16+

Айгөл Габдрахманова: «Сәләт аланнарына әзерлекле кадрлар җәлеп итә»

31 гыйнвар – 2 февраль көннәрендә «Йолдызлы» базасында Сәләт оешмасының Республикакүләм «Башҗитәкләр мәктәбе» һәм «Медиа мәктәбе» проектларының күчмә сессияләре оештырылды.

Айгөл Габдрахманова: «Сәләт аланнарына әзерлекле кадрлар җәлеп итә»

31 гыйнвар – 2 февраль көннәрендә «Йолдызлы» базасында Сәләт оешмасының Республикакүләм «Башҗитәкләр мәктәбе» һәм «Медиа мәктәбе» проектларының күчмә сессияләре оештырылды.

«Башҗитәкләр мәктәбе» – «Сәләт» җәйге профильле сменаларын гамәлгә ашыру өчен җитәкчеләр командасын әзерләүгә һәм формалаштыруга юнәлдерелгән проект. 2026 елда «Башҗитәкләр мәктәбе» 60 булачак смена җитәкчеләрен әзерләде. Аланның эшчәнлеге иң элек башҗитәкләрдән башлана, шуңа күрә алар ел саен квалификацияләрен күтәреп, команда җыю һәм аның белән эшләү үзенчәлекләренә, нәтиҗәле коммуникация серләренә өйрәнәләр, норматив-хокукый база нигезендә эшләү кагыйдәләрен камилләштерәләр, шулай ук яңа буын сәләтле балалар белән уртак тел табарга һәм эшләргә өйрәнәләр.

Әзерлек мәктәбенең уку-укыту программасы 3 юнәлеш буенча җитәкчеләр әзерли: алан директоры, өлкән әйдаман һәм методист. Уку-укыту программасы барышында катнашучылар башҗитәкләр портретын һәм функционалын өйрәнәләр, модельләштерелгән ситуацияләр, лекцияләр һәм тренинглар аша үзләренең төп бурычлары һәм вазифалары белән танышалар. Алан директорларын рәсми документлар белән эшләргә, ата-аналар белән аралашырга, нәтиҗәле коммуникация оештырырга өйрәтсәләр, методистлар аланның уку-укыту программасын төзүнең һәм остазлар командасын туплауның төп алгоритмнарын өйрәнәләр. Өлкән әйдаманнарны әзерләүдә исә төп басым яңа буын балалары белән эшләргә өйрәтүгә ясала, аңа сменаның мәдәни-спорт программасын эшләү дә, әйдаманнар командасы белән эшләү дә, педагогик кейслар хәл итү дә, шулай ук балалар өчен файдалы төркем вакытын планлаштыру һәм ата-аналар белән аралашу да керә. Куркынычсызлык нигезләре буенча тренингларга аерым игътибар бирелә. 

«Безнең өчен профильле «Сәләт» аланнарында балаларның файдалы ял итүе һәм үз сәләтләрен үстерүе өчен барлык кирәкле шартлар булдырылуы мөһим», - дип ассызыклады Сәләтнең мәгариф һәм уку-укыту технологияләре үзәге белгече, «Башҗитәкләр мәктәбе» проектының методисты Рания Габитова.

Әлеге проект балалар лагерьлары өчен яңа идеяләр һәм технологияләр табарга һәм аларны гамәлгә кертергә, яшьләргә (студентларга) үзләренең иҗади һәм һөнәри потенциалын тормышка ашырырга ярдәм итә. Нәтиҗәдә балалар өчен иҗади һәм фәнни-интеллектуаль мохиттә кызыклы, файдалы һәм куркынычсыз ял оештырыла.

Шул арада «Медиа мәктәбе» беренчеләрдән булып Сәләтнең профильле аланнары эшчәнлеген яктыртачак 30 медиа-белгеч әзерләде. Проектка Татарстан Республикасының төрле районнарыннан гына түгел, хәтта Мәскәү, Самара, Уфа кебек шәһәрләрдән дә катнашучылар килде. Әзерлек мәктәбенең уку-укыту программасы булачак медиа-белгечләргә кирәкле белем һәм күнекмәләрне тапшыруга нигезләнгән. Шулай ук алар өчен төрле брендлар һәм платформалар белән эшләүче танылган экспертлар, журналистлар, алып баручылар белән очрашулар, монтажлау, график дизайн, текстлар язу һәм аудитория белән куркынычсыз аралашырга өйрәтүгә юнәлдерелгән мавыктыргыч остаханәләр оештырылды. Булачак СММ-белгечләр өчен ТР Яшьләр эшләре министрлыгының Матбугат хезмәте белгече Анастасия Миронова, татар активисты, блогер, Түбәтәй Daily смм-бүлеге җитәкчесе Ләйлә Лерон, «ТАТМЕДИА» генераль директорының социаль медиа буенча урынбасары Арсений Соколов, YARATAM табигый косметика брендын үстерү буенча белгеч, смм-креатор, видеограф Әдилә Миңнеярова, ТНВ телеканалы хәбәрчесе, Г.Кәриев исемендәге яшь тамашачы театры смм-белгече Гөлназ Әхмәдиева, «Алдынгылар хәрәкәте»нең республика бүлеге PR-менеджеры, Идел буенда Авитоның тышкы Матбугат хезмәте белгече Дания Кашапова чыгыш ясады.

«Республикакүләм медиа мәктәбенең масштабы елдан-ел киңәя. Быел республикабызның төрле районнарыннан һәм илебез төбәкләреннән килгән яшьләр медиа серләренә төшенде. Яшьләрнең медиа өлкәсенә тартылуы бик сөендерә. Сәләтне бергәләп күрсәтәбез!» – дип бүлеште Сәләтнең медиа-үзәге җитәкчесе, Республикакүләм «Медиа мәктәбе» проекты җитәкчесе Лилия Гатина.

3 көн дәвамында медиа мәктәбендә катнашучылар медиа өлкәсенең серләренә төшенделәр, ә аннары бу күнекмәләрне гамәлдә кулланырга өйрәнделәр. Катнашучылар сүзләренчә, аларга бу сменада барыннан да бигрәк видеоконтент булдыру, текстлар язу, визуаль эффектлар белән эшләү кебек практик дәресләр ошаган.

«Сәләт аланнарына әзерлекле кадрлар җәлеп итә. Сәләт – мөмкинлекләр мохите. Ул мөмкинлекләрне тудыручылар – сез. Сәләтне күрсәтүчеләр – ул сез!» – дип тәбрикләде яшьләрне рәсми ябылу тантанасында «Сәләт» яшьләр үзәге директоры Айгөл Габдрахманова.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading