16+

“Сенаж – 300 мең”: авыл хуҗалыгында чыгымнар арта, табыш кими

Ел башыннан сөт бәяләре түбән тәгәрәде. Инде өч ай үтте, ә хаклар һаман күтәрелми.

“Сенаж – 300 мең”: авыл хуҗалыгында чыгымнар арта, табыш кими

Ел башыннан сөт бәяләре түбән тәгәрәде. Инде өч ай үтте, ә хаклар һаман күтәрелми.

Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматлары буенча, шәхси хуҗалыклардан җыела торган сөтнең уртача бәясе – 27 сум 30 тиен. Иң түбән хак – 24 сум, Ютазы районында. Бер литр сөт өчен иң югары бәяләр Түбән Кама районында – 37 сум, Әлмәт – 34 сум 50 тиен, Лениногорск – 33 сум 20 тиен. Сөткә бәя белән бер рәттән халыкның кәефе дә төшә. Мондый вазгыять никадәр озакка сузылыр билгесез. Ләкин зарланып утырып кына булмый.

Авыллар артты, сөт кимеде
Мамадыш районы Дүсмәт авылыннан фермер Айдар Миңнехановның авыл хуҗалыгында тәҗрибәсе 41 ел. Бүген дә 15 савым сыеры, үгез-таналар һәм атлары бар. Ул сөт җыю белән 2003 елдан шөгыльләнә, шуңа күрә сөт бәясенең “уйнап” торуына шаккатмый. Түбәнрәк бәягә дә җыйган булды, ди. Бүген сөтне 28 сумнан җыя. Әмма бәяләрдән дә ныграк авылда терлек асраучылар, сөт тапшыручылар саны кимү борчый аны.

– Эшне башлаганда 14 авылдан сөт җыя идек. Хәзер 26 авылга йөрибез. Иртәнге 4тә чыгып китәбез, төшке ашка кайтабыз. Бу графикка күнектек. Авыллар саны артты, әмма сөт күләме сизелерлек кимеде. Элек бер тәүлектә 15 тонна сөт җыя идек, ә хәзер 3 тонна сөт тапшырам. Күп кенә сөт җыючылар үз эшен ташлады. Салым күтәрелде, эшләп булмый, диделәр. Авыл картая... Иң яшь сөт тапшыручыга – 50 яшь. Элек 25, 24, хәтта 21 сумга җыйган да булды. Бәя төшү борчый, әлбәттә. Чыгымы күп, табышы аз. Чыгымнарны каплап, бераз табыш алырлык булсын дисәң, бәя литр өчен ким дигәндә 35 сум булырга тиеш. Районнан ярдәм бар, шөкер. Биш сыеры булган һәр хуҗалыкка узган ел савым аппаратлары бирделәр. Яңа аппаратлар бик уңайлы. Салкында сынатмыйлар. Бирсәләр, тагын алыр идем әле, – ди ул. 

Тәрбия җитмәгән: нишләп яшьләр авылда калмый?
Сөтне эшкәртеп сатсаң, кереме дә күбрәк булыр иде. Әмма янә шул бер балык башы – эшче куллар табу кыен. Аларга хезмәт хакы түләү дә кесәгә суга.

– Эшче тоту керемең яхшы булганда гына рәхәт. Безнең хуҗалыкта ике тракторчы һәм бер сыер савучы эшли. 15 баш савым сыерыбыз бар. Машинада үзем йөрим. Кайвакыт ярдәмгә вакытлы эшчеләр дә килә. Дөресен әйткәндә, эшче куллар табу кыен. Улым бер ел минем белән авылда эшләп алды. “Әти үзең генә эшлә инде”, – дип Алабугага китте. Яшьләр авылга кайтмый. Безнең тарафтан авыл җанлы итеп тәрбияләү җитмәгәндер, мөгаен. Кул белән тотып эшләргә ашкынып тормыйлар. Ә хуҗалыкта барыбер кул белән эшләргә кирәк, – ди фермер. 

“Сенаж салу – 300 меңгә басты”
Фермерларга җитештерүнең үз кыйммәтен киметергә кушалар. Айдар Миңнехановның 100 гектар җире бар. Кырлардан җыеп алган уңышны мал-туарга ризык әзерләү өчен тота. Малларга гел печән генә дә ашатып булмый, ризыкны төрләндерергә кирәк. Айдар Миңнеханов сенажны да үзем әзерлим ди.

– Техника иске булса да, үзебезнеке. Мал-туар ризыгын әзерләү өчен җирләребезне эшкәртеп торабыз. Сатып ала башласаң, кыйммәт. Сенажны үзебез салабыз. Сыерларга печән ашатып кына булмый. Сөт күп бирсеннәр өчен ризык төрләндерергә кирәк. Сенажны салу өчен дә кеше ялларга кирәк. Тулаем бар чыгымнарны да исәпкә алсак, 300 меңгә басты, – ди ул. 

“Утын сораучы күп, аңа гел ихтыяҗ бар”
Сөт бәясе тотрыклы булмагач, фермер керем алуның башка юлларын да эзли башлаган. Айдар Миңнехановның үз пилорамасы бар. Утын ярудан табыш тизрәк килә ди ул.

– Ел саен аукционда катнашып урман кишәрлеге сатып алабыз. Узган ел 6 гектар алдым. Агачларны кисеп, утын, такта әзерлибез. Киләчәктә күмер ясау хыялы да бар. Утын сораучы күп, аңа гел ихтыяҗ бар. Терлекчелеккә караганда утын бизнесы табышны тизрәк китерә. Ләкин физик яктан эше бик авыр. Мал-туар асрасаң, итең дә, сөтең дә була. Авыл хуҗалыгында һәр юнәлешнең үз өстенлеге һәм кимчелеге бар. “Кем эшләми, шул ашамый”, дип юкка әйтмиләр, – ди Айдар Миңнеханов. 

Җирдә эшләгән кеше аннан аерыла алмый. Айдар Миңнеханов та күңел өчен атлар тотам, ди.
– Атлар мәшәкатьле мал түгел. Ашарга печәне, эчәргә су булса да җитә. Аларны килеп сыйпап та күңелгә рәхәтлек аласың. Хәзер алты атыбыз бар. Инде бетерермен дип уйлаган идем, тагын тотындым. 64 яшь миңа, ә күңел һаман авыл хуҗалыгыннан аерыла алмый. Чирдер инде бу, – ди үз эшенең фанаты. 

Эштән курыкмаган кеше өчен авыл җирендә эш бар. Җитештергән продукциянең бәясе дә тотрыклы, югары булса, авыл кешесе дә хезмәтенең әҗерен күреп яшәр иде.
 

Айдар Миңнеханов

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading