“Миңа кредит бирмәгез”
Россиялеләр мошенниклар корбанына әверелмәс өчен, “Мои документы” (МФЦ) хезмәтендә банк кредиты алырга үзләрен-үзләре тыю турында килешү төзи ала.
– Республикада 607 056 кеше банк кредиты алырга үзен-үзе чикләде, 40 мең кеше мондый чикләвен бетерде. Шалтыратуларга “маркировка” кертергә була. Телефоныгызда нинди дә булса хәбәр-белдерү тәкъдим ителсә, аның телефон санына басмагыз. МАХ сервисы ышанычлы, – диде Татарстанның дәүләт идарәсен цифрлы үстерү министры урынбасары Альберт Яковлев.
Компьютер уены корбаннары
– Дропперларның 60 проценты 24 яшькә кадәрге кешеләр. Дроппер үзенең банк картасына акча кабул итә һәм өченче адреска күчерә, шуның белән мошенниклыкта катнашучы булып санала. Компьютер уеннары аша танышып, ышаныч яулап, мошенниклар яшьләрне дропперлыкка яки башка җинаять гамәлләренә җәлеп итә. Акчага кызыгып, төрле шикле эшләрне башкарудан ерак торырга кирәк. Банклар хезмәткәрләре:”Сезгә ташламалы кредит бирү хупланылды”, дип клиентларга шалтыратмый. Болар – мошенниклар, сөйләшүне шунда ук туктатыгыз, шәхси мәгълүматларыгызны әйтмәгез, – диде “Сбербанк” гаммәви акционерлык җәмгыятенең икътисади иминлек секторы җитәкчесе Эдуард Исмәгыйлов.
Балалар янында акча туздырмагыз
– Студент-яшьләр тизрәк үсеш алырга, финанс якларын яхшыртырга теләп, мошенниклар кармагына эләгәләр. Белсеннәр, җиңел акча юк. Ата-аналар балаларына телефоннан “елап-ялварып”, “ата-анаңа куркыныч яный, аларны коткару өчен өйдәге акчаны чыгарып бир ” дип шалтыратуларга ышанмаска кирәклеген кабатлап торсын. Балалар өйдә акчаларны һәм акчаны тегеңә-моңа бик күп туздыруны күрмәсен. Мошенник коткысына эләккән очракта, бала өйдәге акчаларны бер кызганмыйча чыгарып бирәчәк. Бала белән гел сөйләшегез, компьютерда ни эшләп утыруы белән кызыксыныгыз, – диде “Навигатор” республика үзәгенең психологик ярдәм бүлеге җитәкчесе Яна Савина.
Белгечләр киңәше
– “Сезгә посылка, бүләк җибәрелде, акча күчерелде”, дигән сүзләргә пин-кодны, паспорт саннарын һич кенә дә әйтмәгез;
– Хокук саклау, ФСБ, социаль органнар исеменнән шалтыратучыларга шәхси мәгълүматларыгызны тапшырмагыз;
– Күп катлы йортларның “өлкәне”нә (старший по дому) паспорт күчермәсен электрон рәвештә җибәрмәгез. Ул мондый эшне башкармый;
– Бушлай VPN-сервиска һәм башка уңайлы тоелган чыганакларга кермәгез;
– МАХ сервисына керүегез сорала, дигән хәбәргә Госуслуги кодларыгызны, башка шәхси мәгълүматларыгызны җибәрмәгез.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар