16+

Ана капиталы программасы үзгәрерме?

Илдә демографик вазгыятьне яхшыртуның яңа алымнарын эзләүгә керешәләр.

Ана капиталы программасы үзгәрерме?

Илдә демографик вазгыятьне яхшыртуның яңа алымнарын эзләүгә керешәләр.

Россиядә ана капиталы программасын үзгәртергә ниятлиләр. Хезмәт министры Антон Котяков сүзләренчә, бала тудыруны активлаштырырга тиешле инструмент хәзерге вакытта «актуальләштерүне таләп итә». Бүгенге формада ул беренче бала алып кайтуга гына уңай йогынты ясый. Гаиләдәге икенче балалар саны үсеше исә күзәтелми.

-Тулаем алганда, 2007 елда гамәлгә кертелгән ана капиталы программасы 2016 елга кадәр үз функциясен яхшы үтәде: башта туучы балалар саны тотрыклыланды, ә аннары үсеш күзәтелде. 2020 елда программаның трансформациясе – түләнә торган акчаның төп өлешен беренче балага күчерелүе, безгә тәүге сабыйларын алып кайтучылар буенча упкынга тәгәрәмәскә мөмкинлек бирде, – дип ассызыклый Антон Котяков.

Бүген, министр билгеләп үткәнчә, икенче, өченче бала тууларны арттыру өчен ниндидер өстәмә ярдәм кертү сорала. Бу максаттан ана капиталын, аның демографиягә керткән өлешен көчәйтүнең яңа алымнары турында уйланырга кирәклеген әйтә ул.

Ана капиталы программасына үзгәрешләр кертү юнәлешендәге тәкъдимнәр әледән-әле депутатлар тарафыннан да яңгыратыла. Әйтик, август аенда Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты башлыгы Ярослав Нилов беренче бала өчен ана капиталы күләмен 1 миллион сумга кадәр арттыруны күздә тоткан закон проектын Хөкүмәткә юллаган. 

Дәүләт Думасы депутаты Нина Останина белдергәнчә, ана капиталын беренче, икенче һәм аннан соңгы балалар тугач та түләргә кирәк. Дөньяга аваз салган һәр яңа бала белән ярдәм күләме алдагысыннан 25 процентка югарырак булырга тиеш, дигән фикердә ул. 

2024 елда, Россия социаль фонды мәгълүматлары буенча, ана капиталы акчаларының күп өлешен – 345 млрд сум диярлек – россиялеләр торак шартларын яхшыртуга юнәлдергәннәр. Шуларның 267 млрд сумы ипотека кредитлары һәм займнар түләүгә киткән. Моннан тыш, бу сертификатны балаларның белем алуына, айлык түләүләр алуга (әгәр гаиләнең кереме яшәү минимумыннан түбән булса), инвалид балаларның социаль адаптациясенә яки ана пенсиясенең тупланма өлешен формалаштыруга кулланырга мөмкин.

Искәртеп узабыз, агымдагы елның февраль индексациясеннән соң беренче балага ана капиталы күләме – 690 266 сум, икенчесенә 221 895 сум (яки ана капиталы беренче балага алынмаган булса, берьюлы 912 162 сум түләнә) тәшкил итә. Программа 2030 елга кадәр гамәлдә булачак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading