16+

Уфа “Нур” татар дәүләт театры кабат Казанда!

Апрель уртасында Камал театры сәхнәсен “Нур” театры артистлары бизәячәк.

Уфа “Нур” татар дәүләт театры кабат Казанда!

Апрель уртасында Камал театры сәхнәсен “Нур” театры артистлары бизәячәк.

14-19 апрель Камал театрының Зур һәм Универсаль залларында Уфа “Нур” татар дәүләт театры 8 спектакль күрсәтәчәк. Булачак гастрольләргә багышланган матбугат очрашуында Камал театры сәнгать җитәкчесенең беренче урынбасары Илфир Якупов, “Нур” театрының директоры Фирзәт Габдуллин һәм әдәби бүлек мөдире Гөлнур Заһидуллина сәламләү сүзләрен җиткерде, агымдагы гастрольләр исемлегенә кергән спектакльләр турында сөйләде. 

Фирзәт Габидуллин: 
“Соңгы тапкыр гастрольләр белән әле иске бинада 2024 елда булган идек, бу бик көтеп алынган вакыйга. Минемчә, биредә соңгы елларның иң яхшы спектакльләре җыелды” 

Гөлнур Заһидуллина: 
“Казандагы җиденче гастрольләребезгә ашкынып килдек. Бу спектакльләр Уфа тамашачысы каршында имтихан тотты инде, Казан тамашачысы алдында алар барысы да премьера буларак күрсәтеләчәк. Репертуарны төзегәндә жанр төрлелеген дә, тематика киңлеген дә, драматурглар исемлеген дә күз уңында тоттык”, - диде ул. – “Туташ” спектакле – репертуарыбызның йөзек кашы. Безнең өчен аерым әһәмияткә ия сәхнә әсәре. Тамырларыбыз, тарихыбызның башы шушы легендар шәхесебез, беренче татар артисткасы Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская исеменә барып тоташа, ул безнең рухи анабыз. Аның турында спектакль кую безнең бурычыбыз һәм зур горурлык”, - дип Казан тамашачысын “Нур” театры спектакльләренә чакырып калды. 

Уфа “Нур” татар дәүләт театрының агымдагы гастрольләре юбилейлар елына туры килгән. Бу гастрольләр Татар театрының 120 еллыгына, Россия театр берләшмәсе барлыкка килүнең 150 еллыгына багышлана. Театр җитәкчелеге әйтүенчә, агымдагы гастрольләр репертуары бик дәрәҗәле. Камал театрының яңа бинасында беренче тапкыр уйнауны исәпкә алып, үзенчәлекле Көнчыгыш зал турында да әйтеп үттеләр: “Нур” театры киләсе гастрольләрдә махсус шушы зал өчен спектакль куярга җыена.

Таңсылу Мостафина


 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading