Хәтерлим, акчаны саклап калу һәм арттыруның гади ысуллары популяр иде.
Кемдер өйдә саклый, кемдер купюраларны куртка кесәләренә яки сумкаларга сала һәм... оныта. Аннары көтмәгәндә иске джинсларда яки күптән киеп йөрмәгән пальтода акча табарга мөмкин иде.
Хәзер күпчелек кеше акчасын банк карталарында тота. Бу ысул җиңелрәк кебек. Ләкин аларны сарыф итү дә җиңел – кушымтада бер-ике тапкыр басасың, һәм акча очты-китте була. Сизми дә каласың.
Аның каравы акчаны саклауның уңайлырак ысуллары барлыкка килде: аларны курткаларга яшермәскә, ә тупланма счетларга, кертемнәргә һәм башка финанс сервисларына җибәрергә мөмкин.
Акча җыю – уен
Акча җыю күңелсез булмасын өчен, аны уенга әйләндерергә мөмкин. Мәсәлән:
- көн саен бер сумга күбрәк салу. 1 сумнан башлап, көн саен сумманы 2, 3, 4 и һ.б. сумга арттырыгыз.
- кабатланмагыз. Акчаны күләме бер тапкыр да кабатланмаслык итеп җыегыз. Бүген 50, иртәгә 120, аннары 35 сум.
- 52 атналык челлендж. Атнага бер тапкыр тупланма суммасын арттырыгыз. Мәсәлән, башта 100, бер атнадан 200, аннары 300 сумга.
- шакмак ыргытыгыз. Саннар язылган шакмакны бәрегез һәм чыккан санны сайланган суммага тапкырлагыз — мәсәлән, 100 сумга. Дүртле чыккан икән, тартмага 400 сум җибәрелә.
Геймификация – уен элементларын һәм кагыйдәләрен гадәти бурычларда куллану, аларны кызыклырак итү һәм мотивацияне арттыру. БУ ысул акча җыярга ярдәм итә, чөнки уеннар кебек үк психологик механизмнарны куллана.
Сез зур булмаган биремнәрне үтәгәндә, прогрессны күргәндә яки арадаш максатларга ирешкәндә, баш мие моны бүләк итеп кабул итә һәм мотивация һәм ләззәт белән бәйле нейромедиатор – дофамин бүлеп чыгара.
Әмма уенга кызыксыну вакыт узу белән юкка чыгарга мөмкин. Моннан тыш, мондый челленджларда суммалар еш кына очраклы яки зур түгел, шуңа күрә тупланмалар акрын үсә һәм озак вакытлы максатлар өчен һәрвакытта да туры килмәскә мөмкин.
Конвертлар ысулы
Хезмәт хакын алуга, аны конвертларга бүлеп куегыз: бер өлешен – азык-төлеккә бүлегез; беразын - транспортка; тагын бер өлеше - күңел ачуга; кирәкле сумманы - мәҗбүри түләүләргә. Хәзер моның өчен чын конвертлар кирәкми: банк кушымтасында берничә счет яки Копилка ачу да җитә. Бер конверттан икенче чыгымнарга акча алмаска тырышыгыз.
Банк продуктлары
Бу ысулны миңа дус кызым әйтте. Ул зур суммаларны кертемдә һәм тупланма счетта тота. Әгәр көтелмәгән чыгымнар барлыкка килсә, аларны кредит картасы белән түли. Аннары бурычын ташламалы чорда яба. Бу вакытта банк, акчаны вакытында кайтарсаң, карта буенча сатып алулар өчен процентлар билгеләми. Кызыклы схема килеп чыга: үз акчалары счетта ятуын һәм керем китерүен дәвам итә, ә вакытлы чыгымнары кредитка белән каплана.
Акчаны төрлечә җыярга мөмкин - ысуллар бик күп. Мәсәлән, сатып алуларны түгәрәкләүне кертергә – банк түләүне түгәрәкли, ә аерманы копилкага җибәрә. Мәсәлән, мин 35 сумлык әйбер алсам, ул аны 50 сумга кадәр түгәрәкли. Ә 15 сума аерма копилкага күчә.
Керемнең фиксацияләнгән процентын кичектерергә мөмкин, мәсәлән, һәр ай саен 10-20%. Күпләр инвестицияләр сайлый: аларның ничек эшләвен аңлагач һәм акчаны төрле активлар арасында бүлгәндә, куркынычлар кими.
Акчаны арттырырга акчасы гына булсын!..
Лилия Яфизова әзерләде
Билгеле булганча, Татарстанда «Эффектив һәм көндәшле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар