16+

Алимент түләмәүченең йөзе кызарамы?

Суд приставлары, нейрочелтәр кулланып, алимент түләмәүченең җыелма образын төзегән.

Алимент түләмәүченең йөзе кызарамы?

Суд приставлары, нейрочелтәр кулланып, алимент түләмәүченең җыелма образын төзегән.

35-45 яшьләрдәге, урта белемле, даими эш урыны булмаган, түбән керемле, ялгызы яшәүче ир-ат. Алимент түләүдән качып йөрүче бурычлыны шул рәвешле күз алдына китерергә мөмкин. Суд приставлары, нейрочелтәр кулланып, шундый җыелма образ төзегән.  

Кызганычка, ата-ана бурычларын үтәүдән баш тартучылар бүген дә бик күп. Җыелма образда ир-ат турында сүз барса да, бурычлылар арасында хатын-кызлар да шактый. Алимент түләмәүчеләрнең 13 проценты нәкъ әни кешеләр өлешенә туры килә. Шуңа күрә суд приставлары җавапсыз әтиләр белән дә, әниләр белән дә бертигез дәрәҗәдә эшли. 

Балалар мәнфәгатьләрен яклау һәм бурычларны түләтү эше республикабызда шактый нәтиҗәле оештырылган. 2018 ел белән чагыштырсаң, хәзер суд приставлары 8 тапкырга күбрәк суммадагы алиментларның үз ияләренә барып ирешүен тәэмин итә. 

-    2018 елда суд приставлары тарафыннан 500 миллион сум күләмендә бурыч түләтелгән булса, 2025 елда бу сумма 4 миллиард сум тәшкил итте. 2026 ел башыннан алимент түләүләре буенча 1,9 миллиард сумнан артык алимент акчалары үз ияләренә барып иреште, – дип сөйләде Татарстан буенча Россия Федераль суд приставлары хезмәтенең Баш идарәсе җитәкчесе Әнвәр Закиров.    

20 майдан 1 июньгә кадәр Татарстанда «Суд приставлары – балаларга» Бөтенроссия мәгълүмати акциясе оештырылган иде.  Чара үткәрелгән вакытта гына да алимент бурычлары буенча 98 миллион сумнан артык акча кайтарылган. 

Суд приставлары бурычлыларга карата мәҗбүри чараларның тулы комплексын куллана. Елның беренче биш аенда 794 очракта милеккә арест салынган, шул исәптән 84 транспорт чарасы кулга алынган. Моннан тыш, 6037 кешенең транспорт чаралары белән идарә итү хокукы чикләнгән, ә 12 155 бурычлының Россиядән читкә чыгу мөмкинлеге вакытлыча туктатылган. 

Алимент түләүдән качып йөрүчеләргә карата административ һәм җинаять җаваплылыгы чаралары да кулланыла. Агымдагы елда суд приставлары тарафыннан 1094 административ беркетмә төзелгән һәм алимент түләмәү факты буенча 448дән артык җинаять эше кузгатылган. 

Акция кысаларында шулай ук алимент бурычлылары эшләгән оешмаларның бухгалтерияләрендә 360 тикшерү үткәрелгән. Нәтиҗәдә, закон бозу очраклары буенча 13 административ беркетмә рәсмиләштерелгән. 

2026 елның мөһим яңалыкларының берсе – Казанда алиментлар түләтү буенча махсуслаштырылган суд приставлары бүлегенең эшли башлавы. Ул Вахитов, Идел буе һәм Совет районнарындагы башкарма производстволар белән шөгыльләнә. 

Шулай ук алимент бурычлылары реестрының мөмкинлекләре киңәйтелгән. Хәзер алимент түләүдән кискен баш тартучылар турында мәгълүматны Федераль суд приставлары хезмәтенең рәсми сайтында гына түгел, ә Дәүләт хезмәтләре порталы аша да карап була. Бүгенге көндә Татарстанда әлеге реестрга 8 меңнән артык кеше кертелгән. 

Татарстан буенча Россия Федераль суд приставлары хезмәткәрләренә ярдәмгә хәзер «Максим» исемле нейро-суд приставы да килә икән. МАКС-мессенджерында эшләүче цифрлы медиаперсонаж җитди карарлар кабул итәргә хокуклы булмаса да, алиментларга кагылышлы сорауларга җиңел формада җавап бирә ала.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading