16+

«Син кайтуга бәлеш пешерәм диеп, Көткән идем...»

Махсус хәрби операциядә шәһит киткән егетләребез турында искә алган саен йөрәк яраларыннан кан саркый...

«Син кайтуга бәлеш пешерәм диеп, Көткән идем...»

Махсус хәрби операциядә шәһит киткән егетләребез турында искә алган саен йөрәк яраларыннан кан саркый...

Һәлак булганнарның якыннарына гына түгел, ә бөтен ил халкы өчен авыр хәсрәт булды бу. Вакыт дәвалый дисәләр дә, мондый олы кайгыны вакыт та дәвалый алмый. Якыннарын югалтканнарга Ходай сабырлык бирсен. Тын алып, җиңел йөрәк белән йөреп китәр өчен шактый вакыт кирәк булыр. Алар һаман да әле күз яшьле. 

“Улыбыз шәһит булып китте”
Балык Бистәсе районы Күки авылында яшәүче Зөлфәт һәм Гадилә Рәхимҗановларның күзеннән яшьнең кипкәне юк әле. Илнур, дип сөйләргә керешүгә үк сулкылдый башлый. Бөтен яктан тырыш, алтын куллы ир-егетне ничек юксынмыйсың да, аның хакында ничек үткән заманда сөйли аласың ди?!. 

- Мин аның турында «иде» дип сөйли алмыйм, гафу итегез, - ди Зөлфәт абый күз яшьләрен яшермичә. - Ул искиткеч тыныч бала иде. Безнең төп таянычыбыз, терәгебез, ышанычыбыз. Икенче балабыз ул безнең, 1984 елның 21 декабрендә дөньяга килде. Апасы Зөлфия белән аралары — өч яшь ярым. Бер-берсенә бик якын булдылар. Бертуганнар гына түгел, ә дус-кардәш сыман. “Апаем-наныем” дип кенә эндәшәләр иде.  Мәктәптә укыган вакытта да бернинди авырлык китермәде Илнурыбыз. Сабыр гына үзе, нәрсә кушканны төгәл эшли белә торган. Авылдагы урта мәктәпне тәмамлаганнан соң армиягә алдылар. 2004-2006 елларда Пенза өлкәсендә хезмәт итте. Аннан соң Казанда яшәде. Өйләнү турында сүз катып караса да, без каршы төштек. “Башлы-күзле булганчы, яшәү урыны булдыр”, дип әйттек үзенә. Үз тырышлыгы белән калада фатир алды. Аны җиһазландырды. Соңгы елларда Казан силикат кирпеч заводында эшләде. 

Чебенне дә жәлли торган малай ул безнең. Апасы сөйли, сукбай этләргә колбасалар алып кайтып, шуларны ашатып утыра иде, ди. Мобилизация игьлан ителеп повестка килгәч, ул бер дә икеләнмичә: “Әти, мин калыйм, икенче берәү калсын, ә илне кем сакларга тиеш соң?”, дип китте. Әнисе бик кайгырды инде. Шалтыраткан саен, эчкә җылы керә. Аны 1234 полк 2 батальон 8 рота 1 взводка гранатометчик итеп билгеләгәннәр. Хәтәр эш. Төгәл бер ел булды ул махсус хәрби операция зонасында. Безне борчырга теләмичә, берни сөйләмәде үзе. 2 майда ялга кайтты, 18 майда кире китте. Атнасына бер тапкыр элемтәгә чыга иде. Үзе шалтырата алмаса, взводындагы башка егетләр хәбәр сала. Белүемчә, дүрт тапкыр штурмга кергән. Хәлиткеч яуларда да исән-имин чыккан. Яралы иптәшләрен дә, һәлак булганнарын да яу кырында калдырмыйча, кулларында күтәреп алып чыкканнар. Сугышчан туганлык менә шушы мисалларда күренә дә инде. Соңгы тапкыр штурмга керүләрендә улыбыз да яу кырында башын салган. 29 октябрь көнне! 30 октябрь көнне исән калган иптәшләре аны Ростов на Дону шәһәрендәге моргка җибәргән. Илнурның үлгән урыны — Луганск өлкәсенең Харьков областе, Купянск районындагы Орлянка авылы. Улыбызны җирләгәннән соң әнисе урыныннан тора алмыйча ятты. Хастаханәгә барган иде, шунда ук “Ашыгыч ярдәм” белән Казанга озаттылар. Инсульт булган икән. Бу хәсрәтне сүз белән әйтеп-аңлатып бетереп булмый. Нигә шундый кешеләр китә?! Ахыр чиктә, “улыбыз шәһит булып китте, урыны җәннәттә”, дип үз-үзебезне тынычландырабыз.  Авылдашларыбыз, бөтен тирә-як авыллар бик нык ярдәм итте. Һәркемгә башымны иеп рәхмәтемне белдерәм. Шөкер, социаль яклау бүлегеннән карап торучы билгеләделәр. Безнең хәл-әхвәлебезне белешеп, ярдәм итеп тора. 

“Насыйп булса, күрешербез”, диде
Сыйныфташы Фирдинә Сафина сүзләренчә, Илнур бик тыныч егет, оялчан булган һәм беркайчан беркем белән тавышка кермәгән. 
— Әти—әнисенә бик авыр инде, — дип башлады ул сүзен. -  Картлык көндә бар өметләре улларында иде. Беренче сыйныфтан 11енчегә хәтле бергә укыдык, Илнур бик тыныч, күп сөйләшергә яратмый иде. Бер кешегә дә кычкырып эндәшкәне дә булмады. Төс-биткә матур ул, әмма хәтта кичен клубка да чыгып йөрмәде. Илнур белән махсус хәрби операциягә киткәч еш аралаша башладым, чөнки алгы сызыкта, ут астында яткан егетләребезгә безнең ярдәмебез, кайгыртуыбыз кирәк. Гаиләсе дә булмагач, сыйныфташларга: “Әйдәгез, бергәләп җыелышып, Илнурыбызга ярдәм итик”, дидем. Менә шунда кайберәүләрнең чын йөзе ачылды да инде. Бары берничә генә кеше кушылды безгә. Апрель ахырында ялга кайтты Илнур, аны каршы алып, күрештек. Әмма озак сөйләшә алмадык. Ял вакытында да гаилә хәлләрем аркасында күрешә алмадык. МХОга янә киткәнен белгәч, исемле посылка салдым, ул шалтыратып миңа рәхмәтләрен җиткерде. Яу кырында ни генә күрмәгән ул, бик авыр мизгелләр кичергән. “Ноябрь ахырында ялга кайтырга җыенам, насыйп булса, күрешербез”, дип язган иде. Хәлләребезне сорашты. 23 октябрьдә телефон аша соңгы тапкыр сөйләшкәнбез. Чит номердан шалтыратты. Посылкамны алган да, шатлыгыннан шалтыратуы. Ничектер, күңелдә бер дә Илнур кайтмас шикелле түгел иде. Кайтам, дип китте ул, тик кайтмады...

Үзе дә бер айдан һәлак булган
Илнурның икетуган сеңлесе Гөлзия Мөхәммәтшина Илнурның махсус хәрби операция башлануның беренче көннәреннән үк Луганск ягына җибәрелүе турында сөйләде.
— Илнурның хезмәттәшләре туганнары ватсапта төркем ачкан иде, — диде ул туганы турында хәтер-хатирәләрдән башлап. – Нәкь шушы төркем аша туганымның үлеме хакында хәбәр иттеләр. Иң беренчеләрдән булып мин ишеттем бу коточкыч хәбәрне. Дуслары аның җәсәден яу кырында калдырмыйча алып чыкканнар. Командиры, "Алтай" позывнойлы Арча егете подполковник Рафаэль Вәлиуллин Илнурның танырга булышты. Кызганычка каршы, үзе дә бер ай үтүгә һәлак булган. Урыны җәннәттә булсын.  Илнур абыем белән 23 октябрь көнне соңгы тапкыр сөйләштек. Шул вакытта күп кешеләрнең телефон номерларын сорады. Смс белән җибәр әле, диде. Саубуллашырга теләгәнме, белмим, сизенгәнме. Ашарга да, киенергә дә бар, диде. Башка егетләр нидер сөйли иде әле. Ә ул беркайчан зарланмады бит. Исәнлеген белдереп атнага бер тапкыр үзе шалтырата иде. Хәбәргә чыгар өчен дә кәрәзле элемтә вышкасы янына барасы иде. Ә ул алар урнашкан урыннан шактый ерак урнашкан. Илнурның үлемен ишетү белән туганнар бергә җыелышып аның җәсәден алып кайту турында уйлана башладык. Биредә икетуган абыебыз Габдулла Рәхимҗанов, туган апабыз Гөлнур бик нык булышты. Үз изгелекләре үзләренә меңе белән кайтса иде. Өч атна вакыт эчендә кайтып җитте Илнурыбыз. Күңел ышанмый әле, шалтыратыр сыман. 21 декабрьдә 39 яшь тулырга тиш иде, ә 24 декабрь көне аның кырыгын үткәрәбез, Алла бирса. 

“Капка ачылса да, сине көттем...”
«Бөтен авыл җирлеге өчен зур югалту бу. Батырларча һәлак булган егетебез белән саубуллаштык. Зур югалту безнең өчен», – диде Куки авыл җирлеге башлыгы Альберт Бәдретдинов. — Шундый олы хәсрәткә дучар булган кешеләргә Аллаһы Тәгалә күркәм сабырлык бирә күрсен! Яралар җөйләнгәнче, җаннар тынычланганчы, яшьләр кипкәнче әле шактый озак кара күлмәктән, ачы хәсрәттә булырбыз, мөгаен. 

Илнурның авылдашы Сиринә Сәлахиева – Фәтхуллина батыр егеткә багышлап бәет чыгарган. 

“Шулай иртә китәрсең дип,
Балам, китермәдем хәтта башыма.
Көттем, улым, өзелеп көттем,
Гел догада булды кулларым.
Капка ачылса да, сине көттем,
Җил иссә дә, син дип уйладым.
Исән кайтса иде улым диеп,
Ходайдан ялварып сорадым,
Димәк, шулай кыска булган гомерең,
Аллаһтан узмышлар юк җирдә,
Көннәр буе телефон сакладым,
Син исән дип хәбәр бирмәде.
Син кайтуга бәлеш пешерәм диеп,
Көткән идем.
Сине озатырга җыелды,
Бөтен авыл, барча туганнар.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

17

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading