16+

Аска тәгәрәп харап була, икенче берәүләр ...

Сез ничек уйлыйсыз, кемгә уңыш ешрак елмая? Нилектән берәүләрнең эшләре һәрчак гөрләп бара, икенчеләре очын очка ялгый алмый интегә?

Аска тәгәрәп харап була, икенче берәүләр ...

Сез ничек уйлыйсыз, кемгә уңыш ешрак елмая? Нилектән берәүләрнең эшләре һәрчак гөрләп бара, икенчеләре очын очка ялгый алмый интегә?

“Сыйныфташлар очрашуына баргач, гарьләнеп үлә яздым, – дип сөйләде бакча күршебез Николай С. Туган авылыбыздагы урта мәктәп бинасы янына кайтып туктагач, оятымнын җир тишегенә керердәй булдым. Бер минем генә “тачкам” әтидән калган калтыравык “алтылы” “Жигули”икән. Балачакта минем белән бер кырда футбол тубы тибеп йөргән, инештә майка белән балык сөзгән, күрше Дуся түтәйнең алма бакчасын басып шукланган малайларның шактые бүгенге көндә аягында нык басып торучы, “солидный” кыяфәтле ирләргә әверелгән. Очрашуга елкылдап торган чит ил машиналарында килгәннәр.

Әрсезлеге баштан ашкан, математикадан, физикадан өй эшләрен ялына-ялвара миннән күчереп азапланган, көчкә “өчкә” укыган  Федьканы хәтта бермәл танымыйча тордым. Элеккеге салам сыйраклы йолкыш чебешнең эзе дә калмаган. Дугадай бөгелгән аркасы турайган. Иңсәләре киңәйгән. Гәүдәсенә ит кунган. Хәтта бүксәсе үскән. Модалы итеп энәдән-җептән киенгән, кулында затлы дипломат, беләгендә кыйбатлы сәгать, минсиңайтим. Күз карашы гына түгел, сөйләме дә үзгәргән. Үз-үзенә нык ышанган, булдыклы, абруйлы җитәкче кыяфәте кергән аңа. “Тольяттида яшим. Шул калада машиналар сату буенча үз бизнесымны җәелдердем. Бу арада Казанда үз сәүдә ноктамны ачу матавыгы белән йөргән мәлем”, – дип сөйләп шаккаттырды ул. Менә мин үзем мәктәпне алтын медальгә, КАИ ны кызыл дипломга тәмамлаган идем. Казан авиация заводында инженер булып эшләгәндә, перспективалы белгеч булып саналдым. СССР таркалган, тормышның асты өскә килгән вакытта “обоймадан төшеп калдым”.

Чиста куллы, туры сүзле “ак карга” булуым гаепледерме моңа, әллә язмышымның гаделсезлеге аркасында шулай килеп чыктымы, төгәл җавабым юк. Үзем җитәкләгән цехтагы чималны, әзер тауарны урлап сатып байлык туплап калырга намусым кушмады. Башкалар заводны кычкыртып талаган, череп баеган вакытта, хаксыз рәвештә эштән кыскартылдым. Кул астыбыздагы дәүләти милекне оятсызларча үзләштерергә балачакта әти-әнидән алган тәрбиям комачаулады. Ул чакта башкаларга охшамавым аркасында, кулыма шымытыр тоттырып, артыма типтеләр. Хәер, бер мин генә су кырыена чыгарып ташланган балык хәлендә иза чигүгә дучар ителдеммени? Йөзәрләгән белгечләр, меңәрләгән эшчеләр кирәксезгә калды бит. Күпме язмышлар чәлпәрәмә килде... Бүгенге көндә “охранда” ыштан туздырам, бушка гомер уздырам.

Хезмәт хакым аз булганга сукрана-сукрана, очын-очка көчкә ялгарга азапланам. Сәламәтлегем какшады, аны яхшыртырга байлыгым юк. Хәерче, ил-көн алдында абруйсыз ирнең хәләл хатынына, үз балаларына кирәге бармыни? Аның каравы, иншасын кешедән күчергән Федька сыман ялагайлар дөньяның артына тибеп яши. Очрашуга килүчеләрнең хәллерәкләренең телендә бер үк сүз: симез корсакларын, калкандай аркаларын ел саен Мисыр комында, Мальдивта, Хургадада кыздырулары, Кара, Кызыл, Урта диңгезләрдә коенулары, дельфиннар белән ярышып, җылы, чиста сулы океаннарда йөзүләре, кара, кызыл уылдыкны туйганчы бүсүләре белән мактаныштылар. Хәмидә ханым, күземә карап, турысын әйтегез әле. Кайда минем ялгышым? Фортуна кемнәргә генә елмая соң ул? Дөреслек кайда соң монда? ” – дип уфтанды ул.
***
Тормышта үз юлыңны табу, җәмгыятьтә абруй казану, авыр хәлләргә тарыганда югалып калмау өчен, адәм баласының нинди сыйфатларга ия булу зарури? – дигән четерекле сорауга белгечләр, бизнеста, тормышта уңышка ирешкән кешеләр белән бергәләп җавап табып карыйк әле. Психолог Михаил Лабковскийның видеотренингларын карап, үзем өчен шактый кызыклы мәгълүмат туплыйм. “Уңышка ирешү өчен, беренче чиратта үзбәяңне күтәрү зарури. Бүгенге көндә сез нинди булсагыз, үз-үзегезне шундый килеш кабул итегез, яратыгыз. Тышкы кыяфәтегезне ясалма рәвештә үзгәртергә азапланмагыз. Үзегезне беркем белән дә чагыштырмагыз. Ходай ничек итеп яралткан, сез шул килеш бердәнбер, уникаль шәхес. Берәүгә дә берни расларга, исбатларга азапланмагыз. Үзен яраткан, үз кадерен белгән кешеләр башкаларга ярарга тырышмый. Алар башкалар алдында түбәнчелеккә төшеп бил бөкми, тез чүкми, үзенә зыян китерерлек берни дә эшләми.

Гаилә мөнәсәбәтләренә килгәндә дә, алар үзен рәнҗеттерми. Алар гаиләдә пары янәшәсендә бәхеткә тиенеп яши. Шулай булмаса, гомер буе күз яше түгеп, кимсенеп, иза чигеп гомерен заяга уздырмый. Бу минем кеше түгел дип, ире яки хатыны белән араны өзә. Әгәр үзегезне яратмыйсыз икән, сезне дә яратмыйлар. Үзегезне хөрмәт итмәсәгез, төрле кешеләр тарафыннан урынлы-урынсыз кимсетүләргә юл куйсагыз, эш урынында абруй казана алмассыз, җәмгыятьтә лаеклы үз урыныгызны таба алмассыз”, – дип сөйли тәҗрибәле психолог. 

Миллиардер эшкуар Роман Василенко уңышка ирешергә омтылган кешеләргә менә нинди эшлекле киңәшләр бирә. Минем турында кемдер кайгыртыр, дигән иллюзиядән баш тартыгыз. Бөтен җирдә: көндәлек тормыш-көнкүрештә, эштәге финанс проблемаларын хәл иткәндә, шәхси үсеш мәсьәләләрен чишкәндә, башкалардан ярдәм көтеп утырмаска, һәрдаим үзең турында үзең кайгыртырга өйрәнергә кирәк. Безнең әби-бабайлар бик күп нәрсәләрне үз куллары белән булдырырга маһир иде. Бүгенге көндә күпләр уңайлы шартларда яшәргә күнеккән. Эштә генә түгел, тормыш- көнкүрештә комфорт юкка чыгуны бик авыр кичерәләр. Кайберәүләр төшкән төймәсен тагып куя белми, үзенә аш пешереп ашарга сәләтле түгел. Киңәшем шул: үзегезне гомер буе эшле-ашлы итә торган шөгыль табыгыз. Күңелегезгә хуш килә, үзегез булдыра ала торган чын эш булсын ул. Шул очракта җаныгыз күпме тели, шулчаклы акча эшләү мөмкинлегенә ия булырсыз.

