16+

Улының кимсенеп яшәвендә Рәсилә үзен гаепләде

Зөлфиянең никах туе бүген. Күрше авылга кияүгә чыга икән.

Улының кимсенеп яшәвендә Рәсилә үзен гаепләде

Зөлфиянең никах туе бүген. Күрше авылга кияүгә чыга икән.

Их! Ул бәхетле кияү урынында Рәсиләнең улы Вахит булырга тиеш иде бит тә соң, Вахит булырга тиеш иде! Ничек ялкынланып, бәхеттән очып йөрер иде бәгырь җимеше. Сизә ана, нишләп сизмәсен газиз улының сызлануларын, өзгәләнү-бәргәләнүләрен! Ничек кенә сизә әле?! Үз-үзен кая куярга бермичә, атына атланып тагын урманга киткәндер, җаный. 

Аһ, читен дә соң йөрәктәге авыр таш белән яшәве. Вакыт төзәтә, вакыт дәвалый диләр... Пычагым да төзәтми вакыт Рәсиләнең яраларын! Торган саен бәгырь үзәгендәге таш авырайганнан-авырая, зурайганнан-зурая гына бара. Вакыт галиҗанәпләре яңадан-яңа сызлану-газаплар сала тора, ә алар йөрәкне генә авырайтып-бастырып калмый, бөтен барлыгын, яшәешен били, күтәрә алмастай йөк өсти Рәсиләнең тормышына. 

Укыганда Вахит алдырып китә алмады, начар күрүе аркасында иптәшләреннән мәктәп программасын арттарак сөйрәлеп үзләштерде. Укытучылар да артык газапламады тагын – көчкә “өчкә” өстерәп чыгардылар, рәхмәт төшкере. Күрмәгәнне ишетеп белсен, дип, әнисе төннәрен аңа кычкырып китаплар укып утырыр иде. 

Мәктәпне тәмамлап сыйныфташлары югары уку йортларына, техникум-училищеларга таралышканда, Вахит авылда калды. Фермада эшләүче әтисе янына эшкә керде. Ат җигеп, колхоз терлекләренә азык ташыды. Гәрчә Рәсилә улының төгәл фәннәргә сәләте барын тоя иде.

Улының мәктәптә алдыра алмавында, тормышы барып чыкмавында да, җәмгыятьтә кимсенеп яшәвендә дә Рәсилә үзен гаепләде. Газиз баласын кызганып елап үткәргән төннәре байтак булды. Әле һаман да улының сыңар пыяла күзен күргән саен йөрәге кысылып-кысылып куя ана кешенең. 

Хатын-кызга шундый инстинкт салынган, күрәсең – ул иң көчсез, башкаларга караганда зәгыйфьрәк яки йомшаграк баласын күбрәк сөючән, артыграк яратучан була. Вахитенә дә башка балаларыннан артык күңел бирде Рәсилә. Улы – аның яшәү мәгънәсенә әверелде.

Баласын тормыш авырлыкларыннан да, җәмгыять белән каршылыклардан да ана каз бәбкәләрен карчыгадан саклаган шикелле очып-очып, канатланып яклады Рәсилә. Улын мыскыллап “Сукыр”, “Пыяла күз”, “Бер күзле” дип мыскыллап йөрткән бала-чаганы каргап-рәнҗеп, сүгеп-әрләп озата иде Рәсилә. 

Шул рәвешле үз-үзен вөҗдан газаплапларына салып кына калмады ана, улын кирәгеннән артык иркәләп-назлап, яклап-саклап анда булган ир-ат башлангычын да йомшартты булса кирәк. Тора-бара максатчанлык, теләгенә ирешү  кебек сыйфатларын да җуйды Вахит.

Инде менә Вахит мәктәп яшеннән үк гыйшык тотып йөргән Зөлфиянең никахы була дигән хәбәрне ишеткәч, күңелдәге газап ташы мең кат авырая төште. Үзен хөрмәт иткән, бәхетле буласы килгән кайсы кыз сукыр кешегә кияүгә чыксын соң, дип фикер йөртте Рәсилә.

Ә бит барысына да ул – Рәсилә үзе гаепле! Бер уйланмаган гамәл, бер мизгел аның барлык тормышын, улының язмышын астын-өскә китереп ташлады...

...Вахит беренчене тәмамлаган җәй иде. Иптәш малайлары белән бергә йөгерешеп ишегалдына килеп керделәр. Күрше малае Сәлимгә атасы рогатка ясап биргән. Вахитләрнең бакчадагы агач башында карга оясы бар. Шул ояга төбәп чиратлап рогаткадан атып мәш килә бала-чага – төбәп туры ата гына белмиләр әле. Рәсиләнең ишегалдында тавык та чүпләп бетермәс хуҗалык эшләре белән әвәрә килеп йөргән мәле иде. Җен котыртты ахры шунда – бөтен эшен ташлап, шаулашкан балалар янына килде. 

- Кая әле, дөрес атмыйсыз бит, менә болай аталар аны, дип керешен тарттырып җибәрүе булды, очлы агач кисәге, кыегаеп китеп, Вахитнең сул күзенә барып керде. 

Табибларга йөртү, им-томчыларга алып бару, өшкертүләрнең берсенең дә файдасы булмады. Шуның өстенә икенче күзенә дә көч килеп, анысы да зарарланды. Вахитнең күзен генә зарарлап калмады, Рәсиләнең йөрәгенә дә гомерлек яра, вөҗдан газабы салды шул рогатка кисәге.

Ландыш Тимерова
Фото: https://www.freepik.com

Язмага реакция белдерегез

4

0

8

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading