16+

Арчада «ТатАрча Мирас» мәгариф проекты үтәчәк. Яшьләр, сезне көтәбез!

Арча төбәгенең һавасы шундыйдырмы, чишмә сулары тылсымлыдырмы, җире иҗат кешеләре өчен бик уңдырышлы.

Арчада «ТатАрча Мирас» мәгариф проекты үтәчәк. Яшьләр, сезне көтәбез!

Арча төбәгенең һавасы шундыйдырмы, чишмә сулары тылсымлыдырмы, җире иҗат кешеләре өчен бик уңдырышлы.

Аннан чыккан әдип шагыйрьләрне санарга да ике кул бармаклары җитми. Милләткә файда китерә торган башлангычларга да шушы Арча төбәгендә нигез салына да һәм алар зур уңышларга ирешә. “Сәләт” не күздә тотуым. 

Быел тагын бер проект башларга торалар әле бу уңдырышлы Арча туфрагында. “Идел” яшьләр үзәге Татар Федераль автономиясе белән берлектә (билгеле инде, оештыручылар арасында Арча педагогия көллияте дә бар) ”ТатАрча Мирас” лагерен оештыралар. 18 яшьтән 35 яшькә кадәр 60лап егет - кызлар киң илебезнең 30 дан артык төбәкләреннән килеп, 5 көн дәвамында милли гореф-гадәтләребезне, уен-йолаларыбызны өйрәнәчәк. Алар барысы да иҗат иленнән илһам канатларында очучылар, алтын куллы осталар. Үз төбәкләрендә яшьләрне оештыручылар, әйдәп баручылар. 5 – 9 июнь аралыгындагы бу смена иҗат итүчеләр өчен махсус. Сахалиннан башлап, Кырымга кадәр гаризалар килгән инде. Мондый сменаларны элек тә уздырган булганнар. Ләкин быелгысы үзенчәлеклерәк. Анда яшьләр кунак булып кына түгел, үзләре оештыручы да булачак. Кайберләре төрле осталык дәресләрен дә үзләре алып барырга теләк белдергән. Өйрәнә торулары мәслихәт. Аларның бит әле үзләрендә монда күргән-белгән, өйрәнгәнне түкми-чәчми яшьтәшләренә җиткерәсе бар. Аларда да милләтебезгә, туган телебезгә карата кызыксыну уятасы иде. 

Программа бик уйланып тезелгән. Күп кенә сәяхәтләр дә каралган. Билгеле инде, иң истә калганы Тукай-Кырлайдагы музей булачак. Аллаһ хикмәте белән туры килгән Корбан гаетен дә шунда уздырырга планлаштыралар. Вакыт бик озын булмагач, берьюлы берничә көймә койрыгын тотарга тырышу да хуплана. Июнь Сабан туйлары гөрләгән ай да бит әле. Сабан туе да истә калырлык булыр. Язучылар белән булачак очрашу да туган телнең тәмен татырга, аны яратырга һәм башкалардан да яраттырырга өйрәтер дип өметләнә оештыручылар. 

Тагын шунысы да шатлыклы, яшь милләттәшләребезне бергә җыя торган әлеге смена тулысынча бушлай. Татарстан Рәисе Гранты ярдәмендә. Бары тик юл бәяләрен түләп, башкалабызга гына исән- сау килеп җитәргә кирәк. Ә анда гомер буена истә калырлык матур көннәр, кичләр һәм төннәр көтә дип ышандырды оештыручылар матбугат конференциясендә. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading