Арча районының Өчиле авыл җирлеге башлыгы Роберт Һидиятуллин да эт хуҗаларына бу эшкә җаваплырак карарга кирәк дип саный. – Ни өчендер этләренә тамга салдырырга атлыгып тормыйлар. Урам этләре әллә каян килеп чыкмаган бит. Кайчандыр хуҗалары булып, аларны чыгарып җибәргәннәр. Тамгасына карап, хуҗасын ачыклап, чарасын да күреп була. Авыл җирендә урамда йөргән этнең хуҗасын белеп була, үзе яшерсә дә, күршесе әйтеп бирә бит аның, – ди ул.
Әлегә кадәр хуҗасыз этләргә карата кулланылган программаның алай ук нәтиҗә бирмәвен дә билгеләп үтте. Исегездә булса, иясез этләрне махсус приютка тапшыралар иде дә, анда котыру чире юкмы икәнен тикшергәч һәм стерильләштергәч, вакцинацияләп, авыруларга каршы прививка ясап, кире тотылган урынына кайтаралар иде. Этнең стерильләштерелгән һәм прививкаланган булуын колагына таккан чипыннан белеп була иде.
– Ул этләрне кайтарганда бер урынына унны да калдырып китү очраклары булган дип сөйләделәр. Яңа кертелгән үзгәрешләр чынлап торып эшләп китсен иде, – ди ул.
“Бу безне борчыган иң зур мәсьәлә, – ди Кукмара районының Туембаш авылы җирлеге башлыгы Илфат Гарипов та. – Әлеге вазифада мин егерме тугыз ел, этләр проблемасы элек тә булды, хәзер дә бар. Тулысынча хәл ителгәне юк. Ул этләр синең авылыңныкы гына түгел бит, читтән дә килеп керәләр. Аларны приютка озатканчы тотып алып кая да булса ябарга кирәк. Иң авыры шуларны тоту да инде. Ә этләр күбәйгәннән күбәя. Сарыкларга, кош-кортларга һөҗүм итәләр, балаларны куркыталар. Берничә ел элек күрше авылда сарыкларга да ташланганнар иде”.
Әңгәмәдәшем әйтүенчә, соңгы елларда ана этләрне тотып, җирлекнең спонсорлар акчасы хисабына аларны стерильләштерә башлаганнар. – Балалаган этләрнең көчекләрен игъланнар биреп, урнаштырып бардык. Теләгән кешеләр бушка алып китеп баралар. Башкача хәл итеп була торган түгел бу, – ди ул.
Программа кысаларында шәһәрдә эт хуҗалары өчен бушлай стерилизация һәм хайваннарны вакциналаштыру уздырыла. Узган ел гына да 6 мең 786 эт һәм мәче стерилизацияләнгән, 19 меңгә якыны котыру авыруына каршы вакцинацияләнгән.
Агымдагы елда программаны гамәлгә ашыруга республика бюджетыннан 42,5 миллион сум акча бүленгән. Акчаларның төп өлеше, 40 миллион сумнан артыгы, этләрне приютларда тотуга, ветеринария хезмәте күрсәтүгә һәм яңа хуҗаларны эзләүгә юнәлтелгән. Тоту чараларына 2 миллион сумга якын акча тотылачак.
Комментарийлар