16+

Кофе файдалымы, әллә зыянлымы? Белгечләр киңәше

Кофе — дөньяда иң популяр эчемлекләрнең берсе.

Кофе файдалымы, әллә зыянлымы? Белгечләр киңәше

Кофе — дөньяда иң популяр эчемлекләрнең берсе.

Кемдер иртәсен ансыз күз алдына да китерә алмый, ә кайберәүләр аны сәламәтлек өчен зыянлы дип саный. Чынлыкта исә кофе файдалы да, ләкин аны чамасын белеп кенә кулланырга кирәк.

Көненә ничә чынаяк кофе эчәргә ярый?

Белгечләр фикеренчә, иң мөһиме — эчелгән чынаяк саны түгел, ә организмга күпме кофеин керүе. Кофеин күләме кофеның сортына, кыздырылу дәрәҗәсенә һәм әзерләү ысулына бәйле.

Табиблар көненә 400 мг дан артык кофеин кулланмаска киңәш итә. Ә организмны уяту һәм эшчәнлекне арттыру өчен 70–100 мг кофеин да җитә.

Кайсы кофеда күпме кофеин бар?

Галимнәр исәпләп чыгарганча:

  • 150 мл фильтр-кофеда — 60–180 мг кофеин;

  • 240 мл кара кофеда — 65–120 мг;

  • Эспрессода — 30–60 мг;

  • Капучинода — 70–80 мг;

  • Эрүчән кофеда — 60–85 мг кофеин бар.

Шуңа күрә эспрессо яки капучиноны көненә берничә чынаяк эчү сәламәт кешегә зыян китерми.

Кофеның файдасы нидә?

Соңгы елларда үткәрелгән фәнни тикшеренүләр кофеның күп кенә файдалы үзлекләрен раслады.

Кофе:

  • акыл һәм физик эшчәнлекне активлаштыра;

  • кәефне күтәрә;

  • арыганлыкны киметә;

  • организмга тонус бирә;

  • Паркинсон һәм Альцгеймер авырулары куркынычын киметергә мөмкин.

Моннан тыш, галимнәр кофе составындагы антиоксидантларның хәтта яшел чәйдәгегә караганда да күбрәк булуын ачыклаган.

Кофе яман чир китереп чыгарамы?

Элек кофе яман шеш авыруларына китерә дип саналса, хәзерге тикшеренүләр моны расламый.

Италия галимнәре хәтта көненә өч чынаяк кофе эчкән кешеләрдә туры эчәклек яман шеше сирәгрәк очрый дигән нәтиҗәгә килгән.

Кофены ничек дөрес эчәргә?

Табиблар кофены ач карынга эчәргә киңәш итми. Ул ашказаны согының әчелеген арттырырга мөмкин.

Кофены сөт, бал яки шикәр белән эчәргә мөмкин, әмма иң мөһиме — чаманы белү. Кофеинның көндәлек нормасын арттыру йөрәк тибешен ешайтырга, йокыны бозарга һәм нерв системасына тискәре йогынты ясарга мөмкин.

Шуңа күрә хуш исле һәм тәмле кофены сәламәтлеккә файда китерерлек итеп кенә куллану мөһим.

Хәмидә Гарипова.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading