Әнисе пешереп биргән биш кабартма һәм бер ипи алып, 15 яшьлек Мөхәррәм белем алыр өчен авылдан чыгып китә.
Агроном белгечлеген техникумда, оештыручы-икътисадчы белгечлеген институтта үзләштерә. Инде менә ничә еллар ул үзе икмәк үстерә, үзе икмәк пешерә.
Мөхәррәм Мөхәммәтҗанов — 32 яшеннән колхоз җитәкчесе, Татарстан колхозлары советы рәисе булган кеше. Заманында СССР Колхозлар советының, Югары Советның депутаты буларак, җир кешесенә кирәкле законнар кабул итүдә катнаша. Туган ягы Буага кайтып, карабодай һәм башка күп төрле ярмалар эшкәртүче завод төзи. Гомере буе халыкка хезмәт итә. Лаеклы ялга чыккач та халык турында кайгыртуын дәвам итә: кешеләрне бакча үстерергә һәм ипи пешерергә өйрәтә.
Юктан башланмаган Халыкны бакча эшенә, ипи пешерергә өйрәтә башлавының да үз сәбәбе бар. Якын дусты Туфан Миңнуллинның юбилеена баргач, олпат язучы Туфан абый: «Бар эшләрне барладым, белгәннәремне халыкка биреп калдырырга тырышам», — дигән сүзләр әйтә.
«Булган белемеңне, үзеңдә булган тәҗрибәне яшереп калдырмыйча, башкалар белән уртаклашу — зур батырлык. Мин хезмәтем белән халыкка ни дә булса бирергә гадәтләнгән кеше. Яшең барган саен, тәҗрибәң булса да, элеккеге кебек янып эшләү бетә, сәламәтлек какшый, эшкә сәләтлелек кими башлый. Шуннан соң кешегә лаеклы ял бирелә. Ә тәҗрибә кала, ул беркая да китми, үзеңдә тора. Аның белән бүлешә белергә кирәк.
Бакча эшләрен бик яратам, яңа сортларны үземдә сынап карап, бу хакта халыкка аңлату файдалы эш булыр дип, интернетка язмалар урнаштыра башладым. Һәм чыннан да, бу эшем башкаларда кызыксыну уятты. Минем язганнарымны 50шәр мең кеше карый, үз битләренә алып куялар. Әгәр дә мин акча эшләүче блогер булсам, әллә нинди тузга язмаган киңәшләр бирер идем. Ләкин үз тәҗрибәмне генә язам, миннән күреп, бу эшкә башкалар да кушыла. Белгән әйберне яшереп, үзең белән алып китәргә ярамый. Аны китап итеп тә язарга була, ләкин халыкка аңлаешлы тел кирәк», — ди Мөхәррәм ага.
Ипи пешерүгә тотыну кыйссасы Ипине ул көн саен пешерә. Үзләренә генә түгел, кызларына дип тә әзерли. Ипи пешерә башлау серләренә моннан чирек гасыр элек керешә. Ул вакытта автомат ипи пешерү миче гади халыкның төшенә дә кермәгән чор була.
1991 елда Япониядә чыгарылган ипи миче Мөхәммәтҗановлар тормышына моннан 20 еллар элек килеп керә. Ул заман өчен иң шәп җайланмаларның берсе булган бу мичне аларга республика җитәкчесе, соңрак КПСС ҮК секретаре булып эшләгән Гомәр Исмәгыйль улы Усманов бүләк итә.
Гомәр Исмәгыйль улының хатыны Дамирә ханымның вафатына бер ел тулган көннәрдә хәл белергә дип Усмановларның фатирына баралар. Шул вакытта Гомәр Усманов: «Бүләкләрегезгә каршы күчтәнәчем булсын», — дип, хатынының ипи пешергән мичен бирә.
«Апагыз юк инде, мин үземә генә ипи пешереп утырмам, сез файдасын күрегез. Мөхәррәм, син иренмисең, андый эшләрне яратасың, машинада ипи пешерергә өйрәнеп кара», — ди Усманов.
Кызыксынучан кеше буларак, Мөхәррәм абый ипи пешереп карый. Килеп чыга бит! Аның өчен бу бик мавыктыргыч эш булып чыга. Дөрес, әлеге машинада берәр ел гына ипи пешерә. Яңа модельләре чыга, программалары һәм мөмкинлекләре күбрәк булганнары сатуда күренә башлый. Республика җитәкчесе биргән бүләкне ташламыйлар, башка бүлмәгә чыгарып кына куялар.
2024 елда кабаттан, җиденчеме, сигезенчеме, ипи пешерү миче алалар. Ул ел ярым эчендә яраксызга чыга.
«Машиналар үзләре бетми, ипи пешерә торган савытының эчке катламы туза, нәтиҗәдә, ипине ябыштырып калдыра башлый. Яңа мичләргә кызыксак та, соңгы елларда чыкканнарының эшләве бик озакка бармый», — ди Мөхәррәм ага.
Менә шул вакытта аларның «Казан күчтәнәче» исемле мичләре искә төшә. Программалары 3–4 кенә булса да, функцияләренә исең китәрлек. Ясалышы да тимердән. Заманча мичләрдән аермалы буларак, пешерү камерасы кирәк чакта вентилятор ярдәмендә җилләтелә. Камыр бутагычы (мешалкасы) реверслы: уңга да, сулга да әйләнә. Өч төрле итеп ипи пешерә белә, кирәк булса, камыр да изеп, басып бирә. Мичнең кулланма китабы да сакланган. Ипи рецептлары граммнарына кадәр язылган.
«Бу мич минем өчен бик уңайлы, — ди Мөхәррәм ага. — Мин аны бик яратып кулланам. Шунысын да әйтергә кирәк: инде ничә еллар ипи пешерсәм дә, мин бер тапкыр да кул белән камыр басып ипи пешергәнем юк. Ипи басуны автомат ярдәмендә генә эшли беләм».
Орлыкның файдасы күп Инде менә ничә еллар ипи пешергәч, Мөхәррәм ага камырны чамалап кына, күз үлчәме белән ясый. Халыкка төгәл рецепт кирәк булгач, ул бер ипигә күпме ингредиент кирәклеген граммлап үлчәп, башкалар белән уртаклаша.
Бер ипи нибары 370 грамм он белән пешерелә. Аңа 6 грамм чүпрә салына. Коры чүпрә ипигә салырга тиешле 200 мл җылы суда эретелә. Шунда ук 25–40 грамм чамасы шикәр комы өстәлә. 8–10 минут торып, күпергәннән соң, онга кашык очында гына, ягъни 3–4 грамм чамасы тоз өстәлә.
15–25 грамм көнбагыш мае кушыла. Барысын бергә кушып, камыр басыла. Орлык белән пешерергә уйласагыз, бер төрле орлык кына кушканда 10–15 грамм, берничә төрле орлык катнашмасы кулланганда 15–20 грамм чамасы орлык салына.
Машинада икмәк 4 сәгать 10 минут пешә. Орлык салмый пешергәндә, икмәк яхшырак кибә һәм җиңелрәк була. Орлык өстәлгәндә, икмәкнең кибүе озаграк дәвам итә, авырлыгы да 470 граммга җитә.
Мөхәррәм ага ипи пешерүнең төрле алымнарын өйрәнә. Соңгы вакытта орлык салып ипи пешерү серләрен үзләштерә башлаган. Авыл хуҗалыгы белгече буларак, ул орлыкларның үзенчәлекләрен яхшы белә. Озак еллар халыкка төрле ярмалар эшкәртеп ашаткан кеше бит.
Орлыклар микроэлементларга бай. Ипи — көндәлек азык, ә орлыкларны һәркем дә көн саен ашап тормый. Аларны ипигә кушып пешерсәң, организмга кирәкле матдәләр керә. «Бүген минем карамакта кабак, көнбагыш, мәк, ак һәм кара кунжут, җитен орлыклары, төрле җимешләр бар. Мин аларны интернет аша заказ биреп кайтарам. Көн саен ипине бер яки берничә төрле орлык кушып пешерәм. Балалар бик кызыксынып ашый», — ди ул.
Иң мөһиме — ул бу эшкә оныкларын да җәлеп итә. Кызлары бабалары белән бергә төрле алымнар кулланып ипи пешерергә өйрәнә.
Үзең пешерсәң, отышлырак Мөхәррәм ага икътисадчы кеше буларак, бер ипинең күпмегә төшүен дә исәпләп караган. Дөресрәге, интернеттагы дуслары бу рәвешле ипи пешерү кыйммәткә чыгадыр дип уйлаучылар өчен аның үзкыйммәтен исәпләп күрсәтүен сораган. Нәтиҗәдә, бер икмәк 25–28 сумга төшә.
Кибеттәге ипинең бәясен белми ул, чөнки сатып алмый. Аның киңәшләренең үтемле булуын аңлаган халык та ипине өйдә пешерүнең отышлы булуына инанган. Мөхәррәм ага моңа ышандырырлык дәлилләр китергән.
«Электр ничә сумга төшә соң?» — дип сораган укучыга җавап бирә алам. Машинаның куәте — 700 ватт. Мисалга, чәйнекнеке — 1000–1500 ватт, үтүкнеке — 2500 ваттка кадәр, телевизорныкы — 150 ватт. Соңгысы токны туктаусыз кулланучы техника икәнен дә онытмыйк. Ә ул һәр йортта ярты тәүлек буе эшләп утырырга мөмкин.
Ипи мичендә кечкенә генә «япон малайлары» (минем мич 1990 нчы елларда шул илдә эшләнгән) эчтән генә токны бер сүндерә, бер кабыза, әле вентиляторын, әле мешалкасын куша. Халык кызыксынгач, ипи пешерү мичен махсус исәпләү приборы аша эшләтеп карадым. 4 сәгать тә 10 минутта аппарат 0,42 киловатт-сәгать электр энергиясе «ашады». Ягъни, 0,42 × 5,82 = 2 сум 44 тиенлек электр тотылды. Он бәясе: 0,25 кг × 42 сум/кг = 10,5 сум. Тозы, мае, чүпрәсе, суы, шикәр комы — барысы 9 сум тирәсе. Бер ипи 27–28 сум чамасына төшә».
Колмак белән дә пешереп була Ипи пешерү серләрен халык белән уртаклашучы Мөхәррәм агага укучылардан да бик күп хатлар килә. Араларында «Нигә сез колмак ипие пешермисез?» дип язучылар да, чүпрәнең зыяны хакында сөйләүчеләр дә бар.
Мисал өчен, Башкортстанда яшәүче Хәдичә Котлугужина аны колмактан чүпрә ясарга гына өйрәтеп калмыйча, колмагына кадәр почта аша җибәргән. «Миңа җибәргән үсентеләрегезгә рәхмәт йөзеннән салдым», — дип язган ул.
Мөхәррәм ага үзе күп белсә дә, башкаларның киңәшләренә дә колак сала һәм алар тәкъдим иткән алымнар белән дә ипи пешерә.
«Колмак икмәге пешерергә өйрәнеп киләм. Әнкәйләрнең 50 нче елларда мичтә пешергән икмәкләре, күәс, анда өлгергән камыр, пешеп җиткәндә өйгә таралган ипи исе искә төшә. Өчәр таба сыйган зур мичләр. Мич авызына каплаган тоткалы калайның яңгырап китүләре... Барысын да искә төшерде бу колмак. Колмакны үзебез дә җыя башладык.
Чүпрә дигән әйберне беренче күрүем 50 нче еллар башында булды. Әнкәй мәрхүмәнең чүпрәкче-кырыктартмачы кулларыннан алып калган 100 граммлы чүпрә таягы иде ул. Аны кәтүк җебе белән бүлеп, туганнарга таратканны да хәтерлим. Безнең тормышка чүпрә Буада шикәр заводы төзелеп, аның янында чүпрә цехы оешкач, озакка килеп керде. Менә шуларга кадәр искә төште», — ди Мөхәррәм ага.
Менә шулай, Мөхәррәм ага татарларны гына түгел, тугандаш башкорт халкын да ипи пешерергә, бакча карарга өйрәтә, төрле җирләргә сибелгән татар һәм башкорт халкы белән аралаша. Аларны бер түбә астына җыя. Һәркем үз телендә яза, аңлата. Бу комментарийларда бик күп тормыш тәҗрибәсе туплана.
«Икенче икмәк» булган, инде үстерергә иренә башлаган бәрәңгегә карата да кызыксыну уятты ул. Бәрәңге орлыгын яңарту ысулларына кадәр өйрәтеп, халыкны бу эшкә җәлеп итте. Хәзер бик күпләр Мөхәррәм агадан күреп, үзләре суперэлита орлыклары үстерә, ипи пешерә. «Буа бабай» аларны онытыла башлаган эшләрне яңартырга этәрә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар