Яшьтән җаваплылык тоеп үскән Рөстәм Галиуллин бүген дә үз-үзенә таләпчән: «Кәнәфи җылытып кына утырсаң, эшләр бик тиз көрчеккә терәлә», – ди.
– Рөстәм, мин сезгә алдан ук сорауларның бер өлешен җибәргән идем. Әзерләндегезме?
– Карамадым да, дөресен әйткәндә. Әңгәмәләргә алдан махсус әзерләнеп утырмыйм. Төнлә шалтыратып уятсалар да, нәшрият эшчәнлегенә бәйле саннарны, китапларның эчтәлеген сөйләп бирә алам. Бу яктан үз-үземә карата таләпчән мин. Алдан ук сөйләшеп куйыйк: без синең белән бер ел гына таныш түгел, шуңа күрә «син» дип кенә эндәш.
– Хәзер күбрәк саннар, исәп-хисап белән эшлисең шул. Иҗатка вакытың каламы?
– Саннар белән эшләүгә дә иҗади якын килеп була бит. Мисал өчен, яңа гына «Тукайлы кич» дигән Габдулла Тукайның рус һәм татар телләрендәге китапларын, китап кыстыргычын, кулдан ясалган шәмне үз эченә алган бүләк тартмаларын эшләп бетердек. Инде сатуга да чыга башлады. Мондый проектлар нәшриятыбызны алга таба яшәтүгә ярдәм итә. Минем вазифа саннарга иҗади карарга, һәр китапның исәп-хисабын дөрес алып барырга таләп итә.
– Бу бүләк форматындагы проектка финансларны кайдан аласыз?
– Китаплар сатабыз бит. Халык китап укымый, дисәләр дә, табыш китерә торган татар китаплары шактый. Уңышлы проектлар яңаларын булдырырга ярдәм итә. Социаль әһәмияткә ия әдәбият исемлеге буенча чыгарылган тиражлар безнең эшчәнлекнең чирек өлешен генә тәшкил итә, калган өлешен үзебез эшләп табабыз. Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясенә һәм аның җитәкчесе Марат Готыф улы Әхмәтовка рәхмәтлебез: нәшриятның иң зур проектлары нәкъ менә Комиссия аша гамәлгә ашырыла.

– Димәк, җылы кәнәфидә генә утырмыйсың?
– Кәнәфи җылытып кына утырсаң, эшләр бик тиз көрчеккә терәлә безнең. Шуңа да федераль һәм республика грантларында катнашабыз, тормышның төрле өлкәләренә караган заказлы китаплар эшлибез. 108 яшен тутырган нәшриятыбыз ил күләмендә иң абруйлылардан исәпләнә, аның дәрәҗәсенә тап төшермәскә тырышып эшлим.
– Нәшриятны җитәкли башлагач, көнләшүчеләр булды микән?
– Гайбәтләргә күптәннән игътибар итмим. Фикер, киңәш сорый торган кешеләрем шактый, Аллага шөкер. Нәшриятның эшчәнлеге китап чыгару, аны тарату-сату белән генә чикләнми. Бер атнаны гына алып исәпләсәң дә, бездә күпме татар чаралары уза, никадәр татар авторы, мөхәррире, корректоры, дизайнеры, рәссамы, версткалаучы үзара аралашып, яңа иҗат җимеше тудыра. Менә бу айда матбугат конференцияләре, китап презентацияләре, авторлар белән аралашу, фикер алышу мөмкинлеге бирә торган заманча залыбызны төзекләндереп бетерәбез.
– Җитәкче булуым әйбәт булды әле, дип кенә утыручылар да бар...
– Җитәкчелек – сайлап, сорап ала торган вазифа түгел ул. Ничектер шулай туры килде, яшьтән үк җаваплы эшләрне йөкләделәр: университетта төркем старостасы итеп сайладылар, егерме дүрт яшемдә «Идел» журналына баш мөхәррир итеп билгеләделәр. Ул, мөгаен, балачактан ук тормыш көтәргә өйрәнгәнлеккә бәйледер. Безнең гаиләдә мин ике апамнан соң көтеп алынган төпчек малай булдым.
Әти белән әни – укытучылар. Туксанынчы еллар ахырында күпләргә кыен иде, шулай да укытучыларга аеруча авыр булды, еш кына хезмәт хакларын акчалата да түләмиләр иде. Әти-әнигә ярдәмем булсын дип, җәйләрен гел эшләргә тырыштым. Балачакта минем калай пеналым пар иде. Әти-әнидә акча бетсә дә, менә анда гел күпмедер акча була иде.
Бу темага кереп киткәч, әйтим инде, бер елны үзем әтидән сорап, тагын бер җир кишәрлеге алдырттым. Шушы бакчада бәрәңге үстереп, аны Казанга алып барып сата идек. Әти кара эшне дә костюм киеп башкара торган кеше – укытучы. Казанга килгәч, чиләкләп сатуны өнәп бетерми: «Күпләп кенә берьюлы сатып җибәрик тә тизрәк кайтыйк», – ди. Алай шактый арзанрак чыга, миңа, ул вакытта ун-унике яшьлек малайга, үзенчә кызык та, чиләкләп сата торган идем.
– Акчасы яхшы керә идеме соң?
– Ул көз һәм язда гына була бит инде. Шулай да күпмедер матди ярдәм булды кебек. Ул бакча мин университетның өченче курсына күчкәнче булды әле. Укырга керүгә, шул бәрәңгене университетның икенче корпусындагы ашханәгә китерә башладым. Студент булуга, ничектер, шундагы апалар белән танышып киттем дә, дүшәмбе көнне иртәнге биш-алтыда машина белән китерә идем. Аннары киемнәрне алыштырып, иртәнге сигезгә укырга килә идем. Төшке ашка кергәч, апалар: «Безнең егет кергән!» – дип шаулашып алалар иде. Төркемдәшләр: «Каян беләләр соң алар сине?» – дип сорагач, «Авылдашлар», – дип ялганлый идем.

– Авыл тәрбияли инде...
– Шулай! Миңа ун яшьләр вакытта сугыш кичеп кайткан ветеран бабайлар шактый иде әле. Гел шулар тирәсендә бөтерелеп, аларны тыңларга ярата идем. Үз бабаем да сугыш ветераны, әмма аларның берсе дә сугыш хакында сөйләми иде.
Әти кагыйдәсе: һәрнәрсәгә үз фикерең булырга тиеш
– Димәк, син балачагыңнан ук эшкуар булгансың инде.
– Авыл егетләре кечкенәдән эш белән тәрбияләнә бит инде ул. Университетка укырга кереп, бер-ике атна үткәч үк, физик хезмәтне сагындым мин. Кичләрен, ялларда төрле эшләрдә ялланып эшли башладым. Дүртенче курста укыганда, гомумән, берьюлы дүрт җирдә эшли идем: «Шәһри Казан» газетасында тулы ставкада хезмәт иттем, төннәрен каравылчы булып тордым, Казан читендәге бер ял базасындагы йортларны төзекләндереп, тәртиптә тота идек...
– Эшләгән акчаңны ничек туздыра идең? Кызлар белән йөргәнсеңдер әле.
– Студент чакта ук машинам бар иде. Аның белән төннәрен таксида йөрдем. Булачак хатыным Эльвира белән без биш ел буе бер төркемдә укыдык, йөри башладык, шуңа күрә башка кызлар белән йөрү миңа тәтемәде инде.
– Хатының, ул вакыттагы йөргән кызың, кафега йөртүне, чәчәкләр бүләк итүеңне сорый идеме?
– Юк, киресенчә, акчаны җыеп барырга өйрәтте. Ул вакытта кесә тулы акча, ә мин табигатем белән бик юмарт кеше, бүләкләр бирергә, башкаларны сөендерергә яратам. Фатир алганда студент чакта җыйган ул акчалар бик кирәк булды.
– Әти-әниең: «Улым, филология өлкәсендә акча булмас, башка һөнәр сайла», – дип әйтмәделәрме?
– Менә без синең белән гел акча турында сөйләшәбез, ләкин балачакта да, хәзер үз гаиләмдә дә акча турында сөйләшү бөтенләй юк дәрәҗәсендә. Юнәлеш сайлаганда әти-әни хуплады гына. Мәктәптә чакта төгәл фәннәрне дә ярата идем, бигрәк тә физиканы. Ул юлдан китү уем да бар иде. Әтиемнең бер кагыйдәсе генә бар: «Белмим», дип җавап биргәнне яратмый, аныңча, кешенең һәрнәрсәгә үз фикере булырга тиеш. Мин дә шул фикердә. Кеше үзсүзле яки кире булсын, ләкин ул битараф кына булмасын.
«Баян түгәрәгенә йөрисем калган...»
– Алданрак бирелгән сорауга кире кайтып... Кулга каләм тотып язганың бармы соң?
– Язудан аерылганым да юк минем. Әмма үземне дисциплиналы, көн саен кулына каләм тотучы язучы дип санамыйм.
– Хикәяләрне яки башка материалларны бастырыр алдыннан кемгә укытасың?
– Кызым китаплар укырга ярата, шуңа күрә, гадәттә, аның белән киңәшләшәм. Аның үз китапханәсе бар. Ул үзе күбрәк рус теленә тәрҗемә ителгән дөнья классикасын, заманча авторларны укыса, татарчасын мин укытам. Соңгы биш-алты әсәремне беренче булып кызым укыды.
– Улың да бар, ул нәрсә белән кызыксына?
– Улым биш яшьтән башлап карате белән шөгыльләнә, атнасына алты тапкыр йөри. Аның кырыклап медале бар. Татарстан беренчелеген берничә тапкыр отты, Россия күләмендә дә өченче урын алды. Менә декабрь башында Сочида Россия беренчелеге булачак, шунда барырга әзерләнә. Алты яшьтән турнирларда катнаша, һәркайсының видеоларын саклыйм, бөтен көндәшләрен, аларның көчле һәм көчсез якларын беләм. Карате үзе бер дөнья бездә.

– Егет кеше тәрбияләгәндә нинди кагыйдәләр бар?
– Без улым белән кечкенә чакта ук кешеләр арасында еламаска килештек. Ул җиңелсә дә еламый, күз яшен күрсәтми. Каратеның философиясе яхшы: остазларга, көндәшләргә хөрмәт хисе тәрбияли ул.
– Үзеңнең балачагыңнан калган үкенечең юкмы соң?
– Безнең авылда баян түгәрәге бар иде. Никтер шунда йөрисем килмәде. Әтиләр дә шул вакытта катырак тормаганнар, йөрисем калган, дим. Ә менә кызым музыка мәктәбен тәмамлады. Ул фортепианода, скрипкада, гитарада уйный. Кечерәк чагында Татар дәүләт опера һәм балет академия театры сәхнәсендә барган «Җәлил» операсында Муса Җәлилнең кызы Чулпан ролен дә башкара иде әле. Әмма сәнгать өлкәсен сайламыйм, ди. Ә болай аерым әйтерлек үкенечем юк, чыныгып, кеше булып үстек – безнең балачак бик бәхетле булды.
Шул ук темага: 100 яшендә 16 китап авторы: сугыш ветераны Александр Малов «Шәһри Казан»га нигә татарча сөйләде?
“Бу китап үземнән дә кадерлерәк”
«Ник соң безнең көрәшчеләргә багышланган аерым китап юк дип уйлап, әлеге эшкә тотындык...»
Комментарийлар