Тормышыгыз көйләнер, тулы канлы тормыш рәвеше алып барырсыз һәм үзгезгә үзегез хуҗа итеп хис итәрсез. Өченче киңәшем шул: шәхси планда да, һөнәри юнәлештә дә беркайчан үсеш-үзгәрештән туктамагыз. Даими рәвештә үзегез сайлаган юнәлештәге яңалыкларны үзләштерергә омтылсагыз, алгарыштан туктамасагыз, сез күрсәтә торган хезмәтләргә, сез җитештергән тауарларга беркайчан да ихтыяҗ кимемәячәк. Шунлыктан финанс мөмкинлекләрегез үсәчәк, эшегез уңышлы барачак, дәрәҗәгез артачак, кешеләргә һәрчак кирәк булачаксыз. Шәхес буларак үсешегез исә перспективаны күрергә, иң дөрес карарларны кабул итәргә мөмкинлек бирәчәк”.

Дөньякүләм танылган миллиардер Маргулан Сейсембаевның “Тормыш юлында ялгышмыйча ничек алга барырга?” дигән темага уздырган вебинарын аеруча дулкынланып карадым. Ул уңышка ирешүнең юлларын мотивация, ягъни алга максатлар кую һәм теләсә нинди катлаулы проблемалар килеп чыкканда да ныклык күрсәтеп, шул юлдан тайпылмау белән бәйләп аңлата. Үзен гаҗәеп зур уңышларга ирештергән эшкуарлык юлында Ислам дине кануннарына таянуын яшерми. “Тормыш юлында ялгышмау, югалып калмауның берничә катгый кагыйдәсе бар. Шуларның беренче өч кагыйдәсе Ислам дине нигезләренә барып тоташа. Беренчесе: ”җиңеләйтегез, катлауландырмагыз” дип атала. Иң дөрес карар, гадәттә бик гади һәм проблеманың чишелеше күз алдында гына була. Икенчесе: ”Шик тудырган нәрсәдән ерак торыгыз” дигән сүзтезмәдән гыйбарәт.Үзегездә ныклы ышаныч тудырган нәрсәләр белән генә шөгыльләнегез. Бу эшлекле мөнәсәбәтләр кора торган партнерлар сайлауга, алар белән хезмәттәшлеккә дә карый. Партнерың үзе, аның башкара торган эше шик тудыра икән, аннан ераграк торуың хәерле.

Кем беләндер хезмәт килешүләре төзеп, зур эшкә керешкәнче, эреле-ваклы барлык мәсьәләләргә ачыклык кертүебез сорала. Четерекле вазгыять килеп туган яки нәрсәдер шик тудырган икән, шунда ук тәфтишле сораулар бирергә, хәлне тулысынча ачыкларга оялмаска кирәк. Кайбер нәрсәләрнең дөресен әйтмичә, аерым бер фактларны сездән яшереп калдырсалар, киләчәктә эш барышында арагызда кискен каршылыклар килеп туачагы, эшлекле мөнәсәбәтләрне бозачагы көн кебек ачык. Өченчесе: “нинди булса да эшнең чагыштырмача аз күләмдәгесен генә эшләгез, әмма аны даими рәвештә башкарыгыз”. Үзем йөз тоткан кагыйдәләрнең берсе – ”көчле ягыңны көчәйт” дип атала. Кеше булдыра алмаганны эшләргә маташып, юкка вакытын сарыф итмәсен. Үзе нәрсәгә маһир, дәвамлы рәвештә шуның белән ныклап шөгыльләнсә, уңышка һичшиксез ирешәчәк. Гадәттә, безнең илдәге ата-аналар математиканы белмәгән баласына ярдәм итәргә омтылып, акча түләп репетитор яллый, ә яһүдләр төгәл фәнне начар үзләштерә торган улының яки кызының Аллаһ биргән табигый сәләтен үстерү өчен, аңа музыка уен коралы сатып алып бирә.

Тормышта уңышка ирешергә телисең икән, кимчелекләрең белән көрәшергә вакытыңны исраф итмә, ә көчле ягыңны тизрәк ачыклап, шуны үстерү белән ныклап шөгыльлән. (Бу киңәшем балалар тәрбияләүче әти-әниләр өчен дә бик мөһим.) Көчсез ягыңны тулыландырырлык эшлекле партнерлар табарга тырыш. Эш башлаганда һәм аны алып барганда, “акчаларыгызны азрак тотарга, ә баш миегезне күбрәк эшкә җәлеп итәргә тырышыгыз”. Кайбер кискен проблеманы өстәмә акча туздыру юлы белән бер-ике мәртәбә хәл итеп булса да, ул бары тик вакытлыча салган ямаулык кебек кенә. Күпмедер вакыт узуга, проблема бөтен кискенлеге белән барыбер алдыгызга килеп басачак. Иң отышлысы: төптән уйлап, проблеманың асылына, килеп чыгу сәбәпләренә ныклап төшенеп, дөрес карар кабул итү һәм четерекле мәсьәләне тулысынча хәл итүдән гыйбарәт. Әгәр алдыгызга авыр проблема килеп баскан икән, сезне сынар өчен аны Аллаһы Тәгалә үзе җибәргән икәнлеген истә тотыгыз.

Авырлыкны җиңеп чыкканда, һичшиксез яңа баскычка күтәреләчәксез. Шушы юл белән барганда, сез көннән-көн көчлерәк була барачаксыз. Кеше тормыш юлында аерым бер уңайлылык зонасына керә һәм үзен бәхетле итеп саный башлый. Бу – күпкатлы йортның биек булмаган катындагы идәнгә басып тору белән бер. Подъездга чыгып, көч түгеп, дискомфорт кичерә-кичерә, өске катка таба үрмәлисезме, әллә җиңел генә түбәнгә төшеп китәчәксезме – үзегездән тора. Тормышта да шулай. Күпме авырлыкларны җиңеп чыксагыз, сез үзегез дә шултиклем чыныгасыз. 

Киң атлама, чалбар төбең ертылыр, ди халык әйтеме. Бала да әкренләп үсә, Шуның кебек, тәвәккәлләп башлаган эшегез әүвәле бик кечкенә генә булса да, алга куелган максатыңнан чигенмичә, авырлыклар алдында каушап калмыйча, проблемаларны хәл итә-итә алга барганда, һичшиксез уңышка ирешеп сөенерсез, дип ышанам. Ашыкмагыз – бусы да бик мөһим. Ашыккан – ашка пешкән. ”Үлчәп булган нәрсәне генә яхшыртып була”. Шунлыктан теләсә кайсы эшкә керешкәнче һәм аны башкарган вакытта уңышсызлыкка юлыкмау өчен, һәрнәрсәне бик әйбәтләп санап, исәпләп тору мөһим”.

Хөрмәтле укучым, бу мәкаләмнең максаты кемгәдер акыл өйрәтүдән гыйбарәт түгел. Катлаулы тормыш юлында адым саен безне төрле сынаулар, авырлыклар сагалап тора. Кемнәрдер, Маргулан әфәнде кисәткәнчә, аска тәгәрәп харап була, икенче берәүләр проблемаларны хәл итә-итә тәҗрибә туплый, рухын чыныктыра, максатчан алга барып, уңышларга, дәрәҗәләргә ирешә. Ничек кенә булмасын, Аллаһ биргән бердәнбер гомер юлын мәгънәле, файдалы итеп узып, хәл кадәренчә кешеләргә игелек кылып, алар күңелендә якты эз калдырсак иде, дигән изге теләктә калам.  

Хәмидә Гарипова.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading