Казан ярминкәләрендә сату итәр өчен нурлатлылар иртәнге бердә юлга кузгала.
«Без әйберләр тезгән арада кайбер сатып алучылар килеп, көтеп тора», – ди алар. Авыл кешесе өчен ярминкә җитештергәнне урнаштыру урыны булса да, алар өчен җылы сүзнең дә җан азыгы икәнен онытмыйк.
Үзгә әйбергә күз төшә
– Быел Нурлат районы Казан шәһәренең Киров һәм Мәскәү районнарында урнашкан сату мәйданчыгында эшли, – ди Нурлат районының Яңа Иглай авыл җирлеге башлыгы Марат Ибраһим улы Хәмидуллин. – Без бара торган микрорайонда күбесенчә яшьләр яши. Алар ярминкәгә көндезге уннарда гына килә башлый. Өлкән буын исә таң белән йөрергә гадәтләнгән. Алдагы елларда Агропромпаркта идек, анда халык иртән йөрергә күнеккән.
Шәһәр халкы атна саен төрле азык-төлек сатып ала икән. Ярминкә башланган вакытларда бәрәңге, кишер, суган яхшы сатылса, соңгы килүләрендә бәрәңге начар үткән, аның каравы кәбестәгә сорау күп булган.
– Безнең Нурлат районы Казан ярминкәсенә айга ике тапкыр килә. Авыл җирлекләренә график бирелгән, көннәребез билгеле. Ниләр алып киләсебезне алдан хәл итеп куябыз, – ди Марат Ибраһим улы. – Безнең авыл җирлеге Казанга 5 декабрь көнне тагын барачак. Ул килүебездә, Аллаһ боерса, каз-үрдәкләр белән барырга ниятлибез. Кош-корт асраучыларга әзерләнеп торыгыз, дип әйтеп куйдык.
Алып килгән әйберләрне сата алмыйча кире алып кайткан юк. Базарның үз законнары. «Майский» яшелчәләренә, шикәр комына алдан чират тезелә. Без алып килгән ризыклар арасында иң күбе сөт сатыла. Итне дә яхшы алалар. Кайбер фермерлар атна саен бара. Аларның үз клиентлары бар.

Иртә торып, әзерләнеп чыгып китүнең бер авырлыгы юк. Иң күңелгә тигәне – шәһәр халкының авылдан килүчеләргә булган мөнәсәбәте, ди алар. Килгәннәренә рәхмәт әйтеп, матур теләкләр теләп китәләр икән, күңелләре үсеп кала. Тик арада берсе булса да җанны тырмап алырлык сүз әйтми калмый, менә шул вакытта кәеф төшә. Ә бит алар килгән саен нинди дә булса үзгә бер әйбер алып килергә тырыша. Берсендә өстәлне бизәү өчен генә булса да ярар дип, өлгергән көнбагыш башы алып барганнар, кызыксынып, алып бетергәннәр.
– Яшелчәләр белән сату иткәндә сортын сорыйлар. Бакча эшенә бик бирелгәннәр генә сорт белән эш итә. Тормыш мәшәкатьләренә чумган кешеләр сортын карап тормый инде, кулына ни эләгә, шуны утырта. Бер елны хатын Казаннан сортлы бәрәңгеләр алып кайтты. Язын һәрберсен билгеләп утырттык, көзен аерым җыярбыз, дигән идек. Кая ул, эш белән онытылып, бергә җыйганбыз. Сортлар кушылды, – ди Марат Хәмидуллин.
Район үзәгендә дә уза
Район башлыгы Дамир Азат улы Ишкинеев һәр ярминкә белән шәхсән үзе кызыксынып тора. Казанга килмәгән атналарында нурлатлылар үзләрендә ярминкә үткәрә. Биредә каз-үрдәкне дә, итен дә, балын да, балыгын да, башкасын да алырга була. Яңа Иглай халкы Нурлатта узучы ярминкәләргә сатучы буларак та, сатып алучы буларак та килә. Күпләп продукция җитештерүчеләрнең үз клиентлары бар. Кайберләре телефон аша алдан заказ биреп, үзләренә калдыруны сорый икән. Чаллы шәһәрендә дә Иглай халкының тырыш, уңган булуын белеп алганнар. Бирегә дә алар сату белән йөри.
Соңгы елларда авылларда күпләп мал үстерүчеләр барлыкка килгән. Сыер да асрыйлар, үгез дә симертәләр.
«Безнең авыл җирлегендә биш эре фермер хуҗалыгы эшли, – ди Марат Хәмидуллин. – Шуңа өстәп, шәхси хуҗалыкларда мал-туар тоталар, кош-корт асрыйлар. Ул яктан халык бик эшчән. Җитештергәнен сата да беләләр. Бер көнне авылдашым белән сөйләшеп тордым. Ике үгезне ике ел асраганчы, 100 баш каз асравың хәерлерәк, дигән фикерен әйтте. Дөрес, йолкырга, чистартырга кирәк, мәшәкате дә зур. Аның каравы, табышы яхшырак. Чаллыга барып, беразын саткан инде. Теләгең булса, Казан ярминкәсенә дә үзеңне алып барырбыз, дидем».
Биредә кечкенәдән хезмәтне белеп үсәләр. Иглай урта мәктәбе укучылары тәҗрибә кырында җәй көне бәрәңге, суган үстерәләр. Үзләре үстергәнне район үзәгендә уза торган ярминкәдә дә, Казанда да саталар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар