Ни чәчсәң, шуны урырсың

Институт бетергәч, мине район үзәгеннән ерак кына бер авыл мәктәбенә укытучы итеп җибәрделәр. Җәйге каникул вакытында район үзәгендә яшәүче дустым янына бардым. Без аның белән урамнарны әйләнеп кайтырга чыктык. Бераздан халык җыелып торган урынга килеп җиттек. Таякка таянып торучы бер карчык кемнедер сүгә. Сүзнең безнең мәктәп директоры турында барганлыгын аңлап,...
Институт бетергәч, мине район үзәгеннән ерак кына бер авыл мәктәбенә укытучы итеп җибәрделәр. Җәйге каникул вакытында район үзәгендә яшәүче дустым янына бардым. Без аның белән урамнарны әйләнеп кайтырга чыктык. Бераздан халык җыелып торган урынга килеп җиттек. Таякка таянып торучы бер карчык кемнедер сүгә. Сүзнең безнең мәктәп директоры турында барганлыгын аңлап, якынрак бардык.
- Әби, ул кеше сезнең кемегез була? - дип сорадым.
- Кемем булсын, улым, - диде карчык, тавышын тагын да күтәреп. - Менә мине, газиз анасын, шушы хәлдә йөртә. Карамый.
Мин кайткач, директор янына кердем дә шушы хакта сүз башладым.
- Бу - үзе бер тарих, - дип, директор миңа бер кыйсса сөйләде.
Кечкенә генә бер авылда ир белән хатын яшәгән. Аларның берсеннән-берсе кечкенә өч балалары булган. Матур гына яшәп ятканда, 1914 елны герман сугышы башланган. Әтиләре сугышка киткән. Ләкин берничә елдан яраланып кире кайткан. Бернинди эшкә ярамаган, урында гына яткан. Әле әнисе, әле хатыны алмаш-тилмәш караганнар үзен.
Бераздан күршегә читтән яшь кенә ир кайткан. Бу авыру кешенең хатыны Ләйли шушы кеше белән очраша башлаган. Озак та үтми, ул авыру ирен, өлкән яшьтәге каенанасын, биш яшьлек Сабирны калдырып, шул иргә ияреп киткән. Бары 3-4 яшьлек ике баласын гына үзе белән алган. Бу Сабир өчен бик авыр көн була. Әнисе белән энеләрен күздән югалганчы озатып кала ул.
Берничә айдан Сабирның әтисе, аның артыннан ук дәү әнисе вафат була. Бала ялгызы кала. Мәрхәмәтле кешеләр бар икән. Күрше урамда яшәүче ялгыз хатын Наһар Сабирны үзенә тәрбиягә ала.
Шулай итеп, берничә ел вакыт үтә. Беркөнне Наһар кайтып керә дә:
- Сабир, улым, әниең кайткан, - ди.
Әнисен, энеләрен сагыну хисе күңеленнән ташып чыккан малай чыгып йөгерә. Әнисе белән аның ире кайткан йортка яшен уты шикелле килеп керә дә ишек төбендә басып кала. Түрдәге өстәл янында ишеккә арты белән әнисе, аңа каршы әнисенең ире утырган. Аларны сыйлап йөргән хатыннарның берсе:
- Ләйли, Сабир килде, - ди.
Ләкин Ләйли селкенми дә. Сабирга таба әйләнеп тә карамый. Энеләре дә күренми. Ә Сабир, әни миңа таба борылмасмы икән, улым, нихәл, дип әйтмәсме икән, дип, ишек төбендә озак басып тора. Таш йөрәкле хатын баласына бер сүз дә әйтми.
Сабир күз яшьләрен эченә йотып, өйдән чыгып китә. Ул көнне Наһар әбиләренә дә кайтмый, көне буе су буенда йөри. Караңгы төшкәч кенә печәнлеккә кайтып ята да елый-елый йоклап китә.
Соңыннан мәгълүм булганча, Ләйли беренче мәртәбә киткәндә үк кечкенә ике баласын Төрләмә тимер юл станциясе вокзалында калдырып киткән була. Сабир үскәч, аларны гомере буе эзләсә дә, таба алмый.
Сабир бар күңелен укуга бирә. Башта авылларындагы башлангыч мәктәпне тәмамлый, аннан соң ШКМ, ТБУМ дигән уку йортларында укып йөри. Соңыннан үзләреннән 45 чакрым ераклыктагы Тәтеш каласына китә. Андагы педучилищены тәмамлап, үзләреннән ерак булмаган бер авылда укытучы булып эшли башлый. Бер үк вакытта Казан дәүләт университетында читтән торып гыйлемен арттыра.
Сабирны язмыш тагын бер кат сыный әле. Өйләнеп, берничә генә көн яшәгәч, Ватан сугышы башлана. Ул башыннан ахырына кадәр фронтта була. Җиңүче солдат булып кайткан Сабирны район читендәге җидееллык мәктәпнең директоры итеп билгелиләр. Үзен тәрбияләп үстергән Наһар апаны да яннарына ала. Ләкин яшь баласын калдырып, кинәт хатыны вафат була. Шуннан соң да Сабирның тагын ике хатыны үлә. Ул хәзер дүртенче хатыны белән яшәп ята. Дүрт балалары бар. Наһар апаны исә тәрбияләп, соңгы юлга озаттылар.
Шушы елларда Сабирның тапкан әнисе Ләйли әби кайтып төшә. Ул икенче ире белән Донбасста яшәгән икән. Ире - шахтер, акчаны көрәп алган. Ләкин картаеп үлеп киткән. Аның беренче хатыныннан булган балалары Ләйлине йорттан куып чыгаралар, ялгыз карчык туган авылына әйләнеп кайтырга мәҗбүр була. Икенче иренең әнисе белән апасы да күптән үлгән, йортны сүткәннәр. Ләйли күрше авылдагы үзе шикелле ялгыз карчыкка барып керә. Аннан район үзәгенә барып, улының нахак гайбәтен сатып йөрергә тотына.
Мәктәп директоры Сабир абый сөйләгәннәр шушы урында тәмамланды.
Күпмедер вакыт узгач, Казанда очраклы рәвештә Сабир абыйны очраттым. Ул Ләйли әнисен үзләренә алып кайткан.
Редакциядән: газетабызның даими хәбәрчесе Мөнәвир Юнысов байтак еллар дәвамында үзенең гыйбрәтле мәкаләләре белән безне сөендереп торды. Әлеге язмасы да укучыларыбыз күңеленә хуш килер дип уйлыйбыз. Мөнәвир абый күптән түгел генә арабыздан китте. Аның туганнарының, якыннарының, улы - «Кол Шәриф» мәчете имам хатибы Рамил хәзрәт Юнысның тирән кайгысын уртаклашабыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
28 март 2023 - 16:47Укытучы булу – шәп, мөгаллимнәр генә җитми Бездә педагогик юнәлешле уку йортлары җитәрлек. Югары белем һәм урта һөнәри белем бирү юнәлешендә педагогларны кайда гына әзерләмиләр. Яңа студентларны бюджет урыннарына, максатчан юнәлешләрдә ел да кабул итәбез.11801
-
28 март 2023 - 16:37Чегән хатыны юрады: уллы да булдым, бабай да булдым, сөяркәне дә кияүгә бирдем Соңгы вакытларда үзем белән булган бу вакыйгалар минем өчен көтелмәгән булды дип әйтә алмыйм. Мин аларның буласын унҗиде ел элек үк белә идем... Каян белдемме? Чегән әйтте...108101
-
28 март 2023 - 14:55Чабаталы авыл малаеннан зур заводның баш конструкторы дәрәҗәсенә күтәрелгән ул 1931 елда гаиләдә олы бала булып дөньяга килгән малайга кечкенәдән әтисенең уң кулына әйләнеп, берсеннән-берсе кечкенә сеңелләренең терәге булырга туры килгән. Киң җилкәле, нык бәдәнле малай сугыш башлангач инде тәмам егет булып җитешкән, яу кырына киткән ирләрне, атларны алмаштырып, җир сөргән, чалгы белән арыш чапкан.11311
-
28 март 2023 - 14:25«Әниең авыр хәлдә», - дигән телеграмманы алса да, кызы әнисе янына ашыкмады Зур юлларда кемнәр белән генә танышмыйсың. Бервакыт шулай электричкада авылдан килгәндә, елый-елый шешенеп беткән бер кызга күзем төште. Аның йөз-кыяфәте ерактан ук ниндидер бик кайгылы вакыйга булганын аңлатып тора иде. Түзәр хәл калмагач, үзем ни булганын сорарга булдым.143311
-
28 март 2023 - 11:33“Казан егетләре” төркеменең элеккеге җырчылары яңадан бергә чыгыш ясый Артур Минһаҗев, Марат Галимов, Вәли Фазлыйәхмәтов – “Казан егетләре” төркеменең “алтын” составы 30 март көнне янәдән бер сәхнәдә җыелачак.47500
-
28 март 2023 - 10:30Диварларны бизәүче Эльмира Хаҗиева: «Бүлмәне әзрәк зурайтыр өчен ачык төсләр уңышлы» Кемдер чигүче, кемдер аш-су остасы, ә кемдер күз явын алырлык рәсемнәр ясый. Гади кәгазь битенә түгел, төрле биналарның диварларына.17900
-
28 март 2023 - 09:41"Кыйныймы ирең? Я бүген үк аерылып кайтып китәсең, я..." Шулай юктан да сәбәп табып, көн дә кыйнауга кереп китте. Ун яшьлек балаларның сәламен алган өчен дә кыйнады. Кайнана, үз күз алдында кыйнап үтермәсен тагын, дип куркып башка чыгарды. “Балаң инвалид туса иде”, – дип теләде ир заты.2838211
-
28 март 2023 - 06:06Энесенең йөргән кызы яла ягуына түзеп елады да, елады Барысы да Рәзинәнең группадаш кызы Фәниягә ярдәм итәргә теләвеннән башланды. Алар икесе бер районнан, күрше авыллардан иде. Фәниянең абыйсы армиядән кайткан, аңа тиз арада авылына кайтып китәргә кирәк икән.149912
-
27 март 2023 - 15:01Сугыш ветераны өен су баскан Казанда ел башыннан бердәм дежурлык-диспетчерлык хезмәтенә, су басулар турында, 70 мөрәҗәгать кабул ителгән. – Шәһәр районнарында халык үтенеченә тиз ярдәмгә киләләр. Су басулар тәүлек дәвамында күзәтүдә тотыла, – диде башкаланың Гражданнарны яклау идарәсе җитәкчесе Фердинант Тимурханов “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә.24901
-
27 март 2023 - 14:49Йөрсә йөрсен, тик үз балаларын үзе үстерсен Мин Лилиянең язмыш йомгагын тыңлап бетереп кайтып киткәндә, иңсәләремә тау кадәр таш бастырганнар идемени - машинага чыгып утыргач та, уйлар йомгагының очын таба алмый интектем...391008
-
27 март 2023 - 13:47Варикоз гына димә: кемгә яный һәм аны булдырмас өчен нәрсә эшләргә? Аяклар белән бәйле авыруларның иң киң таралганы - кан тамырларының варикоз киңәюе. Статистика буенча, 35 яшьтән соң хатын-кызларның - егерме, ирләрнең ун проценты әлеге авырудан җәфалана.52700
-
27 март 2023 - 13:40Үлсәм дә үкенмәм, кемгә кирәгем бар соң минем? Өйләнешүләренә әле бер ай узмаган, бите белән кулыннан кала тәненең күгәрмәгән җире калмаган. Кыз баланың ширбәт ае шундый булырга тиешме...522308
-
27 март 2023 - 13:01“Бәхил бул, әни. Киттем мин”, – диде дә, якты дөньяны үзе калдырып китте Һәр кешенең үз язмышы, диләр. Әмма кайберәүләрнең тормышыннан роман язарлык. Актаныш районында яшәүче Венера Сабитова шундый язмышлы кеше булып чыкты.477517
-
6 октябрь 2022 - 13:44Бахчасарай авылы. Кырымныкы түгел.
-
28 март 2023 - 16:47Без имени😪😪😪😪😪😪«Әниең авыр хәлдә», - дигән телеграмманы алса да, кызы әнисе янына ашыкмады
-
28 март 2023 - 16:06Без имениМин дэ молодец дим."Кыйныймы ирең? Я бүген үк аерылып кайтып китәсең, я..."
-
28 март 2023 - 17:39Без имениОт имени родственников пишуНам очень приятно,что опубликовали родственника Татарина Минислама Валиева.Мы родственники никогда его не видели(всегда был при исполнении своей работы)Труженник из многодетной семьи .Моя мама бывала у него в гостях и гордилась своим племяником.Я с гордостью и всегда и везде говорю,а МОЖЕТ и хвалюсь ДОСТОЙНЫМ Родственником,который в трудные годы заслужил от Родины столько Наград.Я присоединяюсь к этой статье,и поздравляю Минислам А бы Валеева мне приходилось в деревне ВОЛЬНЫЙ стан в доме его отца ежегодно жить летом.Это было моим детством.Без слез конечно не обошлось.С большим Уважением!Чабаталы авыл малаеннан зур заводның баш конструкторы дәрәҗәсенә күтәрелгән ул
-
28 март 2023 - 13:17Без имениБашлыкнын уй- ниятлэре Аллаhынын " Эмин" дигэн сэгатьлэренэ туры килеп, чынга ашсын иде. Балык Бистэсе гадэти бер зур авыл дэрэжэсенэ тошеп бетте бит инде. Ин моhиме Эш урыннары булдыру кирэк, халыктан калмас, уяныр. Житэкчелектэн , анын оештыру сэлэтеннэн, команданын кочле булуыннан тора бар да.Балык Бистәсе районы башлыгы Радик Ислямов: "Халыкны уятырга кирәк"
-
28 март 2023 - 08:15Без имениНик аның энесе шартлатып арасын өзми соң?! Чүпрәк, мунчала!🙄Бу кыз Рәзинә, ник Зәлияне блокка тыкмый?!😡🤮Энесенең йөргән кызы яла ягуына түзеп елады да, елады
-
27 март 2023 - 21:33Без имениЛәйсән, рәхмәт җаныем, Бүләк итеп биргән тәсбих өченТәсбих ясаучы Ләйсән Солтанова: «Мәрҗәмәнә орлыгын кырык ел эзләдем бит, дип елап шалтыратучы да булды»
-
27 март 2023 - 21:57Без имениМөмкин булса миндә алыр идемТәсбих ясаучы Ләйсән Солтанова: «Мәрҗәмәнә орлыгын кырык ел эзләдем бит, дип елап шалтыратучы да булды»
-
27 март 2023 - 20:36Без имениСоклана торган гаилә! Шундый язмышлар була Шул! Молодцы“Бәхил бул, әни. Киттем мин”, – диде дә, якты дөньяны үзе калдырып китте
-
27 март 2023 - 13:44Без имениБик явыз киленнэр бар инде,хаман шулай яшь килеш торырбыз дилэрдер. Кайнанага ни курсэтэсен,узенэ шул кайтканны белмилэр эле алар. Эйбэт малай устергэнсен,рэхмэт диясе урынга.Аллахы тэгалэ барын да тигезли, энилэргэ генэ бик кыен,бик кызганам. Минем энием килен белэн 36 ел тату яшэделэр.Эни дэ бик сабыр иде,килен дэ. 84 яшендэ эниебез бакыйлыкка кучте. Бала караган кебек карады эниебезне. Узенен дэ киленнэре эни дип улеп торалар.Бар киленнэр дэ шулай булсыннар иде дэ бит...Туган көнгә бөтен гаиләсе җыела алмый. Бер улы килсә, икенчесе килми...
-
27 март 2023 - 09:55Без имениСабыр итегез,сабыр тобе сары алтын,дилэр... Бу очракта сабыр итэргэ кирэкмэгэндер бэлки..Авыл жирендэ кешедэн яхшы тугел дилэр,кара каннарын йота-йота яшилэр кайберлэре.Татар хатыны нилэр курми диясе генэ кала...“Кит шул хатының янына! Зинһар безне калдырып кит!”
-
26 март 2023 - 22:06Без имениБездэ киресенсэ эйтэлэр ,чит илдэ олтан булып яшэгэнче уз илендэ солтан булып яшисен дилэр.Себер чит ил тугел,чит жир.Мэсэлэн ,авылда туып усеп,чит жирлэргэ чыгып китеп топлэнде дилэр.Узе сине сагындым,синсез яши алмаем дигэн,узе яраткан кызынын укып беткэнен котмэгэн.Отпуск булгандыр бит,кайтып эти энисенэ кулын сорарга да бармаган.Эти эниседэ ,егет чакырганга укып бетмэгэн кызны жибэрэ алмый бит.Монда егет карар кылмаган,яраткан кызын югалтырга курыкмаган,хатларда сирэгэеп туктаган.Әти-әни сөйгәнем белән кавыштырмады
-
27 март 2023 - 09:02Рабит Батулла: «Үз улымның сәнгатен аңлап җиткерә алмыйм» Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Габдулла Тукай исемендәге республика бүләге лауреаты, Гаяз Исхакый исемендәге әдәби бүләк иясе, халык язучысы Рабит Батулла белән очрашуыбыз юкка түгел. Шушы көннәрдә ул үзенең 85нче язын каршылый.91005
-
10 март 2023 - 14:29“Теләсә кем елата ала, ә сез көлдереп карагыз” Чаллы театры артисты Разил Фәхертдинов белән Казанда узган гастрольләре вакытында очрашу насыйп булды “Туганда ук артист булып тугандыр ул”, – диләр андыйлар хакында. Чаллы Татар дәүләт драма театры артисты Разил Фәхертдинов уйнаган спектакльләрне караганнан соң, әнә шулай уйлап куясың.213101
-
1 февраль 2023 - 11:51Илтөзәр Мөхәммәтгалиев: “Театрга оператор булып килгән идем..." Илтөзәр Мөхәммәтгалиев таланты киңкырлы. Сәхнәдән тыш, телевизор экраннары аша да халык күңеленә күпер сузарга өлгерде. Шәхсән үземә шигъриятне аңлавы, шигырьләр аша йөрәкләргә матурлык салуы белән дә якын.642601
-
28 март 2023 - 16:47Укытучы булу – шәп, мөгаллимнәр генә җитмиБездә педагогик юнәлешле уку йортлары җитәрлек. Югары белем һәм урта һөнәри белем бирү юнәлешендә педагогларны кайда гына әзерләмиләр. Яңа студентларны бюджет урыннарына, максатчан юнәлешләрдә ел да кабул итәбез.11801
-
28 март 2023 - 16:37Чегән хатыны юрады: уллы да булдым, бабай да булдым, сөяркәне дә кияүгә бирдем Соңгы вакытларда үзем белән булган бу вакыйгалар минем өчен көтелмәгән булды дип әйтә алмыйм. Мин аларның буласын унҗиде ел элек үк белә идем... Каян белдемме? Чегән әйтте...108101
-
22 март 2023 - 08:34Билбаулы көрәш буенча Россия Кубогы нәтиҗәләре. Татарстан - беренче! Узган ял көннәрендә Алабугада билбаулы көрәш буенча Россия Кубогына ярышлар узган. Татарстан командасы беренче урынны яулаган. Шәхси беренчелектә кемнәр җиңүгә ирешкән?154200
-
22 март 2023 - 09:15"Әлегә мая туплагыз": йолдызнамә (22-29 март) Алдыгызга көчегез җитәрдәй бурычлар гына куегыз. Бөтен эшне үз җилкәгезгә генә өймәгез. Эшне бераз бүтәннәргә дә “аударырга” өйрәнегез. Шул вакытта эшегезне дә тиз арада төгәлләрсез, ял итәргә дә вакытгыз калыр.171200
-
22 март 2023 - 09:19Татарстан мөфтиенең якынлашып килүче изге Рамазан ае уңаеннан мөрәҗәгате Бүген, кояш баеганнан соң, Рамазан ае керә. Сезне ихластан сагынып көтеп алынган изге ай җитүе белән тәбриклим! Аллаһыга мең шөкер, безгә аны кабат каршы алу бәхетенә ирешергә насыйп булды!208603
-
22 март 2023 - 10:39Дамир Бәдриев: "Шакшука" (юмореска) Туганыбыз бик тә үтенеп кунакка чакыргач, хатыным белән шәһәргә кузгалдык. Үзебез белән күчтәнәчкә, эченә җимешләр, алмалар, лимоннар тутырып пешерелгән каз һәм бер чиләк күкәй алдык.119418
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Шахри Казан (Город Казань)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47630 от 06.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Сабиров Радик Рашидович
Адрес редакции: 420066, Российская Федерация, Республика Татарстан, г.Казань, ул.Декабристов, д.2
Телефон редакции: (843) 222-05-41, 8 (917) 851-69-62
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика