Әни йөрәге җавап көтүдән туктамый. Вакыт узган саен сагыну басылмый икән. Киресенчә, балаңның юклыгы яңадан-яңа ачыла торган яра булып кала.
– Улым, балам, син күкнең ничәнче катында соң? — дип сорый кайчак Наилә апа күккә карап.
Әни кеше өчен улы һаман да исән, ишек ачылып китәр дә:
— Әни, мин кайттым, — дип елмаеп керер кебек…
Саба районының Мишәбәш авылында яшәүче Наилә Кашапова да бүген улы Альбертны шулай көтеп яши. Ул аның башка ишек ачып кермәячәген дә белә, әлбәттә. Әмма ана күңеле моңа ышанырга теләми.
— Кайчак миңа ул командировкага гына киткән кебек тоела, — ди Наилә апа.
Аның өчен Альбертның юклыгы әйтеп бетергесез зур бушлык. Әмма шул ук вакытта ул улы белән горурлана. Чөнки Альберт Ватан алдындагы бурычын үтәгәндә гомерен биргән.
Гранатометчы, ефрейтор Альберт Абдулла улы Кашапов 2024 елның 16 февралендә Донецк Халык Республикасы Ясиноватский районының Первомайское бистәсе янында барган бәрелешләрдә һәлак булган. Ул хәрби бурычын үтәгән вакытта соңгы сулышына кадәр үз вазифасына тугры калган. Аны Мишәбәш авылында 2024 елның 13 июнендә җирләгәннәр. Күрсәткән батырлыгы, каһарманлыгы һәм фидакарьлеге өчен үлгәннән соң Батырлык ордены белән бүләкләнгән.
Тормыш сынауларыннан сынмаган
Наилә апаның үз язмышы да җиңел булмаган. Ул кечкенәдән үк тормышның авырлыгын тоеп үскән. Сигез яшендә әнисен югалткан. Өйдә алты бала калган. Әтисе балаларын ялгызы үстерү өчен кулыннан килгәннең барысын да эшләгән.
— Алты бала идек. Әтиебез өйләнеп тә карады. Әмма берсеннән-берсе кечкенә балалар өстенә кем килергә теләсен инде? Әллә ничә кеше килеп карады, тик озак тора алмадылар. Әтиебез бик әйбәт кеше булды. Безне үстерде, кеше итте, — дип искә ала ул.
Ул елларда һәр көн көрәшкә әверелгән. Өстәлдә ризык булсын өчен дә, балалар укысын өчен дә күп көч куелган.
— Мең бәла белән аякка бастык. Әмма кеше булдык, — ди Наилә апа.
Ике абыйсы интернатта укыган. Ә Наилә апа үзе мәктәпне тәмамлагач Казанга киткән. Биредә эшкә урнашкан, тормышын үзе кора башлаган.
Тәрбияче ярдәмчесе булып эшләгән. Акчасы күп булмаса да, яшәү өчен җиткән үзе. Соңрак ул булачак ире Абдулла белән танышкан.
— Ул иптәш кызымның абыйсы иде. Лаешка кунакка кайткан идем. Шунда күреп алган, — дип елмаеп искә ала Наилә апа.
Гаилә корганнар. Ике уллары туган — Альберт һәм Рөстәм.
Әмма бәхетләре озакка сузылмаган. Абдулла Кашапов фаҗигале төстә үлгән. Ул вакытта кечкенә Рөстәмгә нибары дүрт яшь булган.
— Ирем белән 10 ел гына торып калдык. Ул әтиләргә Кукмарага кече улым белән кайтып киткән иде. Шунда поездга бәрелеп үлде ул. Кече улым белән иде. Аңа 4 яшь иде ул вакытта. Малай гомере булгач исән калган. Шул малаем белән яшәп ятам хәзер. Улларымның берсенә – 10, икенчесенә 4 яшь иде, Петровское бистәсендә яшәдек, — ди Наилә апа.
Наилә апа ике баласын ялгызы үстергән. Авырлыкларга карамыйча, аларны кеше итәргә тырышкан.
Альберт — гаилә терәге
Альберт балачактан ук үзенекен итә торган холыклы булып үскән. Мәктәпне тәмамлагач, армия сафларында хезмәт иткән. Арзамаста хәрби бурычын үтәгән. Соңрак гаилә корган. Төзелеш өлкәсендә эшләгән. Хезмәттәшләре аны тырышлыгы, сүзендә торуы өчен хөрмәт иткән.
Ә тормышында иң зур урынны гаиләсе биләгән. Хатыны Алсу белән алар 2000 елда танышкан.
— Миңа 20 яшь иде, аңа – 25. Аның белән беренче көннәрдән үк үземне ышанычлы хис иттем. Ул гаилә корырга теләгән кеше иде. Аның янында үземне калкан артында кебек тойдым, — дип сөйли Алсу.
2003 елда аларның кызлары Аделина туган. Яшь гаилә тормышын үз көчләре белән корган. Башта фатир яллап яшәгәннәр, соңрак берничә кредит алып үз куышларын булдырганнар.
— Безгә ярдәм итүче кеше булмады. Үзебез төзедек. Үзебез аякка бастык, — ди Алсу.
Альберт һәрвакыт яңа идеяләр белән янган, уйлаганын тормышка ашырырга тырышкан.
— Ул беркайчан да «юк» дип әйтмәде. Нәрсәгә тотынса да, ахырына җиткерә иде. Безнең белән горурланды, без диеп яшәде, — дип искә ала хатыны.
Альбертның хәрби операциягә китү карары гаиләсе өчен көтелмәгән булган. 2014 елда телевизордан Украинадагы вакыйгаларны караган вакытта ул: «Мин китәргә тиеш», — дигән.
Алсу ул вакытта бу сүзләргә җитди карамаган:
— Ышанмадым. Ул бу хакта бер ел уйлаган икән, – ди.
2023 елда Альберт контракт буенча махсус хәрби операциягә киткән. Гаилә өчен бу авыр хәбәр булган.
— Без шок хәлендә калдык. Әмма аның карарын кабул иттек. Ул яу кырында үзенең ярдәме тияр дип уйлады, — ди Алсу.
Альберт үзенә «Самат» позывное алган. Бу аның өчен үзенчәлекле булган. Наилә апаның әтисе Самат та Бөек Ватан сугышын кичкән, хәтта ки әсирлектә булып шактый авырлыклар күреп кайткан кеше.
Соңгы әңгәмә, соңгы көтү
Альберт якыннары белән һәрвакыт элемтәдә булган. Әнисен дә, хатынын да тынычландырырга тырышкан.
— «Үземне саклыйм, барысы да әйбәт булыр», — дип тынычландыра иде, — ди Наилә апа.
2024 елның февралендә аның отряды авыр бәрелешләрдә катнашкан. 14 февральдә алар һөҗүмгә кергән. Берничә көн дәвамында егетләр үз бурычларын үтәгән.
Алсу сөйләвенчә, отрядтагы егетләр бер-берсе өчен борчылып яшәгән, бер гаилә кебек булган.
— Аларның барысы да үз Ватанын якларга килгән кешеләр иде. Бер-берсен сакладылар, Араларында иң яше Красноярскидан 23 яшьлек егет иде, аны нык сакладылар, бала гына бит әле. Яшисе дә яшисе, тик... дрон аны махсус аулаган, — ди ул.
Бәрелеш вакытында Альберт иптәшләрен саклап, соңгы мизгеленә кадәр үз вазифасын үтәгән. Башта ул хәбәрсез югалган дип саналган. Якыннары өметен өзмәгән, тормыш иптәше Алсу төрле яклап эзләтә башлаган..
Наилә апа ул вакытта хастаханәгә эләккән.
— Төш күрдем. Ул әтисе, әнисе белән бер чокырда ята иде кебек. Альбертның балачагы кебек истә калган, — дип сөйли ул.
2024 елның 16 февралендә Альбертның һәлак булуы турында хәбәр килгән, инде рәсми рәвештә.
Әтисе белән горурланган кыз
Альбертның йөрәгендә иң зур урынны кызы алып торган, аны бик яраткан. Аделина Казан авиация институтын кызыл диплом белән тәмамлаган. Алга таба төзелеш юнәлеше буенча китәргә тели.
— Ул кызын бик яратты. Аның өчен җан атты. Аделина да аңа бик охшаш, үз алдына ниндидер максат куя икән, шуңа ирешмичә, беркайчан да тукталмый, — ди Алсу.
Бүген дә ул кызларында Альбертның сыйфатларын күрә.
— Кайчак мин дә күккә карап торам да: «Альберт, син миңа җитмисең», — дим. Минем өчен Альбертның тавышы, көлүе, гаиләм дип яшәүләре иң кадерле хатирәләр булып калды. Ике ел үтте инде. Әмма якыныңның юклыгы яңарып тора торган хәсрәт икән ул. Кайчак үземә: «Юк бит инде бу», — дим, - ди Алсу.
Шулай да тормыш дәвам итә. Чөнки йөрәкләребездә каһарманнар турында истәлек яшәгәндә, алар да яши.
— Якыннарын югалткан кешеләргә бер генә сүзем бар: көтегез, ышаныгыз, яратыгыз. Башка берни дә эшли алмыйбыз, аларны гомер буе ярата алабыз. Мәңгегә..., - дип хушлашты безнең белән хәрбинең хатыны.
Улым Альбертка багышлыйым
Кайтам әни, дидем, җиңеп кайтам,
Альберт улың куркак түгел ул.
Туганнар да, син дә, әнием
Безгә хәер-догаларда бул.
Әллә китмисеңме, улым? – дидең,
Йөрәккәең әллә сиздеме?
Мин дә китми калсам, әни җаным,
Кемнәр саклар, яклар соң сезне?
Мин китәргә тиеш, әни, ачуланма,
Дус-ишләрем шунда киттеләр.
Гомерләрен аямыйча илебез өчен
Газиз башкайларын салдылар.
Олы балаң яныңда мәңгегә юк инде,
Риза-бәхиллек сорый синнән балаң.
Мин булмагач бер урын буш булыр
Сабыр бул, и газиз бер анам!!!
Наилә Кәшапова,
Мишәбаш авылы, 2024 ел
Комментарийлар