Кием- салым белән шыгрым тулы киң шифоньерымны ачып куйдым да, шаккатып карап торам.
Күк төстәге чәшке тиреләреннән заманча модалап тегелгән озын, итәк-җиңнәре укалы чигешле, коңгырт замшага килешле итеп төлке тиресеннән мул яка һәм шундый ук мехтан җиң очлары куеп эшләнгән кыска тунымны, күн, бәрхет плащларымны шкафта кысрыклап торучы күпсанлы җәйге-кышкы киемнәремне күздән кичерәм.
Йон, вельвет, киндер, йомшак күн, бәрхет һ.б. тукымалардан тегелгән затлы костюмнарымның; шифон, ефәк, панбәрхет, киҗе-мамык күлмәкләремнең, итәкләремнең, чалбарларымның яртысы түгел, хәтта чиреге дә быел бер мәртәбә дә киелмәгән килеш эленеп торалар... Өченче елгы кышта белорус сәүдәгәреннән сатып алынган берничә киемемнең хәтта биркасы кисеп алынмаган.
Шкафка өр-яңа килеш тыгып куелгач, “онытылган”нары ничаклы! Абау, Плюшкиннан ким түгел икәнсең, чүпрәк колы! дип гаепләргә ашыкма әле, укучым. 44 еллык озын-озак хезмәт юлым тулаем кеше каршысында үтте. Республикабызның саллы газета-журналларда хезмәт куйган, югары даирәләрнең ишеген ачып кергән журналистны, акылына карап озатсалар да, киемеңә карап каршы алалар иде бит. Шунлыктан кием-салым сайлаганда модадан калышмаска туры килде, кешедән ким булырга ярамады. Пенсиягә чыккач та эшемне ташламадым. Ниһаять, лаеклы ялдамын. Иртүк торып эшкә чыгып йөгермәгәч, киенеп-ясанып кеше арасында йөрисе булмагач, җылы җәйне дачада футболка белән бриджикта уздырдым, көн суыта төшсә, спорт костюмы, ветровка киеп куйдым. Еллар дәвамында хәләл хезмәт хакыма сатып алып тупланган бай коллекциямдәге киемнәремә ревизия ясагач, боларын кая урнаштырып бетерергә инде? – дип баш ватам. Күпмеседер модадан чыккан, кайберләренең размеры яки фасоны минем гәүдәгә, яшемә, бүгенге статусыма туры килми башлаган шул инде. Яше җитмештән узган әбекәй, кеше арасына иңбашлары ачык, җиңнәре гипюр челтәрле, декольтесы тирән уелган, итәге озын ерыклы, чуклап-чәчәкләп бизәлгән киемнәр, кыска итәкләр киеп чыкса, “бу бичаракайның башы киткән ахрысы” дип кызганып яки мыек астыннан астыртын гына елмаеп карап калырлар иде, мөгаен.
Озаклап киелмичә яткан кием-салым проблемасы бер миндә генә түгелдер, дип фаразлыйм. Сыйфатлы әйберләрне чүплеккә чыгарып ташларга кул бармый. Туган-тумачага, дус-ишкә бирер идең, размерлары туры килсә дә кабул итмәячәкләре – “кеше искесе ниемә хаҗәт”, дип борын җыерачаклары көн кебек ачык. Авылда яшәгәндә, отпускага чыккач, ирем белән икәүләп ел саен Мәскәүгә барып, чит илләрдән кайтартылган брендлы киемнәр сатып алуны гадәткә керткән идек. Икебез дә киемгә акча кызганмадык. Туйганчы йокы, ял күрмәгәнгә, эшем баштан ашканга, борчу-хәсрәтләр өсте-өстенә өелеп килгәнгә, проблемаларны хәл итүдән башым чыкмаганга, салада көн иткәндә тәнемә ит кунмады. Балаларымның әтисе үлгәч, өч елдан соң Казанга күчендем. Кайгыртучан, мәрхәмәтле, сабыр холыклы Рәисем белән никахлашып, имин гаилә тормышында җан тынычлыгына тиенгәч, кызларныкыдай нечкә билем калыная, гәүдәм түгәрәкләнә төште. Килешле костюм-күлмәкләремә сыймый башладым. Гардеробымны тулысынча алыштырырга туры килде. Сыйфатлы, әмма киеп йөреп булмый торган киемнәремне кая куярга? – дип аптыраган чагымда, мәсьәләнең чишелеше үзеннән-үзе табылды. Авиатөзелеш районында үз йорты белән торучы, безнең ишегалдын җыештыручы Фирдәвеснең өйләре янып, бернәрсәсез калулары турында ишетеп тетрәндем. Бичара хатынның гәүдәсе минеке чамасы, буй җиткереп килүче үсмер кызы да бар икән. Фирдәвесне өемә чакырып керттем дә, кызы белән икесе баштанаяк киенерлек итеп, чиста, җылы, матур әйберләремне кызганмыйча, зур тартмага тутырып биреп чыгардым. Ул елый-елый рәхмәт укыды, күңелемә рәхәтлек иңде. Хезмәттәшем Резидә ханым, бу хәл турында белгәч, үзенең ул-кызыннан кечрәеп калган затлы балалар киемнәрен китереп бирде. Мәскәү районыннан яңа фатир сатып алгач, күченү мәшәкатьләре алдыбызга килеп басты.
Якын туганнарыбызның, олыгайган әти-әниләребезнең вафатыннан соң, аларның бер дигән кием-салымы кирәксезгә чыкты. Мәрхүмнәр чирләп ятып, җан биргән урын-җир әйберләрен, вак-төяк чүпрәк-чапракны дачага алып барып, мунча мичендә яндырсак та, бәясе 50, 60 мең сум торган җылы эчле курткаларны, 120 мең сумлык кышкы тунны, мамык шәл, йон свитер, җылы кофталарны, костюм-чалбарларны, чәшке, мутон бүрекләрне, күн аяк киемнәрен, исрафыннан курыкмыйча, чүплеккә чыгарып ташлап булмый шул инде. Үзебез дә кимибез. Аларны химчисткада чистарттырып алып, башкалабыздагы “Кеше приютына” илтеп биреп, аз керемле мохтаҗларны куандырырга мөмкинлек булуына сөендек. Бүгенге көндә яхшы хәлдәге җылы чиста киемнәрне “Мәрхәмәтлелек фондына” тапшырып, Украинадагы сугыш аркасында йорт-җирсез, кием-салымсыз калучыларга җибәреп була. Янгыннан зыян күрүчеләр дә җылы киемнәрдән, мендәр-ястыклардан, савыт-сабадан баш тартмас, дип уйлыйм. Кайберәүләр авитога куеп сатып җибәрә. Элеккеге комиссионкаларга – “секонд- хенд” кибетләргә тапшыручылар булуы турында ишетеп беләм. Бүгенге көндә кирәксезгә чыккан әйберләргә икенче гомер бүләк итүче алтын куллы кешеләр, алардан йомшак уенчыклар ясап, таба тоткычлар тегеп сата. Иске куртка-туннардан җылы йомшак аяк киемнәре, мех эчле бияләйләр тегүчеләр, тукымаларны тасмаларга турап, утыргычлар өчен япмалар бәйләүчеләр булуы сөенечле. Озын туннарын кыскартып, туникалар, арка җылыткычлар тегәләр.
Эзотериклар фикеренчә, йорт-җирне үзеңә кирәкмәгән әйберләрдән даими рәвештә арындыру – яхшы гамәл. Бу очракта өйдә генә түгел, уй-хисләрдә, гомумән тормышта тәртип урнаша, дип саныйлар. Болар барысы да, эчке аң ассоциацияләре механизмына бәйле рәвештә, үзеннән-үзе башкарыла икән. Әмма искедән котылуның четрекле якларын истән чыгармыйк. Үзең нык ияләшкән әйбер белән хушлашу психологик яктан авыр, диләр. Эзотериклар фикеренчә, кайбер әйберләрне чит кеше кулына чыгарып тоттыру хуҗаның малына, сәламәтлегенә, гаилә иминлегенә, хәтта гомеренә зыян салырга мөмкин. Өйдән чыгарып ташланган чүп-чарны, кием-салымны, сихерчеләрнең, бозым ясап, хуҗаларын чиргә сабыштыру, байлыгыннан колак кактыру, ирен яки хатынын үз парыннан биздереп, чит кешегә “бәйләп куяр” өчен куллану ихтималы зур дип, күңелгә коткы салалар. Кием-салымга хуҗасыннан сеңгән энергияне юкка чыгару өчен, чит кешегә биргәнче тозлы суда чайкатырга, өй җиһазларын хуш исле шәм яндырып чистартырга кирәк, имеш. Иске киемем яңа хуҗасына сөенеч китерсен, үземә яңасын алырга насыйп булсын, дип теләк теләргә киңәш итәләр.
Эчке киемнәр, оекбашлар, тарак, чәч кыстыргыч, бант, кесә көзгесе, кулъяулык, акча янчыгы, мунча мунчаласы, бит сөлгесе, теш щеткасы, нәни кул сумкасы кебек үтә дә шәхси әйберләрне беркемгә дә бирергә ярамый, кирәксезгә чыкканнарын яндырырга яки җиргә күмәргә кирәк. Экстрасенслар, бу шәхси гигиена әйберләреннән тыш, яулык-бүрекләрнең, аяк киемнәренең безнең энергияне саклавын, уй- хисләрне, ниятләрне чагылдыруын искәртә. Начар күңелле, көнчел кешеләр үзләре яки сихерчеләр ярдәмендә бозым ясап, бу әйберләрнең элеккеге хуҗаларына зыян салырга, аларның сәламәтлген, уңышын, байлыгын, гаилә бәхетен, иминлеген тартып алырга мөмкин, дип саныйлар. Шәхси әйбереңнән котылырга уйлаганда: “Болар бары тик миңа кирәге калмаган предметлар гына, алар белән бәйләнешем өзелгән, шунлыктан аларда минем энергиямнең эзе дә юк”, – дип әйтергә кирәк, имеш. Өйдә ватык-китек савытлар, ертык, сүтек киемнәр, кош карачкылары, кипкән-корыган үсемлекләр, ясалма чәчәкләр булмаска тиеш. Эшләми торган техниканы, йөрми торган сәгатьләрне төзәттермисең, ертылган киемнәрне ямап кимисең икән, болардан вакытында арынуың хәерле.
Тормыш юлыңдагы начар хатирәләрне, бәхетсезлек очракларын искә төшереп торучы предметлардан тиз арада котылырга киңәш итәләр. Үлгән кешеләрнең фотоларын күз алдына тезеп кую да энергиябезне суыручы кирәксез гамәл булып санала. Сагынганда алып карау өчен альбомнар бар. Классикларның тирән мәгънәле, мавыктыргыч эчтәлекле китапларын кат-кат укып, күңелне баетып була. Әмма рухи кыйммәте булмаган, эчтәлеге арзанлы чүп-чардан торган чит ил детективларын, чиле-пешле “самиздат” продуктларын саклап ятудан ни мәгънә?
Караңгы бүлмәбездәге “Хәтер сандыгымда” истәлекле раритетларым тупланган. Улларымның сабый чактагы яраткан уенчыгы – әтиләре кәтүктән ясап биргән арбалы агач аты, олы оныгым уйнап үскән уч төбенә сыярлык нәни машина, үземнең балачак фотоларым, студент чагымда өзелеп яраткан егетем бүләк иткән “Айсылу” курчагы... Мәрхүмнәрнең “төсе” булган кадерле ядкәрләр: әнкәйнең ак челтәр шәле, диндар дәү әниемнең дисбесе, мәрхүм олы улымның Алабуга милиция мәктәбендә укыган чагында безнең тормыш-көнкүрешне кайгыртып язган җылы эчтәлекле хаты, мәрхүм иремнең тальян гармуны кадерләп саклана. Сәяхәтләрдән алып кайткан сувенирларга, якыннарыбызның исән чакта биргән бүләкләренә тияргә кул бармый. Кадерле укучым, ә син әйберләр магиясенә ышанасыңмы? Кирәксез әйберләрдән ни рәвешле котыласың? Әллә кирәксә-кирәкмәсә саклап ятасыңмы?
Хәмидә Гарипова.
Комментарийлар