16+

Әти-әниләр булганда “дөнья түгәрәк”

Халыкара өлкәннәр көне шигарендәге чаралар.

Әти-әниләр булганда “дөнья түгәрәк”

Халыкара өлкәннәр көне шигарендәге чаралар.

Хөкүмәт йортында үткәрелгән брифингта әйтелгәнчә, Татарстанда 1 октябрь – Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан сугыш һәм хезмәт ветераннарын хөрмәтләү, концертлар, спорт ярышлары оештырыла. Студентларның хезмәт отрядлары, “Беренчеләр хәрәкәте” активистлары өлкән яшьтәгеләргә булышлык акөияләре үткәрә.

Ялгызларга битараф калмагыз!
Татарстанда халыкның 23,8 проценты өлкән яшьтәгеләр. Шулардан 294 кеше 100 яшьтә һәм аннан да өлкәнрәк. Аларның 33е – ир-атлар, ә 261е – хатын-кызлар. Алабуга шәһәрендә яшәүче Галина Шәрәфетдиновага 108 яшь.

– Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ветераннарны кайгыртуны игътибар үзәгендә тота. Республикада 2019 елдан “Өлкән буын” төбәк проекты гамәлгә ашырыла. 2025 елдан “Гаилә” илкүләм проекты эшли. 5 651 кешегә өйләренә йөреп социаль хезмәт күрсәтелә. Әгәр күршегездә яки башка урында ялгыз яшәүче карау-тәрбиягә мохтаҗ кешене беләсез икән, алар турында социаль яклау органнарына яки 112 телефоны аша хәбәр итегез. Өлкәннәргә хөрмәт күрсәтик. Әти-әниләр һәм өлкәннәр янәшәдә булганда дөнья түгәрәк, – диде республиканың хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова.
100 яшьлекләргә һәм аннан өлкәнрәкләргә Татарстан Рәисенең бүләкләре тапшырылачак.

Эшлисең килсә, эшлә
Ел башыннан 1 256 пенсионер эш белешеп мәшгульлек үзәкләренә мөрәҗәгать иткән. Хезмәт министрлыгы алмаш һөнәрләргә курслар да үткәрә. Пенсия яшендәге 1 854 кеше алмаш һөнәргә укып чыккан. 
– “Кадрлар” илкүләм проекты кысаларындагы “Актив озын гомер” проекты нигезендә өлкәннәргә 90 һөнәр буенча курслар бара. Өлкәннәрне карау-тәрбия кылу зур сабырлык һәм белем дә сорый. Өлкәннәрне карау мәктәбе  эшли, анда быел 3 мең кеше курслар узды. Татарстанда инде 29 гаилә, гомумән дә, чит-ят булган 29 өлкән кешене үзләренә алып карый-тәрбияли. Мондый шәфкатьле кешеләргә рәхмәт! – диде Эльмира Зарипова.

“Балкыш”ка чыгып, балкы
Татарстан Рубежное һәм Лисичанск шәһәрләренә шефлык итә.
– Курск өлкәсенә гуманитар ярдәм күрсәтик, дип, республика пенсионерларына мөрәҗәгать белән чыккан идек. Өч атнада 4 миллион 200 мең сум җыелды, шул акчага Курск өлкәсенә продукция җибәрдек. Татарстан Рәисенең финанс теләктәшлегендә махсус хәрби операциядә яраланган хәрбиләргә бүләкләр алып барабыз, концертлар куябыз. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов “Балкыш” республика фестиваленә дә бик теләктәш. “Өлкәннәрне үзешчән сәнгатькә актив җәлеп итү кирәк”, – ди Рөстәм Миңнеханов. Баштагы елларда “Балкыш” та 3,5 мең кеше катнаша иде, хәзер алар республика буенча 120 меңгә җитте. Яшь буында ватанпәрвәрлек тәрбияләүдә катнашабыз, – диде Татарстанның ветераннар (пенсионерлар) төбәк җәмәгать оешмасы рәисе Хәбир Иштирәков.

Почта дару сата
Татарстанның сәламәтлек саклау министры вазифасын башкаручы Альмир Абашев сөйләгәнчә, республиканың Апас, Тәтеш һәм Балык Бистәсе районнарында халык “өлкәнәя” бара. Әлмәт, Алабуга һәм Минзәләдә яшьләр халыкның күпчелеген тәшкил итә икән.

– Авылларда 65 яшьтән өлкәннәр медицина каравына алып барыла. Быелның 1 сентябренә 32,6 мең өлкән кеше җәлеп ителде. Авыллардагы фельдшер-аккушер пунктларына дарулар кайтарыла. Шулай ук почта бүлекчәләрендә дә дарулар сатыла, – диде Альмир Абашев.
Республикада өлкәннәргә ел башыннан “Ашыгыч медицина ярдәме” машинасы 340 мең мәртәбә килгән.

Пенсионер “айтишник”
Россия Социаль фондының Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Эдуард Вафин видеоэлемтә аша сөйләгәнчә, республика районнарында өлкәннәр өчен инде 19 аралашу үзәге булдырылган. 

– 110 пенсионер компьютерда эшләргә өйрәтелде. Өлкәннәр компьютер бәйгеләрендә катнашып, җиңүләр яулый. Быелгы “Интернетка рәхмәт!” Бөтенроссия конкурсында катнашу өчен 27 октябрьгә кадәр гариза тапшырырга кирәк. Җиңүнең 80 еллыгына багышлап, пенсионерлар спартакиадасы үткәрелде, – диде Эдуард Вафин.

Әйдә, барыйк мунчага!
Казан шәһәре Башкарма комитетының социаль сәясәт идарәсе җитәкчесе Ирина Смирнова таныштырганча, башкалада Халыкара өлкәннәр көне 10 көнлек чараларны колачлый. Декада дәвамында муниципаль музейларга пенсионер таныклыгын күрсәтеп, бушлай кереп була. Зоопарк та 1-3 октябрьләрдә пенсионерлар өчен бушлай. Паспорт һәм пенсионер таныклыгы яки Россия Социаль фонды бүлегеннән алынган мөхерле (печать) белешмә күрсәтеп, 1 октябрьдә Казандагы мунчаларга бушлай кереп була. Болар:  3нче – Большая Красная урамы, 34/16 (1 октябрь хатын-кызлар көне); 5нче – 1 Май урамы,5; 9нчы

– Үзәк-Мариуполь урамы,49; 10нчы – Көньяк-Көнбатыш урамы,30 һәм Ютазы урамы, 2 адресындагы мунчалар. 
“Крылья Советов” паркында 4 октябрьдә спорт бәйгеләре була. Концертлар: 1 октябрьдә –“Сәйдаш” мәдәният сараенда, 2 октябрьдә – Ленин исемендәге һәм “Чулпан” мәдәният сарайларында, 7 октябрьдә “Московский” мәдәният сараенда. 

– “Сәйдаш” мәдәният сараенда 6 октябрьдә “Тормыш сөючеләр” клубларының “Көзге балы” була. Бәйрәм 13.00 сәгатьтә башлана, керү бушлай. Өлкәннәр рәхим итсен! – диде Ирина Смирнова. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading