16+

Җәяүлеләр хәвеф астында: юлларда бәрдерүләр кимеми

Транспорт чараларын идарә итүчеләр ел башыннан 52 җәяүлегә бәрдергән

Җәяүлеләр хәвеф астында: юлларда бәрдерүләр кимеми

Транспорт чараларын идарә итүчеләр ел башыннан 52 җәяүлегә бәрдергән

Республикадагы автомобиль юлларындагы 108 урынның иминлек таләпләренә җавап бирмәве ачыкланган.

– Хәвефле саналган 30 урын үзгәртеп төзелде. Республикада 2030 елга барлык юлларны да 85 процентка норматив хәлгә җиткерү бурычы тора. “Тормыш өчен инфраструктура” илкүләм проекты кысаларында быел 125,7 миллион сумлык юл төзү-төзекләндерү эшләре башкарылачак. Тротуарларны төзекләндерүгә 200 миллион сум тотылачак. Казанда – 12, Чаллыда 5 участокта шәһәр эче юлларын төзекләндерү планлаштырылды. Автотрассаларны төннәрен яктырту мәсьәләсенә игътибар бирелә. М-7 федераль автотрассасында быел Казан-Шәле арасына яктырткычлар кую эше тәмамланачак, – диде Татарстанның транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов Хөкүмәт йортында үткәрелгән брифингта.

“Казан белән Чаллы арасын яктырту планлаштырылмадымы?”– дип, “Шәһри Казан” газетасы исеменнән сорау бирдем.

– М-7 автотрассасының Казан-Чаллы юл өлеше “Росавтодор” компаниясе карамагында. Без аларга мөрәҗәгать белән чыгачакбыз. Автотрассаларга яктырткычлар урнаштыру шактый финанс чыгымнары таләп итә. Ләкин, юлларны яктырту иминлекне көчәйтә, шунлыктан М-7 автотрассасына яктырткычлар урнаштыру эше башкарылыр, дип ышанам. Авыллар тирәләре, автотрассадагы җәяүлеләр юл кичүләре яктыртылган, – дип җавап бирде Фәрит Хәнифов.

Юллар видеокамералар белән актив җиһазландырыла. Махсус хезмәткәрләр автомобильгә беркетелгән видеокамералар белән дә юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуларны теркәп йөри.

– Җәяүлеләргә бәрдерүләр мине бик нык борчый. Җәяүленең ни гаебе бар? Ул руль артында түгел. Юл кичүләре төзелә, тукталышлар төзекләндерелә, юл өслекләренә ясалма тигезсезлекләр урнаштырыла. Юл-транспорт хәрәкәтендә үзара хөрмәтле булу кирәк. Татарстанда 3 меңнән артык техника юлларны кардан чистарту белән шөгыльләнә. Кышкы юл хәвефлерәк инде ул, тизлекне арттырмыйча сак кына йөрү зарур. Һава торышы начарланганда бик тә ихтыяҗ булмаганда кешеләр автомобильләрдә ерак юлларга чыкмасыннар иде, – диде Фәрит Хәнифов.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading