Аэрогриль кебек заманча техника турында күпчелек блогерлардан ишетеп-беләбез.
Әлбәттә, яхшы яктан гына. Алар вәгъдә иткәнчә, ул плитәне, духовканы һәм микродулкынлы мичне җиңел алыштыра ала. Бәрәңгене чыннан да майсыз кыздырырга һәм, күп вакыт әрәм итмичә, тиресе кетердәп торган сусыл тавык кыздырып буламы? Техник яктан – әйе. Ләкин аэрогрильне акыл белән сайларга кирәк, югыйсә...
Аэрогриль – кайнар һава белән ризык әзерли торган күп функцияле электр приборы. Асылда, бу духовка, гриль һәм хәтта фритюрница мөмкинлекләрен берләштерә торган компактлы мич. Классик башкаруда аэрогриль җылыту элементы һәм вентилятор урнаштырылган капкачлы эссегә чыдам түгәрәк касәдән (еш кына пыяладан ясалган) гыйбарәт. Вентилятор эшләгәндә кайнар һаваны ябык пространство буйлап куа, продуктларны һәр яктан өрдерә. Бу циркуляция исәбенә ашамлык тигез итеп, янмыйча һәм артык майсыз әзерләнә.
Аэрогрильнең куәте – иң мөһим параметрларының берсе. Ул, барыннан да элек, җылыту тизлегенә йогынты ясый. Гадирәк итеп әйткәндә, ашамлыкларны әзерләү вакыты аңа бәйле. Иң гади аэрогрильләр 1000 дән 1200 Вт кадәр куәткә ия. Алар чагыштырмача кыйммәт түгел, әмма... Асылда, алар ашыкмыйча гына ашарга пешерергә яки җылытырга гына мөмкинлек бирә. Алтын урталыкта буласыгыз килсә, 1400-1500 Вт куәтле модельләрне сайлагыз. Аларның ашамлыклар әзерләү тизлеге һәм электр энергиясен куллану күләме арасында оптималь баланс бар.
Кирәкмәгән программалар кирәкме?
Әйе, бу тавталогиягә игътибар итмичә булмый. Заманча аэрогрильләрнең бик күп файдалы опцияләре булырга мөмкин: таймер, температураны көйләү, кичектерелгән старт, җылылыкны саклау. Әгәр дә сез уңайлыкның кадерен беләсез икән, электрон идарә һәм программалар җыелмасы булган модель алыгыз. Ләкин шул ук вакытта үзегезгә сорау бирегез: сезгә йогурт ясау яки гөмбә киптерү режимнары кирәкме? Әйе икән - температура диапазоны 40 °C алып 200-230 °C кадәр булган аэрогриль эзләгез. Юк икән – акча туздырмаска да була. Иң мөһиме, куркынычсызлыкның база функцияләре: артык җылытканда үзеннән-үзе сүнү, пешерү тәмамлангач тавыш сигналы һ.б. булсын.
Җылытуның минималь температурасы
Еш кына аэрогриль сатып алганда җылытуның максималь температурасына гына игътибар итәләр. Бу бик үк дөрес түгел. Җылытуның минималь температурасы да бик мөһим. Кагыйдә буларак, әлеге күрсәткеч 80 дән 200 градуска кадәр диапазонда үзгәреп тора. Температура диапазоны никадәр киңрәк булса, җайланма шулкадәр универсальрәк. Анда төрле ризыкларны күбрәк әзерләргә була. Әйтик, 60-120 градус күрсәткечләрендә төрле камыр ризыклары һәм хәтта безе әзерләү өчен кирәк. Чикләвекләр һәм җиләкләр 40 градус температурада киптерелә.
Аэрогриль сайлаганда шушы сораудан башлагыз: кем өчен һәм нәрсә өчен әзерлибез? Әгәр сезнең гаилә 1-2 кешедән тора һәм кухняда урын аз икән, 3-5 литрлы компакт аэрогрильләргә игътибар итегез. Берьюлы берничә кешегә кичке аш әзерләү өчен (мәсәлән, 4 кешелек гаиләгә) 5-8 литрлы модель алу яхшырак. Зур компаниягә яки тулысынча тавык-казны тулысынча пешерсәгез, 10-17 литрлы зур аэрогрильләрне алырга кирәк.
Иң яхшы техника – аннан файдаланганда ләззәт ала торганы. Сайланган аэрогрильнең шнур озынлыгы (0,8 м кыска булырга мөмкин – розеткаларның урнашуын исәпкә алыгыз), приборның зурлыгы һәм авырлыгын истә тотыгыз. Аерым момент – чистарту һәм карау. Алыштырыла торган өлешләр җиңел генә алынырга һәм савыт-саба юу машинасында юарга яраклы булырга тиеш. Кайбер модельләрнең үз-үзен чистарту режимы бар. Кулдан чистартуны бөтенләй гамәлдән чыгармаса да, бу файдалы әйбер. Капкачына игътибар итегез: янмый торганы чистартуны җиңеләйтә һәм янудан саклый.
Лилия Яфизова әзерләде
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар