Авыл хуҗалыгы өчен кадрларны 2 югары уку йорты һәм 23 көллият-техникум әзерли
Авыл хуҗалыгы өчен кадрларны бүген Казан дәүләт аграр университеты, ветеринария медицинасы академиясе һәм 23 көллият-техникум әзерли. Ел саен аграр югары уку йортларын – 1300дән артык, урта махсус уку йортларын 1500 студент тәмамлый.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Авыл хуҗалыгы өчен кадрларны бүген Казан дәүләт аграр университеты, ветеринария медицинасы академиясе һәм 23 көллият-техникум әзерли. Ел саен аграр югары уку йортларын – 1300дән артык, урта махсус уку йортларын 1500 студент тәмамлый.
Аграр белем бирү комплексының потенциалы республиканың барлык авыл хуҗалыгы сәнәгать комплесы ихтыяҗын тулысынча тәэмин итәргә сәләтле, дип белдерде Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының фән, мәгариф һәм инновацион технологияләр бүлеге башлыгы Алмаз Гамиров матбугат очрашуында.
Авыл хуҗалыгы өчен кадрларны бүген Казан дәүләт аграр университеты, ветеринария медицинасы академиясе һәм 23 көллият-техникум әзерли.
Ел саен аграр югары уку йортларын – 1300дән артык, урта махсус уку йортларын 1500 студент тәмамлый.
– Министрлык белгечләрне авылга җәлеп итү өчен мөмкин булган барлык чараларны да күрә. Бу ел башыннан яңа эшкә урнашучыларга бер тапкыр түләнә торган акчалар югары уку йортларын, техникумнарны һәм көллиятләрне тәмамлаучылар өчен 750 мең сумга кадәр арттырылды. Элегрәк алар вуз тәмамлаучылар өчен –300 мең, техникум һәм көллиятне тәмамлаучыларга 150 мең сум тәшкил итә иде. Шул ук вакытта бюджеттан төп хезмәт хакына ай саен өстәмә түләүләр 7,5 мең сум тәшкил итте, – дип билгеләп үтте ул.
Моннан тыш ветеринария академиясе һәм аграр университет студентларына ел дәвамында ай саен 5 мең сум исемле стипендияләр бирелә; аграр юнәлештәге һөнәри белем бирү оешмалары студентларына ел дәвамында бер ай саен 3 мең сум күләмендә 115 стипендия билгеләнелә; 3, 4 һәм 5 курс студентларына Татарстан авыл хуҗалыгы оешмаларында җитештерү практикасын узу чорында ике ай эчендә 3000 сум стипендия түләнә. Фәнни оешмаларның һәм аграр профильле югары белем бирү оешмаларының фәнни-тикшеренү эшчәнлеге белән шөгыльләнүче 35 яшькә җитмәгән кече фәнни хезмәткәрләренә ай саен 5 мең сум күләмендә стипендия биреп барыла.
Алмаз Гамиров «Азык-төлек куркынычсызлыгын технологик тәэмин итү» илкүләм проектының «АПК кадрлары» программасы турында да ассызыклап узды.
– 2025-2027 елларга проектны финанслау 3,4 млрд сум тәшкил итәчәк, шул исәптән 2,2 млрд сумы – федераль бюджеттан, 886 млн сумы – республика бюджетыннан һәм 344 млн сум бюджеттан тыш чыганаклар. Быел федераль проект кысаларында урта һөнәри белем бирү объектларын реконструкцияләү, капиталь ремонтлау, модернизацияләү һәм җиһазлау чыгымнарының 90 процентын каплау; республика районнарында гомуми белем бирү мәктәпләре базасында агротехнологик класслар булдыру каралган. Аларда профильле белем бирүнең заманча моделе төзеләчәк, ул эш бирүченең, мәктәпнең, урта һөнәри белем бирү оешмаларының һәм югары уку йортының тыгыз хезмәттәшлегенә нигезләнгән биология, физика, химия, математика кебек фәннәрне тирәнтен өйрәнүне күздә тота. Өченчесе – авыл хуҗалыгы комплексы өлкәсендә төп проектларны гамәлгә ашыруга җәлеп ителгән фәнни һәм фәнни-педагогик хезмәткәрләргә ярдәм итү максатларында федераль проект кысаларында инвесторларга торак төзү яки сатып алу мөмкинлеге бирелә. Гамәлгә ашыру механизмы агровузлар белгечләренә наем шартнамәсе буенча бирелә торган торак төзелешенә яисә сатып алуга юнәлдерелгән чыгымнарның 90 процентын каплауны күздә тота, – диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Авыл
“Яңгыр черетеп бетермәсә, быел җиләк күп булырга тиеш”
-
#Кыскача яңалыклар
Кыргыз көрәше буенча дөнья чемпионатында Татарстан көрәшчеләре катнашамы?
-
#Шоу-бизнес
Алсу Абульханова ашаусыз тора ала, чәйсез – юк.
-
#Сәламәтлек
Балалар хастаханәләрендә “корылтай”: сынган аяк-кул, ярылган баш һ.б.
-
#Кыскача яңалыклар
Остазлар янына йөреп остарып була
Комментарийлар