16+

Телефоныннан игътибарын читкә юнәлткән: Казанга керү юлындагы авариядә 20 яшьлек кыз һәлак булган

Казанга керү юлында ике җиңел автомобиль катнашындагы юл-транспорт һәлакәтендә 20 яшьлек кызның гомере өзелгән.

Казанга керү юлында ике җиңел автомобиль катнашындагы юл-транспорт һәлакәтендә 20 яшьлек кызның гомере өзелгән.

Авариянең сәбәбе дә билгеле булган.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Казан дәүләт автоинспекциясендә хәбәр итүләренчә, юл-транспорт һәлакәте Оренбург трактында, шәһәргә керү юлында, М хәрефе янында булган.

Беренчел мәгълүматларга караганда, 14 нче модель «Лада» автомобиле йөртүчесе ватылганнан соң юлда туктаган һәм авария тукталышы билгесен куйган. Шул вакытта аның машинасына «Лада Гранта» килеп бәрелгән.

14 нче модель «Лада»ның 20 яшьлек пассажиры алган җәрәхәтләрдән һәлак булган.

Юл-транспорт һәлакәтенә, беренчел мәгълүматлар буенча, «Лада Гранта» йөртүчесенең төшеп киткән телефонына игътибарын юнәлтүе сәбәп булган. Һәлакәтнең башка нечкәлекләре ачыклана.

Авариядән соң социаль челтәрләрдә Оренбург трактында Казанга таба хәрәкәтнең чикләнүе турында хәбәрләр таралды. Видеоларда бәрелешкән автомобильләрнең берсе юл читендәге киртәгә килеп бәрелүе, юлга машина детальләре таралуы күренә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading