16+

Чорлар аша аваз салган хәтер: Тукай нигезеннән башланган язмыш

Мәшһүр шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан, агымдагы ел республикабызда Тукай елы дип игълан ителде.

Чорлар аша аваз салган хәтер: Тукай нигезеннән башланган язмыш

Мәшһүр шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан, агымдагы ел республикабызда Тукай елы дип игълан ителде.

Милләте өчен янып яшәгән, кыска гына гомерен мәңгелеккә әйләндергән бөек шәхесебезнең тормыш юлын, әдәби һәм рухи мирасын, чордашлары калдырган истәлекләрне яңадан күздән кичү максатыннан без хатирәләр циклын башлыйбыз. Чорлар аша яңгыраган шагыйрь хәтере – мәңгелек.

Кышкы аклыкка төренгән Арча районының Кушлавыч авылында төптән дүрт кәүсәгә бүленеп үскән бер шомырт бар. Ул — Тукай туган нигезнең соңгы ядкаре. Риваять түгел, тарих: аны заманында шагыйрьнең әтисе, Кышкар мәдрәсәсен тәмамлаган Мөхәммәтгариф, башка чыккач утырткан.

1864 елда Уфа мөфтиятеннән Кушлавычның икенче мулласы булып билгеләнүенә указ алган Мөхәммәтгариф бераздан өйләнә. Ул еллар гадәтенчә, димләү — үз дәрәҗәләреннән: Сираҗетдин хәзрәтнең кызы Гафифә белән 13 еллап гомер итәләр. Бу никахта ике бала туа — Мөхәммәтшәриф һәм Газизә. Әмма бәхет озакка сузылмый: Гафифә бала тапканда кан китүдән вафат була.

43 яшендә ике бала белән тол калган Мөхәммәтгарифкә Өчиле авылыннан Зиннатулла хәзрәтнең кызы — үзеннән 22 яшькә яшьрәк Бибимәмдүдәне димлиләр. Ул үги балаларны да үз баласыннан ким күрми. Нәкъ шул нигездә, 1886 елның 26 апрелендә, Мәмдүдә ир бала таба — Габдулла дөньяга килә.

Тормыш җайга салына башлаган мәлдә фаҗига кабат ишек кага: Мөхәммәтгариф кырдан кайтып егыла, кинәт авырып китә һәм һич көтмәгәндә бакыйлыкка күчә. 1886 елның 29 августы — Тукайны ярты ятим иткән кара көн.

Иренең вафатыннан соң Мәмдүдә улы һәм ике үги бала белән шул нигездә кала, чөнки карт бабай — Мөхәммәтгарифнең атасы Мөхәммәтгалим мулла исән була әле. Әмма ул да бик картаеп, саусызланып, сукыраеп калган була. Авыл куштаннары көз көне Буа районының Черки Кильдураз авылыннан Хәйретдин мулланы чакыртып китерәләр. Бу хәлләрдән соң, 14 декабрьдә, Мөхәммәтгалим мулла да улы артыннан мәңгелеккә китә.

Карт мулланы җирләгәч, мал бүлешү башлана. Мөхәммәтгарифнең энесе Мөхәммәтшакир, Газизәне котыртып, үзләренә тәрбиягә ала. Тукайның апасы Газизә Зәбирова соңрак истәлекләрендә бу хакта ачынып яза: аларның да тормышы ярлы була, әмма ятимә калган мулла кызын тәрбияләү хакына авыл халкының сәдакасына өмет иткәннәр, ди. Ул чакта Газизәгә нибары 8 яшь тирәсе генә була.

Ә 12–13 яшьлек Мөхәммәтшәриф мәдрәсәгә күчә, соңрак Казанга китә. Анда харчевняда буфетчик булып эшли, әмма тиф авыруын йоктырып, бер ел чамасы газапланып, 17 яшендә вафат була. Газизә апа аның турында: «Кыенлыкны ул да Габдулладан ким күрмәде, әмма бик күңелле иде, үлем түшәгендә ятканда да безне көлдерә иде», — дип искә ала.

Үги балалары кулыннан алынгач, Мәмдүдәгә сабыен күтәреп, әтисе йортына кайтып китүдән башка чара калмый. Кушлавычтагы нигез озак еллар буш тора. 1907 елда ул 100 сумга сатыла, ә акча инде Җаек шәһәрендә шагыйрь булып өлгергән Габдулла Тукайга тапшырыла. Йортның соңгы язмышы турында төгәл мәгълүмат сакланмаган. Халык хәтерендә исә койма аша сузылып шомырт ашаган балачак истәлекләре генә яши.

1946 елда беренче тапкыр Тукай истәлегенә нигез янында бәйрәм үткәрелә, әмма йорт инде сүтелгән була. 1956 елның 21 сентябрендә исә нигез ташлары өстенә шагыйрьнең бюсты куела.

Кушлавычта бүген дә тагын бер тере шаһит бар — Мөхәммәтгалим чыршысы. 1835 елда муллалыкка указ алган Мөхәммәтгариф аны үз ихатасына утырткан. Ул бүген дә төз, авылдагы иң биек һәм иң юан агачларның берсе. Шомырт белән чыршы — бер урамда, бер-берсеннән нибары 500 адым гына ераклыкта. Икесе дә — Тукай язмышының тере билгеләре.

Чорлар уза, нигезләр җимерелә, әмма Тукай исеме — һаман исән. Аның хәтере агач тамырлары кебек тирәндә, халык күңелендә яши.

Гөлнур Шәрәфиева әзерләде.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading