16+

Әти-әнинең нинди хаталары балада борчылу тудыра?

Балаларда хроник борчылу үсешенә ата-аналарның дөрес булмаган тәрбия алымнары йогынты ясарга мөмкин.

Балаларда хроник борчылу үсешенә ата-аналарның дөрес булмаган тәрбия алымнары йогынты ясарга мөмкин.

Психолог Наталья Наумова бу хакта «Абзац» басмасына сөйләгән.

Белгеч сүзләренчә, төп хаталарның берсе — баланы бары тик яхшы билгеләр һәм казанышлары өчен генә ярату. Мондый мөнәсәбәт балада хаталар ясаудан курку хисе тудыра.

Тагын бер хата — артык кайгырту. Әти-әниләр бала өчен барлык эшне үзләре башкарганда, аның мөстәкыйльлеге үсеш алмый, үз көченә ышанычы кими. Баланың ихтыяҗларына битараф булу, хисләрен белдерүне тыю һәм вак-төяк хәлләрне зур проблемага әйләндерү дә тискәре йогынты ясарга мөмкин.

Психолог ата-аналарга балаларның хисләрен хөрмәт итәргә, мөстәкыйльлекләрен һәм инициативаларын хупларга киңәш итә. Курку, борчылу яки күңел төшенкелеге кебек хисләрне яшерергә мәҗбүр итмәү дә мөһим.

Белгеч фикеренчә, гаиләдә тотрыклы һәм алдан фаразларга мөмкин булган кагыйдәләр булырга, ә таләпләр баланың мөмкинлекләренә туры килергә тиеш. Иң мөһиме — бала үзен казанышлары өчен генә түгел, ә үзе булган өчен дә яратуларын тоярга тиеш.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading