Быел «Казан Экспо» Халыкара күргәзмәләр үзәгендә мөселманнарның рамазан аенда иң көтеп алынган вакыйгаларның берсе – 14 нче Республикакүләм ифтар үткәрелде.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Ингушетия, Дагыстаннан делегацияләре һәм милләтара татулыкның үрнәген зурлаучы башка дин әһелләрен бер табынга җыйган әлеге чара Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте һәм бик күп иганәче оешмалар көче белән оештырылган чарада Ак Барс банкы да үз продукциясе белән катнашты.
Мәгълүм ки, Ак Барс банкы ислам финанслары өлкәсендә 2011 елдан бирле эшли (ислам финансларын җәлеп итү буенча беренче килешү 2011 елда башкарылган). Бүгенге көндә банкның 17 төр продукт линейкасы ислам финанслары юнәлешендә хезмәт күрсәтә, аның бишесе физик затларга адресланса, калган 12 се исә юрик затларга юнәлдерелгән.
2023 елдан банк РФ Үзәк банкы Татарстан, Чечня, Дагыстан һәм Башкортстанда партнерлык финанслары буенча башлап җибәргән эксперимент катнашучысы реестрына беренче булып кертелгәч, 2024 елда Ислам ипотекасы продукты Банк балансына күчерелә һәм бу клиентларга дәүләт ярдәме чараларыннан файдаланырга һәм ана капиталы акчаларын кулланырга зур мөмкинлек бирә.
Ә ни өчен Ак Барс банкын сайларга кирәк соң? Беренчедән, банкының барлык продуктларның да ислам хокукы нормаларына туры килү сертификатлары бар, алар ТР мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан хупланган, ә Дагыстандагы офиста тәкъдим ителгән продуктлар өстәмә рәвештә Дагыстан Республикасы мөфтияте тарафыннан сертификацияләнгән. Бүгенге көндә мөселманнарга ислам ипотекасын барлык шартларын төгәл үтәп сатучы бердәнбер кредит оешмасы да әле.
Банк ташламалы ипотека кредитлау программаларында катнашу юнәлешендә эшчәнлек алып бара. Партнерлык финансларын үстерү стратегиясе һәм банкның партнерлык финанслары буенча базарның алдынгы катнашучысы статусын саклап калу кысаларында да Ак Барс Банк AAOIFI ислам финанс учреждениеләренең бухгалтерлык хисабы һәм аудиты оешмасы әгъзасы санала. Инде «Ислам картасы»ның өстенлекләренә килгәндә, ул бушлай алына һәм бушлай еллык хезмәт күрсәтелә. Картадан акчаларны Россия буенча урнашкан теләсә кайсы банкның банкоматларыннан түләүсез алырга мөмкин. Счеттагы акчалар сакланганда процентлар исәпләнми. Клиентларның акчаларын исәпкә алу аерым счетларда (банкның башка акчаларыннан аерым) башкарыла, хәләл кешбэк алу мөмкинлеге (HALAL Card партнеры) дә бар. Шулай ук «Мир» түләү системасының лояльлек программасына кушылып, сатып алуларга, медицина хезмәтләренә, сәяхәтләргә һәм башка бик күп нәрсәләргә ташламалар алырга да була.
Ә бит ислам картасы буенча кибетләрдә, оешмаларда һәм интернетта шәригать тарафыннан тыелганнардан тыш теләсә нинди сатып алулар өчен түләп була. Карта буенча төнге клубларда, пабларда, барларда һәм башка күңел ачу йортларында алкоголь һәм тәмәке кибетләрендә, уен йортларында һәм комарлы уеннарда сатып алулар өчен түләргә ярамый. Тыелганнар арасында шулай ук ломбардларда һәм микро кредит оешмаларында сатып алулар, иминият хезмәтләре өчен түләүләр дә кертелгән.
Ифтарга кунак булып килүчеләр генә түгел, үзебезнең җирлектә яшәүче мөселманнарда да Ак Барс банк продукциясе зур кызыксыну уятты.
ФИНАНС МӨМКИНЛЕКЛӘРЕГЕЗНЕ ҺӘМ КУРКЫНЫЧСЫЗЛЫКЛАРЫГЫЗНЫ БӘЯЛӘГЕЗ
Реклама.
ПАО «АК БАРС» БАНК. ОГРН 1021600000124. 420066, ТР, Казан шәһәре, Декабристлар урамы, 1нче йорт
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар