Җырчының сәхнәгә кайтуы, иҗатка мөнәсәбәте, мәхәббәт тарихы һәм гаилә тормышы турында әңгәмәнең дәвамы.
– Социаль челтәрләрегезне дә күзәтәбез. Анда да активлаштыгыз, әмма чамасын белеп кенә эшлисез кебек. Бу махсус шулаймы?
– Минем Интернетның «колы» буласым килми. Көн саен нәрсәдер уйлап табып, буш сүз сөйләүне кулай күрмим. Әлбәттә, тамашачы белән элемтәдә тору өчен Интернет бик кирәк. Мин дә видеолар кертәм. Әмма: «Видео күп караулар җыйсын, мине сөйләсеннәр», – дип тырышмыйм.
Бәлки, шуңа да караучылар аны җылы кабул итәдер. Ашарга әзерләргә яратам, шуңа рецепт төшерәм. Җырлар язам, иҗат итәргә яратам, шуңа җырлыйм. Гомумән, бу тормышта яраткан эш белән шөгыльләнергә кирәк. Гомер шундый кыска. Бүген яратырга, бүген янарга, бүген яшәп калырга кирәк. Шуңа яңа җырым да «Бүген яшим» дип атала. Элек «Иң яхшы көн әле алда» дип җырлый идем.
Ә хәзер: «Алда булачак бәхетне көтүдән мәгънә бармы соң?» – дип үз-үземнән сорадым. Уйлана башлагач, «Бүген яшим» җыры туды. Концерт программасына да шул исемне бирдем.
– «Ә син кайда, кабәхәт», – дип сәхнәдә җырлаган бердәнбер артисттыр сез, мөгаен. Популярлыкны кайчан тойдыгыз?
– Хәзер, бәлки, мин аны җырларга оялган да булыр идем. Ә ул вакытта яшьлек максимализмы булды. Башта ул җырны альбомга кертәсе дә түгел идем. «Форматка» туры килми дип уйладым. Соңыннан гына: «Ярар инде», – дип керттем. Элек диск сатып алып тыңлыйлар иде.
Минем җырлар белән диск бик тиз таралды. Концертта бу җырны тамашачылар кушылып җырлап утырганы исемдә. Бервакыт Колхоз базарына бардым. Анда да кайда карама минем җыр яңгырый. Күп кешеләр иҗатымны «Кабәхәт» җырыннан башланды дип уйлый. Гәрчә, аңа кадәр дә җырлар булды. Җыр популяр булды. Әмма мин ул вакытта популярлыгымны сизмәдем. Дөресрәге, бу хакта уйланмадым. Шуңа да масаю, йолдызлану булмагандыр.
– Ялгышмасам, әтиегез җырчы булуыгызга каршы булган? – Әти аны һөнәргә санамаган булгандыр инде. Аны да аңлап була. Әти-әни баласы өчен һәрвакыт борчыла бит. Бер мәҗлестә җырлавымны ишеткәч, әти карашларын үзгәртте. «Казанга бар, сиңа җырларга кирәк», – диде. Шул сүзләр дә канатландырып җибәргәндер инде. Әти-әнинең фатыйхасыннан башка бер эш тә бармый.
– Әти-әниегез аерылышкан дип беләм. Сез бу адымны ничек кабул иттегез? – Вакытында авыр булгандыр инде. Тик алар бит ирекле кешеләр. Һәркем ничек тели, шулай яшәргә хокуклы. Иң мөһиме – исән-сау, бәхетле булсыннар. Төрле кешеләр бар, кемнәрдер гомер буе түзә. Бу да аларның хокукы. Әти-әни, Аллаһка шөкер, яхшы мөнәсәбәттә. Гаилә бәйрәмнәрендә бергә җыелабыз, күрешәбез.
– Безнең газетага әңгәмәдә ирегез белән танышу тарихын сөйләгәндә: «18 яшьлек егетнең башын әйләндерермен», – дип уйламаган идем, дип әйтәсез.
– Без Интернет аша таныштык. Ирек хәйрия концерты оештыра иде. Мине концертка чакырып язды. Минем репертуардан «Ә син кайда, кабәхәт» җырын яратып тыңлый торган булган икән. Башта гел оештыру эшләре буенча сөйләштек. Ул вакытта аңа кияүгә чыгу турында бер уй да булмады. Аннан инде еш кына концертларда күрештек. Бергә эшли башладык.
Бервакыт бик каты ачуланыштык. 3 ай бөтенләй сөйләшмәдек. Аннан бер ел егет белән кыз буларак очрашып йөрдек. Бер ел бергә яшәп тә карадык. Әгәр холыкларыбыз туры килә икән, бер елдан гаилә корабыз дип сүз бирештек. Нәкъ шулай булды да.
– Хәзер инде бер-берегезне өйрәнеп беткәнсездер. Сез әле бергә эшлисез дә...
– Тормышта төрле хәлләр булган кебек, кеше дә еллар үткән саен үзгәрә. Балалар тугач, җаваплылык арта. Тормыш тәҗрибәсе дә туплана. Хәзер бер-беребезне күз карашыннан да аңлый торган вакытка кердек. Әлбәттә, һәркемнең холкы үзгә. Мәсәлән, Ирекнең кәефе булмаса, сөйләшү башламыйм. Башта тәмле итеп ашатам. Аннан соң сөйләшәбез (көлә). Дөресен әйткәндә, еллар үткән саен гаилә мөнәсәбәтләренең кадерен ныграк аңлыйсың.
– Сез әле дә минем өчен сер булып калдыгыз кебек. Ачуыгызны нәрсә чыгара ала?
– Мин кешегә ачылып бетмим. Кирәк тә түгелдер ул. Минем ачуны чыгару бик кыен. Берничә елга бер генә «шартлыйм». Гаиләдә киеренкелек үзара аңлашмаудан, буш вакыт күп булудан, финанс проблемалар булганда туа. Ә безнең талашырга да вакыт җитми, шөкер (көлә). Тулаем, кеше белән бәхәсләшүнең бер мәгънәсе дә юк.
– Яшь Чәчкәгә нәрсә дип әйтер идегез?
– Ул кадәр беркатлы булма дияр идем. Дөрес, яшь вакытта һәркем шундыйдыр инде. Тулаем, бер адымыма да үкенмим. Сынаулар, тормыш сабаклары булмаса, мин бөтенләй башка булыр идем, бәлки. Аллаһка шөкер, канәгать.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар