— Икмәктә өстәмәләр ни өчен кирәк?
— Алар җитештерүне җиңеләйтә: аскорбин кислотасы — камырны ныгыта, эмульгаторлар — күперүчәнлек бирә, саклагычлар — саклау вакытын озайта. Бу рөхсәт ителгән, ләкин табигыйлык кими.
— Традицион һәм «тиз» пешерелгән икмәк нәрсә белән аерыла?
— Аерма бик зур. Традицион ысул 6–12 сәгать әчетүне аңлата, ә тизләтелгән ысул 1–2 сәгатькә сыеша. Озак вакыт әчетү тәмне баета, файдалы матдәләрне саклый, яхшырак үзләштерелә.
— Чүпрәдән изелгән икмәк зыянлы дигән сүз дөресме?
— Юк, бу — миф. Санап чыгыйк, чүпрә зарарлы микробларны тоткарлый, камырның структурасын яхшырта. Өстәвенә, башка ачыткылардан аермалы буларак, икмәк пешерү өчен кулланыла торган чүпрә һәрвакыт тикшерелә һәм стандартларга туры китерелә.
— Кибеттә икмәк алганда нәрсәгә игътибар итәргә?
– Сыйфатлы икмәк сайлау өчен берничә мөһим факторга игътибар итәргә кирәк.
Яраклылык срогы һәм саклау шартлары: төргәкcез киселгән батон, кагыйдә буларак, 24 сәгатькә кадәр саклана. Ә төргәкле икмәкнең яраклылык вакыты 72 сәгатькә кадәр җитәргә мөмкин.
Төргәк бөтен булырга тиеш. Эчендә конденсат (су тамчылары) булу — саклау яки суыту технологиясе бозылу билгесе.
Икмәкнең кабыгы тигез формада, табигый төстә булсын. Ярыклар, артык каралган яки деформацияләнгән урыннар булмавы мөһим.
Ингредиентлар исемлеге никадәр кыскарак булса, шулкадәр яхшырак. Артык кушылмалар булмаган табигый составка өстенлек бирергә кирәк.
Продукциядә җитештерүче, пешерү датасы һәм саклау шартлары турында тулы мәгълүмат булырга тиеш.
Бу гади кагыйдәләрне үтәп, сез сыйфатлы һәм сәламәтлек өчен куркынычсыз икмәк сайлый аласыз.
– Икмәкне ничек дөрес сакларга?
– Икмәкне дымлы урыннарда сакларга ярамый — ул тиз бозыла.
Иң яхшы ысуллар:
ипи савытында: ак икмәк — 2–3 көн, кара — 4 көнгә кадәр
тукыма капчыкта: икмәк «сулый», яхшы саклана
кәгазь пакетта: 1–2 көн
Икмәкне суыткычта сакларга киңәш ителми — ул тизрәк ката.
Озаграк сакларга кирәк булса, икмәкне туңдырып була (–18 °C).
– Кайсы икмәк файдалырак?
– Икмәкнең файдасы аның составына һәм әзерләү ысулына бәйле.
Арыш икмәге клетчаткага һәм витаминнарга бай, ләкин кислоталылыгы югары.
Тоташ бөртекле икмәктә файдалы җепселләр күп, әмма «тоташ бөртекле» дигән язма һәрвакыт дөрес булмаска мөмкин.
Ак икмәк җиңел үзләштерелә, ләкин файдалы матдәләр азрак.
Ачыткыда пешкән икмәк яхшырак үзләштерелә, ләкин кислоталылыгын исәпкә алырга кирәк.
Шуңа күрә «иң файдалы икмәк» дигән бер җавап юк — сайлау кешенең сәламәтлегенә бәйле.
Икмәк сатып алганда составына һәм маркировкасына игътибар итегез.
Игътибар
Икмәкнең күгәргән өлешен кисеп алып, аннан соң ашарга ярамый.
Күгәрек китереп чыгаручы бактерий күзгә күренми һәм токсиннар күрше участокларны да зарарлый. Хәтта күзгә күренеп торган күгәрек кисеп алынса да, агулану куркынычы саклана.
Факт
Татарстанда бүген 400дән артык икмәк җитештерүче предприятие эшлиКиңәш
Икмәккә җиңелчә генә басып карагыз: формасы кире кайтса, димәк, ул яңа.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Лилия Гайнуллина
Комментарийлар