Татарстанның төп медицина үзәгендә хирургия ярдәме күрсәтүне яңа дәрәҗәгә күтәрергә ниятлиләр.
Республика клиник хастаханәсендә стационарның яңартылган 4нче блогы пациентларны кабул итә башлады, ә операция блогында эш тулы куәткә кайный. Реновациядән соң операция заллары саны 26га кадәр артачак, ә хирурглар 1,5 тапкырга күбрәк пациентка ярдәм күрсәтә алачак.

Гомумән алганда, капиталь төзекләндерү 18 мең квадрат метр мәйданны колачлый.
Эшләр операция блогы һәм стационардан тыш, патологоанатомия корпусында һәм хуҗалык биналарында алып барыла. Проектның беренче этабына якынча 3 млрд сум акча тотылган инде.
Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Альмир Абашев сүзләренчә, яңартылган бүлекчәләр табибларга заманча шартларда эшләргә, пациентларга югары квалификацияле медицина ярдәме алырга мөмкинлек бирәчәк.

– Без Республика клиник хастаханәсе белән, аның коллективы белән горурланабыз. Бу – иң катлаулы клиник очракларда өмет чаткысын уяткан медицина үзәге. Биредә 70 ел дәвамында тупланган традицияләрнең саклануы һәм үсүе бик күп кешеләрнең гомерен саклап калырга ярдәм итә, – диде министр.
Бер операция залында берничә югары технологияле җайланма
Хастаханәнең “йөрәге” булган операция блогын яңарту – реновациянең төп этапларыннан берсе. Хастаханәнең баш табибы Марат Гатауллин хәбәр иткәнчә, яңа блокта 26 операция залы эшләячәк. Аларның 24е төрле хирургия юнәлешләренә яраклаштырыла алачак, тагын икесе флагман операция заллары булачак.

Яңа мөмкинлекләр нейрохирургия, травматология, ортопедия, оториноларингология һәм башка юнәлешләрдә катлаулы операцияләр башкарырга ярдәм итәчәк. Аерым алганда, бер операция бүлмәсендә компьютер томографын һәм ангиографны берьюлы куллану мөмкинлегебулыр дип көтелә.
Нейрохирурглар өчен навигация системалары да урнаштырылачак.
Хастаханәдә роботлаштырылган хирургия системаларын кертү мөмкинлеге дә карала. Мондый җиһазларны куллану турында карар кабул ителсә, алар корсак куышлыгындагы операцияләрдә һәм бот, тез буыннарын алыштыруда ярдәм итә алачак.
Операцияләр белән идарә итү цифрлаштырыла
Яңа блокта операция залларының эшен оештыру системасы да үзгәрәчәк. Цифрлы идарә итү коралы залларның йөкләнешен реаль вакытта күзәтергә, пациентлар агымын планлаштырырга һәм бушаган залларны нәтиҗәлерәк файдаланырга мөмкинлек бирәчәк. Система операциянең башлану һәм тәмамлану вакытын, аның этапларын, кулланылган инструментларны һәм пациентның уяну процессын теркәячәк.
Бу мәгълүматлар эшне төгәлрәк планлаштыруга һәм операцияләр арасындагы көтү вакытын киметүгә ярдәм итәчәк.
Моннан тыш, блокта үзәкләштерелгән стерилизация бүлеге, пациентларны куркынычсыз күчерү өчен махсус җиһазлар һәм операциядән соң уяну палаталары булдырыла. Марат Гатауллин сүзләренчә, яңартылган инфраструктура операцияләр санын гына түгел, ә аларның сыйфатын һәм хастаханәнең хирургик ярдәм күрсәтү мөмкинлекләрен дә арттырырга тиеш.
Чиратлар кимиячәк, шартлар яхшырачак
Реновациянең пациентлар өчен мөһим нәтиҗәләренең берсе – югары технологияле медицина ярдәменә чиратны киметү. Сәламәтлек саклау министры Альмир Абашев билгеләп үткәнчә, бот һәм тез буыннарын эндопротезлау кебек операцияләрне көтү вакытын 3-6 айдан арттырмау максаты куела. Моңа медицина оешмаларының уртак эше һәм яңа технологик мөмкинлекләр ярдәмендә ирешү планлаштырыла.
Яңартылган стационар палаталарында исә пациентлар өчен уңайлы шартлар булдырылган: һәр палатада санитар бүлмә, медицина ярдәме күрсәтү өчен уңайлы зоналар һәм тиешле микроклимат каралган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар