Көнчыгыш яки Кытай календаре буенча 2026 ел – Кызыл Утлы Ат елы
Россиядә һәм Европа илләрендә Яңа елны григориан календаре буенча 31 декабрьдә 1 гыйнварга каршы төндә каршылыйбыз. Кытайда исә, 2026 ел ай календаре буенча 17 февральдән башлана һәм 2027 елның 5 февралендә тәмамлана.
Көнчыгыш календаре Корея, Вьетнам, Малайзия, Монголия, Индонезия дәүләтләрендә кулланыла. Кытай йолдызнамәсендә елларга аерым җәнлекләр атамалары бирелгән һәм алар әле тагын төрле стихияләр белән дә баетылган. Еллар: крис, үгез, дуңгыз, юлбарыс, куян, аждаһа, елан, ат һәм дуңгыз атамаларында үзгәреп тора. 2026 ел – Утлы Кызыл Ат елы, ул 60 елга бер мәртәбә генә килә. Чөнки, еллар әйләнешендәге ат көтүе шактый зур – Тимер Ак Ат, Су Кара Ат, Агач Яшел Ат, Җир Сары Ат.
Кытай йолдызнамәсендә ат көч-куәтне, мөстәкыйльлекне, яңа башлангычларда уңышка ирешүне гәүдәләндерә. 2026 елдагы яшәешкә энергия, тизлек, үзгәрешләргә омтылыш хас булачак. Кызыл төс һәм Ут стихиясе Атның табигый куәтен арттыра. Ат елында туганнар тормыш сөючән һәм аралашучан була. Алар сәяхәт итәргә ярата, ышанычлы юлдашлар. Ләкин, “утлы атлар” кызып та китүчән икән.
Яңа елны 31 декабрьдә каршыласак та, шактый кешеләр көнчыгыш календаре гадәтләрен дә куллана. Бу очракта кайбер нечкәлекләрне исәпкә алу мәслихәт. Кызыл Утлы Ат хәрәкәтне, җанлылыкны, уен-көлкене ярата. Яңа елны өйдә берүзегез генә каршылыйсыз икән, телевизор яки радио булса да сөйләп-күрсәтеп торсын. Урамга халык янына чыгып, күңелегездән теләкләр теләп керегез.
Яңа елны каршылаганда киемнәрегездә һәм бизәнү әйберләрегездә ал, кызыл, алтынсу төсләр булсын. Муенга шул ук төсләрдәге шарф, яулык урарга яки галстук тагарга мөмкин. Табынга яшелчә, кызыл борыч, помидор, гранат, баллы кишер телемнәре, алма, апельсин, груша, чикләвекләр куегыз. Көнчыгыш халыклары гадәте буенча, табын тулысынча яшелчәләрдән һәм җиләк-җимешләрдән генә торса яхшы. Әмма, итле ризыкларга катгый чикләү юк. Ләкин бер катгый чикләү бар: табында ат ите һәм ат итеннән әзерләнгән ризыклар булырга тиеш түгел. Ат елын хөрмәтләмәү санала бу. Тавык, күркә итләре дә бик тәмле. Кызыл төстәге җимеш сулары урынлы булыр. Ясалма утлы камин яки шәм кабызыгыз.
Балык Бистәсе районындагы Күки авылында Гыйльметдин Шиһапов ат асрады, 85 яшьләрендә дә ат җигеп, “Кызыл Йолдыз” урман хуҗалыгына булышып йөрде.
– Атлар алар бик акыллылар, хуҗасына тугъры җаннар, әйткән һәр сүзеңне тыңлыйлар. Атларны әрләргә ярамый. Атлар әрләгәнне аңлап, елый, – дип әйтә торган иде Гыйльметдин ага.
Ат елында туган артистлар: Ирина Пегова, Екатерина Климова, Дмитрий Дюжев, Иван Охлобыстин, Евгений Миронов.
Россиянең Улан-Удэ шәһәренә сәфәре вакытында Монголиянең танылган астрологы Лхасрангийн Тэрбиш 2026 елга күрәзәләре белән уртаклашкан.
– Йолдызнамәгә караганда, Кызыл Утлы Ат елы монгол, бурят һәм Россиянең барлык халкы өчен уңышлы, бай ел булачак. Болыннар, кырлар яхшы үсәчәк, бу авыл хуҗалыгы өчен әйбәт. Кометалар яки метеоритлар белән бәйле катаклизмнар күренми, халык тыныч булсын. Киләсе ел кемнәргәдер “уңышсыз ел” дип фаразлана икән, бу 100 процентка туры килә дигән сүз түгел. Бөтен нәрсә кешенең үзеннән тора, аның эчке халәтенә, акылына бәйле. Төшенкелеккә бирелергә, үзеңнең төшенке халәтеңне башкаларга таратып йөрергә ярамый, тырышып алга бару кирәк, – дигән Лхасрангийн Тэрбиш.
Ир-егетнең йөрәгендә иярле-йөгәнле ат ятар. Ат ашаган җиренә, ир туган иленә тартыр. Ат – дагасыз, батыр ярасыз булмый. “Атым – пар канатым”, – дигән мәкаль дә бар. 2026 елда канатланып яшәргә, яңа уңышларга ирешергә язсын иде!
Комментарийлар