Һәрберебезнең тормыш дип аталган көндәлегендә төрле битләр бар: якты төсләр язылганы, бераз кара төсләре дә кулланылганы, сызып кире язарга маташканы...
Скопировать ссылку
Һәрберебезнең тормыш дип аталган көндәлегендә төрле битләр бар: якты төсләр язылганы, бераз кара төсләре дә кулланылганы, сызып кире язарга маташканы...
Беребезнең дә көндәлеге ап-ак түгел. Казан кызы Венера Нурсубинаның да язмышының төрле чагы булган. Тормыш юлын үзе сөйләсен әле безгә.
Казанга укырга кергәч, апам минем кулда калды. Аны карагач, укуымны да тәмамлый алмадым. Яхшылап укый алмадым, кызганыч. Казан консерваториясенә укырга кергән идем мин. Язмыш булгач, апамны да, үземне дә ашатырга кирәк булгач, уналты яшемдә заводка эшкә кердем. Апам үз-үзен карый алмас хәлдә иде. Башы эшләми иде инде аның.
Апам Эра истәлегенә
Үсә төшкәч, бер егет белән дуслаштым. Исемен хәтерләмим инде шуның, гафу итегез. Аның Волгоград шәһәрендә эшләвен хәтерлим, ә тумышы белән Башкортстаннан иде. Минем артымнан йөрде ул. Ул егет самолетта очучы булып, пилот булып эшли иде. Яше буенча миннән өлкәнрәк иде. Миңа егермеләр иде бу чакта. Әмма мин аның хисләренә җавап кайтармадым. Эра апам гел безнең белән иде инде. Кая барсын инде ул... Бу егет миңа өйләнергә тели иде. Минем аңа кияүгә чыгасым килмәде, җырчы булам дип хыялландым, Казанда калам, дидем.
Бу егет Эрага ошый иде. Үзе миңа бу хакта әйткән иде. Шулай итеп бу егетне Эрага өйләндерергә булдым. Шулай эшләргә тәвәлләдем. Өйдә аларның икесен генә калдырдым... Барып кайтасы урыным бар, дидем. Төнлә урамда таң атканчы йөрдем... Эра өйдә бу егет белән икәү генә калуларын кулыннан ычкындырмаган. Мин кайттым, эш эшләнгән иде инде... Һәм, беләсеңме, бу төннән соң шушы егет юкка чыкты.
Уллары шулай итеп балалар йортына эләкте
Эраның ап-ак җәймәсендәге тапка карадым. Ул вакытта хәзерге замандагы кебек моның белән дә түшәкне уртак итү, тегесе белән дә бер юрган астына яту юк иде бит. Шулай итеп Эра Волгоградка китте. Соңгы акчамны аңа биреп җибәрдем. Эра җәймәсен дә үзе белән алып китте. Эра туп-туры шушы егетнең эшенә барып, аны тапкан. Башка чарасы булмагач, бу егет апама өйләнде инде. Аларга фатир бирделәр, ике малай тапты.
Әмма ул үзе эшләмәде, әйтәм бит, башы эшләп бетми иде. Аларга ел саен бара идем. Улларын да караштым, чөнки ул үзе ул балаларны карый алмады. Әле беренчесен тәрбияли алса да, икенчесен, гомумән, карый алмады. Эра шулай итеп психик яктан авырулар өчен махсус клиникада ятты. Уллары шулай итеп балалар йортына эләкте. Алар анда ике ел эшләде. Соңыннан әтиләре балаларны үзе барып алды, һәм аларны үстерде.
Әмма хәзер без ул малайлар белән аралашмыйбыз. Алар Пермь өлкәсендә яши дип беләм. Эра да, ире үлгәч, бичаракаем, беркемгә дә кирәк булмаган бер кеше булып калды. Әле ул исән чагында мин аны Казанга алып кайтмакчы идем. Әмма аны уллары миңа бирмәде... Уллары да карамады. Ул балалар аны психиатрия хастаханәсенә салды. Шулай итеп Эра белән элемтәбез өзелде... Ииих, йөрәк ярсуы. Мин аның хәтта кайчан үлүен дә, кайда җирләнүен дә белмим. Балалары да минем белән аралашмый. Ул тормышының соңгы көннәрен шушы хастаханәдә үткәргәндер.
Мәхәббәтле яз
Ирем Мидхәт Барда ягыннан. Мин аны дәү әниләргә кунакка кайткач, бер күреп калган идем. Ул үзенең өч дусты белән Казанга укырга килде. Аның тырыш егет булуы әллә каян күренеп тора иде. Мәктәптә бик тырышып укыган ул. Мидхәт озак еллар университетта укытты. Хәтта профессор да булды. 45 ел КХТИда информатика, моделирование курсларын укытты ул.
Мин җырлый да, бии идем дә, эшли идем дә. Артымнан егетләр дә йөри иде. Әмма берсен дә үземә якын китермәдем. Язмыш булгандыр инде, Мидхәткә гашыйк булдым да кияүгә чыктым. Мидхәт миннән өч яшькә яшьрәк. Безнең бергә гомер итүебезгә быел 63 ел була. Мәхәббәт бардыр, сөю булмаса, 62 ел бергә яши алмас идек. Мидхәт тырышып эшләде, муллыкта яшәдек. Мидхәт 1971 елда ике катлы йорт та салып чыкты. Мин аңа рәхмәтле.
Ике кыз үстердек. Беренчесенең исеме Лира, икенчесе — Әлфирә. Аларның яшь аермасы — 10 ел. Өченче балам төште. Инде табар вакытым җиткән иде, ялгыш егылдым да, баланы коткара алмадылар. Аны Барда да җирләдек. Их, без күргәннәр…
Хәзер менә бергә яшәп ятабыз Аллаһка шөкер. Әле дә ансамбльдә җырлыйм. Бакчабыз да бар. Кызларыбыз, оныкларыбыз белән гөрләтеп яшибез. Биш оныгыбыз һәм өч оныкчыбыз бар.
Комментарийлар