16+

Марат Әхмәтов: Тукай районы җитештерү күләмен 100 млрд сумга җиткерергә мөмкин

Татарстанның Тукай районы якындагы ике елда җитештерү күләмен 100 млрд сумга кадәр арттырырга мөмкин.

Марат Әхмәтов: Тукай районы җитештерү күләмен 100 млрд сумга җиткерергә мөмкин

Татарстанның Тукай районы якындагы ике елда җитештерү күләмен 100 млрд сумга кадәр арттырырга мөмкин.

Хәзер бу күрсәткеч 40 млрд сум тәшкил итә. Бу хакта ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов районның 50 еллыгына багышланган тантаналы чарада белдерде.

Марат Әхмәтов Тукай районын үзенчәлекле шәһәр яны территориясе дип атады. Аның үсеше Чаллы шәһәре һәм КАМАЗның сәнәгать потенциалы белән тыгыз бәйләнгән.

— Моннан 50 ел элек район шәһәр белән, КАМАЗ белән игезәк балалар сыман үсеш башлаган иде. Бүген Тукай районы ярты миллион халкы булган шәһәрне ризыклы итә, — дип билгеләп үтте ул.

Дәүләт Советы Рәисе урынбасары әйтүенчә, бүген район өлешенә Татарстанда җитештерелгән барлык авыл хуҗалыгы продукциясенең 12 проценты туры килә. Еллык җитештерү күләме 40 млрд сумга җиткән. Марат Әхмәтов районның икътисади мөмкинлекләре һәм кадрлар потенциалы алга таба да үсәргә мөмкинлек бирәчәгенә ышана.

Тукай. фото госсовет

Районда социаль инфраструктураны яңартуга да зур игътибар бирелә. Соңгы биш елда 300 социаль объект төзелгән һәм капиталь ремонтланган. Бу максатларга 9 млрд сумнан артык акча юнәлдерелгән. Ике ел эчендә җирле юлларны ремонтлау һәм яңарту өчен 4,5 млрд сум тотылган.

Торак төзелеше дә актив бара. Районда ел саен 200–250 мең квадрат метр торак сафка бастырыла. Социаль газлаштыру программасы кысаларында 7300 йорт газга тоташтырылган. Нәтиҗәдә, 30 меңгә якын кеше өчен уңайлырак яшәү шартлары тудырылган.

— Шушы күзлектән караганда, Тукай районының киләчәге өметле, — дип йомгаклады сүзен Марат Әхмәтов.

Районның 50 еллык үсеш юлы авыл хуҗалыгы, сәнәгать һәм социаль инфраструктура өлкәләрендәге уңышлар белән билгеләнә. Алдагы ике елда җитештерү күләмен 100 млрд сумга җиткерү әлеге үсешнең чираттагы зур максаты булачак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading