16+

«Беләсем килә!» уены балаларны татар мәдәнияте белән таныштыра

Татар халкының тарихын, гореф-гадәтләрен һәм туган телен балаларга кызыклы итеп өйрәтү өчен «Беләсем килә!» өстәл уены чыгарылган.

«Беләсем килә!» уены балаларны татар мәдәнияте белән таныштыра

Татар халкының тарихын, гореф-гадәтләрен һәм туган телен балаларга кызыклы итеп өйрәтү өчен «Беләсем килә!» өстәл уены чыгарылган.

Мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм укучылар өчен әзерләнгән уенда катнашучылар тарих, мәдәният, сәнгать, туган як географиясе, милли бәйрәмнәр һәм фольклорга кагылышлы сорауларга җавап бирә. Биремнәр балаларның яшенә һәм белем дәрәҗәсенә карап җайлаштырылган.

Проект Россия төбәкләрендә яшәүче татар балаларын милли мирас белән таныштыруга юнәлтелгән. Уен Татарстан Республикасы гранты хисабына нәшер ителгән. Хәзерге вакытта аның нөсхәләре төбәкләрдәге татар милли-мәдәни оешмаларына тапшырыла.

Федераль татар милли-мәдәни автономиясе советы рәисе Илдар Гыйльметдинов билгеләп үткәнчә, мондый проектлар туган телне, тарихны һәм гореф-гадәтләрне яшь буынга тапшыруда мөһим роль уйный.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading