрсәтсеннәр, диләр. Бу үрнәкне Пәйгамбәребез моннан 14 гасыр элек безгә эшләп-күрсәтеп калдырды. Димәк, спорт ярышларында катнашу, нәтиҗәсенә карап бүләк бирү дә сөннәт икән. Мәйданда батырларны, җитезләрне бүләкләү өчен кешеләрнең Сабан туена бүләкләр бирүе дә бик саваплы гамәл. Күмәк хуҗалыкларга, оешмаларга, хөкүмәткә генә салынып утыру дөрес түгел. Һәркемгә хәленнән килгәнчә үзеннән өлеш кертү кирәк. Хәзрәтләр мәйдан башланыр алдыннан вәгазь сөйләп, Коръән укыгач, бүләкләр өчен дога кылу кирәк, шаять сәдакадан китәр.
Туган телне, туган авылны, милләтне ярату, гореф-гадәтләрне аңлау безгә нәкъ менә Сабан туйлары аша да иңгәндер. Үзебезнең балачакларны, туган якларыбызны әле хәзер дә Сабан туйларсыз күз алдына да китереп булмыйдыр. Аның аталышында, әйтелешендә генә дә тирән мәгънә ята. Өй туе яңа өй өлгергәч, никах туе егет белән кыз өйләнешкәч, бәби туе бала тугач үткәрелә. Ә инде Сабан туе язгы чәчүләр беткәч, сабан тургайлары өзелеп сайраган чакта уздырыла.
Халкыбызның Сабан туе үткәрергә тулы хакы бар. Сабан туе ул гади бәйрәм генә түгел. Ул борынгы милли бәйрәм. Ул балаларныкы гына да, бабайларныкы гына да түгел. Ул бөтен халык бәйрәме. Шөкер, чыннан да соңгы елларда илебезнең татарлар күпләп яшәгән төбәкләрендә дә Сабан туйларын зурлап үткәрә башладылар.
Сабан туе булмый, акча юк, диләр. Акча була да, бетә дә. Ә Сабан туе гомерлек истәлек. Аллаһ сакласын инде, киләсе елларыбыз да халкыбыз күңеленә дә, тарихка да Сабан туйсыз еллар булып кермәсен иде. Сабан туйларын оста оештыручы гына кирәк. Халык бүләкне элек-электән үзе әзерли. Безнең авылның да Әминә апа, Мәгъдүдә апалары тол, ятим иде.
Ә менә бүләк җыйганда кермәсәләр, үпкәлиләр иде. Тавык йомыркасы, яулык, сөлгеләрне алдан әзерлиләр: «Киләсе ел Сабан туйларын да исән-имин күрсәк иде», – дип теләк телиләр иде. Бүген нихәтле генә зарлансак та, елга бер була торган Сабан туена бүләк бирмәслек түгел бит хәлебез. Татар халкына хас булганча киң күңеллелек, юмартлык күрсәтеп, Сабан туен зурласак иде.
Элек-электән килгән чиккән сөлге, кулъяулыкларга урын зурдан булсын иде. Сабан туен алып баручылар химаячеләрнең зурлап исемнәрен әйтәләр. Нигә әле яшь киленнең күз явын алырлык сөлгесен, яшь кызларның кулъяулыкларын зурлап бар халыкка күрсәтмәскә?! Шулай эшләгәндә, киләсе Сабан туена әллә ничә сөлге, кулъяулык булачак.
Тәрбияви якны гел матур мисаллар белән көчәйтеп торырга кирәк. Аллаһы Тәгалә ил-көннәребезгә, гаиләләребезгә, җаннарыбызга тынычлык, һәркайсыбызга хәерле гомер, хәерле сәламәтлек биреп, Үзенең кушканнарын үтәп, тыйганнарыннан тыелып яшәргә насыйп әйләсен. Бер Аллаһының гына рәхмәтен өмет итеп җир куенына салган орлыкларыбыз, эшләгән эшләребез көз көне үзебезне мул уңыш булып сөендерсә иде. Ирешкән уңышларыбыз бәрәкәтле булып, шатлык-сөенечләр белән үзебезгә кулланырга насыйп итсә иде.
Җәлил хәзрәт ФАЗЛЫЕВ,
Татарстанның баш мөхтәсибе,
Татарстан Диния нәзарәтенең баш казые.
Комментарийлар