16+

1 майда буялган йомырка җыю: татар авылларында сакланган борынгы йола каян килгән?

Әбиләребез белән әниләребез 1 май көне алдыннан тукымадан кечкенә капчык-букчалар әзерләп куярлар иде.

1 майда буялган йомырка җыю: татар авылларында сакланган борынгы йола каян килгән?

Әбиләребез белән әниләребез 1 май көне алдыннан тукымадан кечкенә капчык-букчалар әзерләп куярлар иде.

Бу капчыклар нәкъ менә 1 майда өйдән-өйгә йөреп, буялган йомыркалар җыяр өчен.

 Татар авылында буялган йомырка җыю христиан динендәге халыклардагы йолалар йогынтысымы икән? Хәзер “милли бәйрәм” саналган чаралар да төрле халыкларның гореф-гадәтләренең һәм уеннарының тупланмасын чагылдыра бит.

Балык Бистәсе районында Казаклар Чаллысы, Иванай, Үри атамаларындагы керәшен авыллары бар. Элекке заманнарда Күки авылында да махсус китертелгән керәшен гаиләләре яшәгән. Ләкин, әлеге гаиләләр татар авылыннан, барыбер дә, кире күченеп киткәннәр. Бәлки, алардан татарларга буялган йомырка җыю гадәте йогып калгандыр? 1907 елгы Әминә әбиемнең: ”Без бала чакларда да өйдән-өйгә йөреп, буялган йомырка җыю гадәте бар иде”, – дип сөйләгәне булды.

Күки авылында 1960 елларда үземнең дә дус малайлар белән бергәләшеп, өйдән-өйгә йөреп, йомырка җыйган чакларым – матур хатирә. Балалар иртәнге 6-8 сәгатьләрдә урамнарны тутырып арлы-бирле агыла. Өйләрдә капчыкларыбызга кызыл йомырка, карамель конфет, прәннек салып чыгаралар. Кечкенә капчыкларыбыз тулгач, күчтәнәчләрне өйгә кайтып бушатабыз да, авылның әле кермәгән өйләренә китәбез. Йөри-йөри хәлдән тайгач, чишмә буена төшеп, “май йомыркасы” ашыйбыз, суда җебетеп каткан прәннекне кимерәбез, конфет суырабыз.

Балык Бистәсе районындагы Күки, Ямаш һәм Балтач авылларында балаларның 1 майда өйдән-өйгә кереп, буялган йомырка җыю гадәте бүген дә бар. “Апа!” яки “Әби!”, – дип кычкырган авазга хуҗабикә йөгереп чыга. Элеккеге кебек тукыма капчыклар юк инде. Бүгенге балаларның шатлыгы зуррак, аларның кулындагы полиэтилен пакетларга буялган йомырка гына түгел, шоколадлар, шоколад конфетлар, җимеш сулары һәм башка кондитер ризыклары салалар. Әмма дә ләкин, безгә заманында каткан прәннек тә кадерле-тансык иде.

Татар авылында 1 майда балаларның өйдән-өйгә йөреп буялган йомырка җыюлары гадәте каян килеп кергән? Әлеге сорау күңелемә әйләнә дә кайта, әйләнә дә кайта. Христиан динендәгеләрнең Пасха бәйрәменең символы – буялган йомырка. Фәләстиндә (Палестина) тау куышындагы каберлек авызын йомыркага охшаган йомры ташлар белән томалаганнар. Иисус Христос каберендәге ташлар да йомырканы хәтерләтә. Символик мәгънә буенча йомырка эченә яңа тормыш яшеренгән. Йомырка, гадәттә, кызыл төскә буяла, ул канны һәм Христосның газаплануларын аңлата.

Йомырканы буяу йоласы христиан дине урнашканчы, ягъни, 2 мең елдан элегрәк үк барлыкка килгән. Борынгы Мисырда язгы якта Нил елгасының ташулары көннәрендә кешеләр бер-берсенә буялган йомыркалар бүләк иткәннәр. Мондый гадәт фарсыларда, грекларда һәм римлыларда да булган. Борынгы Русьта да христиан дине кабул ителгәнчегә кадәр үк, язгы якта табигатьнең яңаруы билгесе итеп, кешеләр бер-берсенә кызыл төскә буялган йомыркалар биргән. Кызыл төс – Кояш билгесе, дип саналган.

Йомырканы суган кабыклары, кызыл чөгендер сыекчасы яки чия кайрысы кайнатмасы салынган суда пешерәләр. Бу – табигый, чиста ысул. Белгечләр йомырканы химик буяулар салып пешерергә, йомырканы бизәкле полиэтилен тышчалар эченә тыгарга киңәш итми. Чөнки, химик матдәләр йомырка эченә үтеп керә, полиэтилен тышча йомырканы тизрәк боза.

Балтач авылында (Балык Бистәсе районындагы) кайсы елларда 1 майда татар дус кызына ияреп кайткан рус кызлары да өйдән-өйгә йөреп, буялган йомырка җыя. Бу бәйрәм-йола халыклар дуслыгын һәм бердәмлеген гәүдәләндерә, дисәк, һич ялгыш булмас. Россия Президенты Владимир Путин тәкъдимендә 2026 ел – Россиядә Халыклар бердәмлеге елы да бит әле. Балаларның сөенешеп, йомырка һәм тәмле конфетлар җыю гамәлен дингә бәйләп түгел, ә бик борынгыдан килүче матур бер гореф-гадәт итеп карарга кирәк, минемчә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading