16+

Татарстанның бер районында 2 яшьлек сабыйны эт тешләгән

27 июль – 2 августта ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хезмәтенә 1045 чакыру килгән.

27 июль – 2 августта ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хезмәтенә 1045 чакыру килгән.


Шуларның 608е – шәһәрдән, 437се районнан булган. 406 кеше госпитализацияләнгән: 271е – шәһәрдән, 135е – районнан.

Солнечная урамында баш мие җәрәхәтләнгән, кома хәлендә булган 45 яшьлек ир янына чакыру алынган. Аны реанимация бүлегенә китергәннәр.

Төзүчеләр проспектында 2 яшьлек кызны эт тешләгән. Аны медиклар травматология бүлегенә алып килгән.

Медикларны Карамалы Тау бистәсенең Колхозная урамында агулы елан чаккан 61 яшьлек ир янына чакыртканнар. Зыян күрүче реанимация бүлегенә китерелгән.

Катин урамында 3 метр биеклектәге түбәдән егылып, баш мие селкенгән 38 яшьлек исерек хәлдәге хатын-кызга ашыгыч медицина ярдәме күрсәтелгән. Аны травматология бүлегенә китергәннәр. 

Чыганак: Яшел Үзән яңалыклары.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading