16+

Татарстанның барлык районнарында электр челтәрләрен автоматлаштыралар

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Габделганиев Казанда «Сетевая компания» АҖ офисында булды.

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Габделганиев Казанда «Сетевая компания» АҖ офисында булды.

Ул диспетчерлык пункты һәм челтәрләр белән идарә итү үзәге эшчәнлеге белән танышты, шулай ук предприятие генераль директоры Илшат Фәрдиев белән очрашты.

Хәзерге вакытта компаниянең җиде филиалы 68 мең квадрат километр мәйдандагы электр хуҗалыкларына хезмәт күрсәтә, анда 7 мең кеше эшли. Республикада 10 диспетчерлык пункты бар. Алар челтәрдәге вәзгыятьне күзәтергә, аварияләрне бетерергә һәм планлы эшләрне оештырырга мөмкинлек бирә.

Компания электр челтәрләрен автоматлаштыруны да киңәйтә. Стандарт технологик тоташтыру турында карарлар хәзер кеше катнашыннан башка кабул ителә. Трансформатор подстанцияләренә урнаштырылган «акыллы» автоматлар диспетчерларга линиядәге йөкләнешне күзәтергә һәм җиһазларны ерактан идарә итәргә мөмкинлек бирә. Программа кысаларында Татарстанның барлык районнарындагы 173 трансформатор подстанциясенә 475тән артык җайланма урнаштыру планлаштырыла.

Республикада 568 меңнән артык интеллектуаль электр счетчигы файдалануга тапшырылган. Бүген кулланучыларның һәр икенчесе мәгълүматларны автомат рәвештә тапшыру системасына күчкән.

Компания шулай ук коммерциягә карамаган бакчачылык ширкәтләренең электр челтәрләрен яңарта. Быел республиканың җиде муниципаль районында 13 бакчачылык ширкәте модернизацияләнгән.

Фото: пресс-служба Госсовета РТ

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading