16+

14 елда замана укучыларының хөрмәтен яулаган укытучы: «Кечкенә дә, төш кенә»

«Бүгенге мөгаллимгә абруй «укытучы» дигән исем белән генә килми, аны яуларга кирәк», – ди Казанның 73нче гомуми белем бирү мәктәбе рус теле һәм әдәбияты укытучысы Гүзәл Әбүзәр кызы Хәсәнова.

14 елда замана укучыларының хөрмәтен яулаган укытучы: «Кечкенә дә, төш кенә»

«Бүгенге мөгаллимгә абруй «укытучы» дигән исем белән генә килми, аны яуларга кирәк», – ди Казанның 73нче гомуми белем бирү мәктәбе рус теле һәм әдәбияты укытучысы Гүзәл Әбүзәр кызы Хәсәнова.

«Укытучы» дигән исем белән генә абруй килми

Чыннан да, элегрәк мәктәптә эшләгән һәр «апа»ны әти-әниләребез хөрмәт итәргә, бар кушканнарын бер сүзсез үтәргә өйрәтсә, бүген вазгыять башкачарак. Укытучының сүзе элеккеге кебек бәхәссез хакыйкать булып кабул ителми. Балаларның үз фикере бар, укытучының һәр сүзенә әти-әниләрнең дә үз җавабы табыла.

  • Шуңа күрә бүген мөгаллимгә абруен бары тик вазифасы белән түгел, үзенең белеме, мөнәсәбәте һәм шәхси үрнәге белән яуларга туры килә. Укучыга белем бирү генә җитми – аның белән уртак тел табу, кызыксындыру, хөрмәт итү һәм шул ук вакытта үзеңә хөрмәт уята белү дә мөһим. Гүзәл Хәсәнова моны яхшы аңлый һәм үзенә йөкләнгән бурычларны зур осталык белән үти.

Гүзәл Хәсәновага «Кечкенә дә, төш кенә» дигән әйтем бик нык туры килә. Кыска гына буйлы бу укытучыны тәнәфестә өлкән сыйныф укучылары арасында танып алуы да кыенрак. Әмма дәрес башланды һәм укучылар каршына килеп басты икән, үз-үзен тотышы да, йомшак, әмма нык итеп әйтелгән һәр сүзе дә аның кем икәнлеген ачык чагылдыра.

Яңгыравык матур тавышлы, күзләре ут булып яна, бер тик тормас үзе – замана укытучысы шундый булырга тиеш тә. Укучылары, үз фәне турында сөйли башлагач ук, аның үз һөнәрен йөрәк кушуы буенча сайлавына бер шик калмый.
Тумышы белән Зәй шәһәреннән булган Гүзәл Хәсәнованың мәктәп бусагасын укытучы буларак атлавына быел 14 ел булган. Ә бит кайчан гына педагогик практикага килеп, беренче дәресен үткәргән кебек аңа.  

укытучы. фото с архива

«Минем урыным нәкъ менә мәктәптә икәнен аңладым»

– Укытучы булу һич кенә дә балачак хыялы түгел иде. Күз алдымда башлангыч сыйныфларны укыткан дәү әнием һәм авыл мәктәбендә физика укытучысы булып эшләгән абыем үрнәкләре булса да, мин беркайчан да мәгариф баскычларыннан атлармын дип уйламадым.

Мәктәпне тәмамлап, Казан дәүләт университетының филология факультетына укырга кердем, исәбем тел белгече булу иде. Әмма  бишенче курста педагогик практика узарга җибәргәч, минем урыным нәкъ менә мәктәптә, балалар янында икәнен аңладым, – дип сөйли Гүзәл Хәсәнова.

Аның беренче эш урыны үзе укыган Зәй мәктәбе була. Анда бер ел эшләгәннән соң, үзен Казанда сынап карарга, биредә тәҗрибә тупларга була. Башкалада яшь белгеч 12нче мәктәптә Ольга Львовна Трупп җитәкчелегендә хезмәт куя. Нәкъ менә шунда аңа педагог буларак беренче орлыклар салына. 

– Ольга Львовна һәм аның көчле командасы ярдәмендә мин бүгенге укытучы булып формалаштым. Людмила Курамшина белән дә эшләү бәхете тиде. Ул Татарстанның беренче «Ел укытучысы» иде. Ул миңа дәресне методик яктан дөрес төзергә, һәр дәресне үзенчәлекле итәргә өйрәтте, – ди укытучы. 

Яшь укытучы замана балалары кайнаган цифрлы мохитне дошман итеп түгел, ә ярдәмче буларак сайлаган. Ул аларны үзе дә актив куллана, балаларны да шуңа өйрәтә.

укытучы. фото с архива

«Үзем өйрәнәм һәм кулланам»

Замана балалары белән бер дулкында булуның тагын бер сере – балалар тормышы белән чын-чынлап кызыксыну.

– Яңа мем чыкса, укучыларымнан аның нәрсә аңлатканын сорыйм. Яңа технология барлыкка килсә, үзем өйрәнәм һәм кулланам. Яңа теманы балаларга аларның телендә аңлатам. Әдәбият дәресләрендә һәр әсәрне бүгенге көн белән бәйләп карыйбыз, – ди укытучы. 

Гүзәл Хәсәнова үз укучыларының ачык булуын да аерым билгеләп үтә. 

– Алар оялмыйча ярдәм сорый, бәхәсләшә, хисләре белән уртаклаша. Бу миңа бик ошый. Бала янына килеп, синнән киңәш сорый икән – моның кадере зур. Без үзебез алай эшли белми идек, – ди ул. 

Гүзәл Хәсәнованың мәктәптән арыган, ялыккан чаклары да булмый калмый, билгеле. Әмма бары тик биредә генә шундый күп төрле хисләр кичерә алуын, шулкадәр күп төрле кешеләр белән аралашу мөмкинлеге булуын һәм бары тик биредә генә филолог буларак үз вазифасын тулысынча тормышка ашыра алуын аңлый ул.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading