Казанның Салават Күпере микрорайонында гомер итүче Шәрәфиевлар гаиләсенә килеп керүгә үк җылылык каршы ала.
Монда балалар көлүе, өлкәннәр киңәше, милли моң һәм гаилә татулыгы берләшеп яши. Ә иң мөһиме бу гаиләдә татар белән башкорт мәдәниятләре бер-берсен баета, бердәмлекнең матур үрнәген тудыра. Хуҗабикә Айгөл Марат кызы җырчы, педагог, иҗади җитәкче, җәмәгать эшлеклесе. – Ходайның рәхмәте белән үземне бәхетле кеше дип саныйм. Чөнки яраткан шөгелем һөнәремә әверелде. Әмма иң зур байлыгым – гаиләм, балаларым һәм тормыш иптәшем, – ди ул. Айгөл ханымның тормыш юлы да җыр белән бәйләнгән. Ул Башкортстанның башкаласы Уфада туып үскән. Балачактан ук сәхнә турында хыялланган. Вокал бүлегенә керә алмаган вакытта да күңелендәге хыялын ташламаган. Музыка педагогика көллиятен кызыл диплом белән тәмамлаган һәм белем эзләп Казанга килгән. Нәкъ менә шушы шәһәрдә аның язмышы хәл ителгән дә инде.
Казан егете һәм мәхәббәт тарихы Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтында укыганда Айгөл булачак ире Айнур белән танышкан. Төрле холыклы, төрле кызыксынуларга ия булган ике яшь йөрәк бер-берсен тапкан. Айнурның сәнгатькә турыдан-туры катнашы булмаса да, ул хатынының иҗатын аңлый, кабул итә һәм һәрвакыт терәк була белә. – Ышаныч һәм кабул итү безнең гаиләнең нигезе. Ирем концертларымны, иҗади эзләнүләремне аңлый, ярдәм итә. Шушындый ярдәм булмаса, күп нәрсәгә ирешеп булмас иде, – ди Айгөл. Бүген алар инде унбиш елдан артык иңне-иңгә куеп яшиләр. Камилла һәм Камал исемле балалар үстерәләр. Әлеге гаиләдә уңышның серен дә хөрмәт, сабырлык, бер-береңне аңлау һәм уртак максатларда эзлиләр.
Ике милләтне тоташтырган күпер Айгөл ханым еш кына үз гаиләләрен Татарстан белән Башкортстан арасында салынган күпергә тиңли. Чыннан да, бу гаиләдә ике тугандаш халыкның мәдәнияте бергә үрелгән.
– Татар белән башкорт аерылгысыз туган халыклар. Телләребез дә, гореф-гадәтләребез дә бик якын. Без моны гаиләдә дә, иҗатта да күрсәтергә тырышабыз, – ди ул. Гаиләдә милли бәйрәмнәр үткәрелә, балаларга йолалар аңлатыла, ата-бабалардан килгән гореф-гадәтләр саклана. Сабан туе, башкорт туе элементлары, гаилә мәҗлесләре болар барысы да яшь буын өчен тере дәрескә әверелгән. Балалар милли мәдәниятне китаптан гына түгел, көндәлек тормыштан өйрәнә.
Җырлы йорт Шәрәфиевлар йортында җыр - гаилә әгъзаларын берләштерүче көч. Айгөл ханым үзе иҗат иткән җырлар аша күңелендәге хисләрен җиткерә. Аның иҗатында мәхәббәт, гаилә бәхете, дуслык, туган җир темалары зур урын били. 2022 елда аның «Күңелем кояшы» җыры Туган тел милли премиясе лауреаты булган. Ләкин иң зур тамашачылары, әлбәттә, үз балалары. — Аларны кечкенәдән үк иҗат дөньясына алып керергә тырыштым, — ди Айгөл. — Кызым Камилла алты яшеннән сәхнәгә чыга башлады. Улым да сәнгатьтән читтә калмады. Декрет ялында ук аларга җырлар өйрәтә идем, өйдә кечкенә концертлар оештыра идек. Балаларның сәнгатькә тартылуын күрү миңа көч һәм дәрт өсти. Эшкә чыккач, «Залесный» мәдәният үзәге каршында эшләп килүче «Ак тирәк» башкорт халык фольклор җыр театры белән хезмәттәшлек итә башладым. Бу иҗат коллективы минем өчен яңа мөмкинлекләр ачты, иҗади тормышыма яңа сулыш өрде. Бүген мин анда театр җитәкчесе булып эшлим. Мәдәният үзәге директоры Тимур Зирәкович Йосыповка ярдәме һәм ышанычы өчен зур рәхмәтемне белдерәсем килә.
«Ак тирәк»нең көчле тамырлары Айгөл Шәрәфиева җитәкләгән «Ак тирәк» башкорт фольклор җыр театры Татарстанда үзенә күрә бер мәдәни күренешкә әверелгән. Әлеге коллектив республикада башкорт мәдәниятен саклау һәм популярлаштыру буенча зур эш башкара. 2023 елда театрга Татарстан Мәдәният министрлыгы тарафыннан «Халык коллективы» исеме бирелгән. Шул исем артында меңләгән сәгать хезмәт, репетицияләр, фестивальләр һәм балаларга милли мирасны җиткерү омтылышы ята. «Ак тирәк» коллективы белән беррәттән, Айгөл ханым балалар ансамбльләрен дә җитәкли. Алар төрле шәһәрләрдә чыгыш ясый, бәйгеләрдә катнаша, милли бәйрәмнәрне сәхнәләштерә. — Ата-аналар да бик актив. Алар балаларның мәдәният белән кызыксынуын, милли тамырларын белеп үсүен тели. Бүгенге гаджетлар дөньясында бу аеруча мөһим. Без бергәләп тарихны өйрәнәбез, милли йолаларны яңартабыз, гореф-гадәтләребезне сакларга тырышабыз, — ди Айгөл. Балалар башкорт һәм татар җырларын өйрәнә, милли уеннар уйный, тарих белән таныша. Күпләр өчен бу коллективлар гаджетлардан һәм виртуаль дөньядан аерылып, чын мәдәният белән очрашу мәйданына әверелгән. — Без балаларны төрле милли бәйрәмнәрдә, йолаларга багышланган чараларда катнаштырырга тырышабыз. «Ҡорама йолаһы байрамы», "Ҡарға туйы", башкорт туен сәхнәләштердек. Май аенда узган хисап концертында борынгы "Кәкүк сәйе" бәйрәмен тәкъдим иттек. Балалар халык уеннарын бик яратып өйрәнә. «Ак тирәк - Күк тирәк», «Юрта» кебек уеннарны зур кызыксыну белән башкаралар. Безне еш кына башкорт диаспорасының актив вәкилләре дип атыйлар. «Ак тирәк» коллективы белән ел дәвамында төрле шәһәр һәм республика күләмендәге чараларда катнашабыз. Һәр бәйрәмгә милли киемнәрдән, музыка уен кораллары белән әзерләнеп барабыз. Күпләр безнең янга килеп милли традицияләр белән кызыксына, сораулар бирә, — ди ул. Айгөл ханым кубызда, курайда, баян һәм гармунда уйнарга ярата. Милли мәдәниятне саклау һәм киләсе буынга тапшыру аның өчен зур җаваплылык. Тел өйрәтүнең иң дөрес юлы Шәрәфиевлар гаиләсендә туган телгә мөнәсәбәт тә үзенчәлекле. Монда балаларны мәҗбүр итмиләр, ачуланмыйлар, басым ясамыйлар, тел мәхәббәт аша килә дип саныйлар. – Белгәне сөйләшә, белмәгәне өйрәнәчәк. Моңа бер дә шикләнмибез, – ди Айгөл. Балалар башкортча җырлый, милли чараларда катнаша. Өйдә дә туган тел еш яңгырый. Гаилә фикеренчә, телне саклау мәктәптән генә башланмый. Аның нигезе өйдә салына. Әби-бабайлар белән аралашу, җырлар тыңлау, бәйрәмнәрдә катнашу, милли ризыклар пешерү – болар барысы да телне өйрәнүнең табигый юлы булып тора. Айгөл ханымның балачагы җиңел булмаган. Кечкенә вакытта әтисе вафат булган. Гаиләнең бөтен авырлыгы әнисенең җилкәсенә төшкән. Ләкин нәкъ менә шул елларда җыр күңелгә дәва булган. Әнисе Гүзәл аңа моңлы җырларның сүзләрен язып биргән, бергәләп өйрәнгәннәр. Җырлар аша югалтуны җиңәргә көч тапканнар. Бүген исә әни кеше кызы янында, «Салават Күпере» микрорайонында яши. Уфадан Казанга күченеп килеп, оныклар тәрбияләшергә ярдәм итә. – Ул безнең иң зур терәгебез, – ди Айгөл. Халыклар бердәмлеге гаиләдән башлана — Минем иң зур теләгем – балаларның күңелендә милли мәдәнияткә мәхәббәт орлыклары калдыру, - дип ассызыклый Айгөл. — Алар киләчәктә нинди юл сайласа да, халкыбызның җырларын, йолаларын, рухи байлыгын онытмасыннар иде. Төп эш урыным да балалар белән бәйле. Мин балалар бакчасында музыка җитәкчесе булып эшлим. Сабыйларны җырга, биюгә, милли мәдәнияткә мәхәббәт рухында тәрбияләүдән зур канәгатьлек алам. Буш вакытларда әнием белән бергәләп милли ризыклар әзерләргә яратабыз. Башкорт һәм татар ашларын пешерү безнең гаилә өчен матур бер традициягә әйләнде. Өстәл артына бөтен гаиләне җыеп, бергәләп вакыт үткәрү иң зур бәхетләрнең берсе. Әниемнең тәмле бәлешләре исә оныклары өчен һәрчак көтеп алынган күчтәнәч булып тора.
Комментарийлар