16+

Кефир кемгә файдалы, ә кемгә ярамый? Белергә тиешле киңәшләр

Сөт ризыкларын яратмаучылар сирәктер.

Кефир кемгә файдалы, ә кемгә ярамый? Белергә тиешле киңәшләр

Сөт ризыкларын яратмаучылар сирәктер.

Аны ачытып, куертып, кайнатып, хәтта киптереп ясалган ризыклар өстәлебездән төшмәсә, иммунитетыбыз күпкә яхшырак булыр. 

Микрофлорасы табигый продуктлар ярдәмендә файдалы бактерияләргә баеган эчәклекләребез үз вазыйфаларын әйбәтрәк башкарыр. Эч катудан, эч китүдән  интекмәбез. Ашаган ризыгыбыздагы файдалы матдәләр канга сеңеп, органнарны тукландырыр, организмга көч-куәт бирер. Токсиннар, зарарлы калдыклар, шлаклар, артык тозлар, төрле органнарда үрчегән паразитларның эскриментлары, эшкәртелми торган азык җепселләренә ияреп, табигый юл белән көн саен тышка чыгып китә барыр. Организм даими чистарыныр. 

Шәхсән үзем, авылда яшәгән, сыер асраган  чагыбыздагы гадәтне дәвам итеп, сөт ризыкларын көн саен кулланам. Базардан яки ярминкәдән күп итеп авыл сөте сатып алып кайтып куябыз. Катыкны үзем оетам, эремчек, кефир ясыйм. Куе сөттән каймагын аертып алып, тәмле май, хуш исле йомшак сыр, татлы корт ясарга иренмим. Гөбәдия пешергәндә, һәркайсын яратып кулланам. Санап үтелгән ризыкларны әзерләгәндә хасыйл булган саргылт төстәге шифалы суны – сыворотканы әрәм итмим, коймак пешергәндә, камыр куйганда кулланам. Артып калганын 5 литрлы пластик  савытларга  тутырып, кыш буе балконда җыеп барам. 

Сыворотка - үсемлекләрнең уңышын арттыручы, чирләрдән саклаучы хикмәтле Бессараб эремәсе ясау өчен ярап куя. Язын рассаданы тукландыру, җәй көне шуңа бор кислотасы порошогы һәм йод тамчылары кушып сибеп, яшелчәләрнең уңышын арттыру,  гөмбәчек чирләреннән саклау өчен бер дигән сихәтле чимал да бит әле ул. Ничек кенә куллансак та, чын авыл сөтен көндәлек рационга кертүнең зыяны юк. 

  Бу язмамда игътибарыгызны кефирга юнәлтәсем килә. Аны йокларга ятарга бер- ике сәгать кала эчеп куярга гадәтләнгәнмен. Эчәклекләргә файдасы зур дип саныйм. Табиблар фикеренчә, иммун системасы эшчәнлегенең 70 проценты эчәклекләрдәге микробиотаның  торышына бәйле. Кефир – ризыкны эчәклекләрдә тулаем эшкәртеп бетереп, файдалы микро-, макроэлементларын аерып алып үзләштерергә ярдәм итүче пробиотик ролен үти. Чир тудыручы патоген микрофлорага каршы көрәшергә дә сәләтле әлеге пробиотиклар .Көн саен кефир куллануның йөрәк- кан тамырлары һәм нерв  системасына файдасы зур дип язалар. Сөт ризыкларында кальций һәм башка минераллар, витаминнар  күп булганга күрә, аларны  даими кулланган кешеләрнең тешләре, сөякләре, тырнаклары,буыннары нык, чәчләре куе булуы, тән тиреләре җемелдәп торуы  сер түгел.  

 Сөт ризыкларына аллергиясе булган кешеләргә, ашказанында, уникеилле эчәклегендә җәрәхәте булганнарга, ашказаны согы ачылыгы бик нык югары кешеләргә, молочницадан интеккән хатын-кызларга, гиперацид гастрит, панкреатит белән чирләүчеләргә кефир килешми. Аны балалар яратып эчсә дә, җиде ае тулмаган сабыйларга кефир бирү катгый тыела. 8-10 айлык нарасыйларга аз-азлап, кашыклап эчертә барып, бер яшьлекләренә 100 мл бирергә ярый, дип язганнар. 

Хәмидә Гарипова.

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading