16+

14 яшьтәгеләр дә җинаять җаваплылыгына тартыла

Ата-аналар үзләренең балаларын “террорчылык” гамәлләреннән сакласын.

14 яшьтәгеләр дә җинаять җаваплылыгына тартыла

Ата-аналар үзләренең балаларын “террорчылык” гамәлләреннән сакласын.

Махсус хәрби операция башлангач, үсмер балаларны террорчылык гамәлләренә җәлеп итү очраклары шактый арткан.

– Үсмерләрнең тимер юл хәрәкәтен көйли торган җиһазларга, элемтә антенналарына ут төртүнең 28 очрагы теркәлде. Бу эшне башкарган гаеплеләр тотылды. Казанда быелның февралендә кәрәзле элемтә антеннасына ут төрткән 4 үсмер дә ачыкланды. Компьютер уеннарында балаларны акчага кызыктырып, “тимер юл җиһазын яндыру уяулыкны тикшерү чарасы гына” дип ялганлап, җинаятькә тарталар. Ата-аналар балаларындагы кискен үзгәрешләргә, кулындагы шикле китапларга сак карашта торсыннар иде. Бала 14 яшьтән үк җинаять җаваплылыгына тартыла, язмышын җимермәсен, – диде Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының экстремизмга каршы тору үзәге җитәкчесе Роман Мөхәммәтҗанов.

Педагог-психолог Ольга Галанина сүзләренә караганда, балада “ мин-минлекле үсмер” чоры 10 яшьтән үк тә башланырга мөмкин.
– Бу чорда бала үзен күрсәтергә омтыла, төрле акылсыз адымнар ясый. Нәрсәнедер яндырган яки җимергән өчен җавап бирергә туры киләчәген ул әле аңлап та бетерми. Үсмер чорында балага нык күз-колак булырга, баланың ышанычын яуларга кирәк, – диде Ольга Галанина.
Татарстанның террорчылыкка каршы комиссиясенең экспертлар советы рәисе урынбасары Анна Кондратьева әйткәнчә, ВУЗ студентларының да террорчылыкка каршы советлары оештырылган.

– Югары курслар студентлары беренче курслар белән әңгәмәләр үткәрә. Чит илләр студентларына Россия кануннарын аңлата, – диде Анна Кондратьева.

“Иҗади яшьләр академиясе” төбәк иҗтимагый оешмасы президенты Алена Бакирова сөйләгәнчә, оешма активистлары республика шәһәрләрендә һәм районнарында террорчылыкка каршы конференцияләр үткәрә. 

Билгеле булганча, «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading