16+

Россия иң матур хатын-кызлар яшәгән илләр рейтингында дүртенче урынга чыккан

Россия World Population Review версиясе буенча иң матур хатын-кызлар яшәгән илләр рейтингында дүртенче урынны алган.

Россия World Population Review версиясе буенча иң матур хатын-кызлар яшәгән илләр рейтингында дүртенче урынны алган.

Рейтингта беренче урын Колумбиягә бирелгән. Икенче һәм өченче урыннарда — Польша белән Греция. Бишлеккә шулай ук Чехия дә кергән, дип яза РИА Новости

World Population Review сайтында билгеләп үтелгәнчә, Россиядәге кырыс климатка карамастан, ил хатын-кызларының матурлыгы һәм җылылыгы аеруча игътибар җәлеп итә.

“Россиядә һава торышы кайчак салкын һәм рәхимсез булса да, Россия хатын-кызлары һәрвакыт җылылык бөркеп тора кебек”, — диелә рейтинг аңлатмасында.

Оешма вәкилләре матурлыкның субъектив төшенчә булуын да ассызыклый. Шуңа күрә исемлек төрле рейтинглар, җәмәгатьчелек фикере һәм халыкара матурлык бәйгеләре нәтиҗәләре нигезендә төзелгән.

Аерым алганда, “Галәм гүзәле” һәм “Дөнья гүзәле” бәйгеләрендәге уңышлар, косметикага чыгымнар, пластик операцияләр статистикасы һәм хәтта Reddit форумындагы фикерләр дә исәпкә алынган.

Нәтиҗәдә иң матур хатын-кызлар яшәгән илләр бишлегенә Колумбия, Польша, Греция, Россия һәм Чехия кергән.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading