16+

740 миллион урланган: Татарстанда вируслы файллар аша алдаулар арта

Татарстанда мошенниклар урлаган акча күләме кимүгә таба барса да, алдау ысуллары тагын да катлауланган.

740 миллион урланган: Татарстанда вируслы файллар аша алдаулар арта

Татарстанда мошенниклар урлаган акча күләме кимүгә таба барса да, алдау ысуллары тагын да катлауланган.

Белгечләр билгеләп үткәнчә, бүген иң зур куркыныч — файллар һәм документлар рәвешендә яшерелгән вируслар.

2026 елның беренче ике аенда республика халкына килгән зыян 740 миллион сум тәшкил иткән. Чагыштыру өчен: 2025 елның шул ук чорында бу сан 986 миллион сумга җиткән. Бу хакта Мәгълүмат-коммуникация технологияләрен кулланып кылынган мөлкәти җинаятьләргә каршы тору бүлегенең аеруча мөһим эшләр буенча оперуполномоченные 

Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ мәгълүмат-коммуникация технологияләрен хокуксыз файдалануга каршы көрәш идарәсе полиция майоры Рәдис Йосыпов матбугат конференциясендә хәбәр итте. Аның сүзләренчә, хәзер мошенниклар ешрак зарарлы программа куллана. Вируслы файллар мессенджерлар аша таратыла һәм гадәти фото, видео яки документ булып күренә. Аларны хәтта уку чатларында да очратырга мөмкин.

Аеруча борчулы күренеш — махсус хәрби операциядә катнашучыларның туганнарына һөҗүм итәләр. Аларга “һәлак булганнар”, “әсирләр” яки “билгесез югалганнар” исемлеге итеп яшерелгән файллар җибәрелә.

Белгечләр әйтүенчә, мондый файлларны танып алуның бер билгесе бар: аның ахырында **.apk** дип язылган була. Бу — гадәттә кушымталар урнаштыру өчен кулланыла торган формат, шул исәптән зарарлы программалар өчен дә.

Әгәр кулланучы мондый файлны ачса, вирус телефонга урнаша һәм сиздермичә генә эшли башлый: ул СМСларны укый, җибәрә, хәтта “Госуслуги” һәм онлайн-банкларга керү мөмкинлегенә ия була.

Мондый хәлдә белгечләр телефонны шунда ук очыш (самолет) режимына күчерергә һәм сим-картаны телефоннан алырга киңәш итә.

Хокук сакчылары искәрткәнчә, бүген төп куркыныч — технологияләрдә түгел, ә ышануда. Телефонга бер генә ялгыш басу белән мошенниклар кулына сезнең шәхси мәгълүматлар да, акчагыз да күчәргә мөмкин.

Рәдис Йосыпов

Билгеле булганча, Татарстанда «Эффектив һәм көндәшле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading