16+

Студентларның төзелеш отрядларына языл, ул – тормыш мәктәбе һәм үзеңә акча эшләү мөмкинлеге

Россиянең студентлар отрядлары 67нче төзелеш сезонын ача.

Студентларның төзелеш отрядларына языл, ул – тормыш мәктәбе һәм үзеңә акча эшләү мөмкинлеге

Россиянең студентлар отрядлары 67нче төзелеш сезонын ача.


Студентларның җәйге каникул чорындагы хезмәт отрядлары эшчәнлегендә инде 20 миллион егет һәм кыз катнашкан.
– Студентларның төзелеш отрядлары быел 67нче сезонын башлый. Яшьләр илебез үсешенә лаеклы хезмәт өлеше кертә, – диде Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык (Росмолодеж) җитәкчесе урынбасары Егор Литвиненко “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында үткәрелгән матбугат конференциясендә.

Чаллы шәһәрендә 2-4 июльләрдә Бөтенроссия студентлар отрядлары слеты була.
– “КамАЗ” йөк машиналары заводын төзүдә катнашкан ветераннар да җыелачак. Студентларның төзелеш отрядларына үсмерләр дә җәлеп ителә. Хезмәттә катнашу җинаятьчелекне дә чикли, үзең акча эшләп аласың. Татарстан Рәисе, Татарстан Хөкүмәте студентларның төзелеш отрядларына теләктәшлек күрсәтә, – диде республиканың яшьләр эшләре буенча министры Азат Кадыйров.

Россия студентлар отрядларының үзәк штабы җитәкчесе (командиры) Ярослав Зубащенко әйткәнчә, быел студентлар Мәскәү – Санкт-Петербург тизйөрешле тимер юл төзелешендә, шулай ук Пулково аэропортында сервис уңайлыклары булдыруда катнашачак. 
– Татарстанның студентлар төзелеш отрядлары күп эшләрдә әйдаман, башкаларга үрнәк булып тора, – диде Ярослав Зубащенко.

12 июнь – Россия көнендә Казан Кремлендә 10.00 сәгатьтә студентларның төзелеш отрядларының 67нче сезонын ачу тантанасы оештырыла.
“Татарстанның студентлар төзелеш отрядлары республика үзәге” дәүләт бюджет учреждениесе директры Василий Ислаев сүзләренә караганда, быел республикада 15 мең егет һәм кыз студентларның төзелеш отрядларында эшләячәк. Россия төбәкләреннән 3 317 студент Татарстандагы предприятиеләрдә эшләп алачак.
– Безнең 9 студент Мисырга атом электр станциясе төзелешендә катнашырга китә. Россия төбәкләреннән биш елда 800 студент Татарстанга яшәргә күченеп килде. Алар безнең республиканы ошатып киткән булганнар, – диде Василий Ислаев.

Татарстаннан студентлар отрядлары җәйге айларда Камчаткага балык эшкәртү заводына да бара.
– Быел да Камчаткага җыенам. Студентларның төзелеш отрядлары тормыш мәктәбе ул. “Кар десанты” составында социаль яклауга мохтаҗ гаиләләргә ярдәм чараларында да катнашам, – диде студент Динә Ибраһимова.

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading