16+

Авылда эш бар, кеше юк: печән чабучыга 5 мең сум түләргә дә ризалар

Үз эшенең остасын табу кыенлаша хәзер, ә булганнарга инде кытлык башланган.

Авылда эш бар, кеше юк: печән чабучыга 5 мең сум түләргә дә ризалар

Үз эшенең остасын табу кыенлаша хәзер, ә булганнарга инде кытлык башланган.

Эш күп, әмма куллар җитми

Хезмәт базары җәен бигрәк кайнап ала. Эш бирүче дә, эш эзләүчеләр дә тик тормый. Вакытлыча эш, бигрәк тә җәйге бакча тирәсенә, йорт яннарындагы төзелешләргә һәрвакыт эшче куллар кирәк.

— Эш шундый күп. Өлгерә алмыйбыз. Дүрт җирдә объектым ачык тора. Бер җирдә фундаментның ныгыганын көтәбез, икенчесендә материал кайтып җитмәгән. Өченче документ эше белән тоткарлана. Егетләргә эш күп, шуңа да акчасы да яхшы. Бу — сезонлы эш түгел. 

Без ел әйләнәсе эштә. Сезонга карап эш төрләре генә үзгәрә. Егетләр дә берсе килә, берсе китә. Кемдер укырга китә, кемдер эшкә урнаша. Яшь егетләрне эш кораллары тотарга да өйрәтәм әле. Килгәндә инструментлар белән эш итә белмәгәннәр шактый шомарып китә бездән. Беркемне бәйләп куймыйбыз. Объектка алынабыз икән, аны тәмамлагач, һәркем китә ала. Командага кабат кире кайтучылар, яки җәен генә эшләп алучылар да күп, — дип белдерә төзелеш өлкәсендә шактый каезланган танышым.

«Шабашка» — акча да, тәҗрибә дә

Аның фикеренчә, үз йорты белән яшәүчеләр, яки өстәмә акча эшләргә теләүчеләр «шабашка»да эшләп алырга тиеш. Югыйсә, эшли белергә өйрәнү генә түгел, төзелеш өлкәсендәге яңалыкларны белү өчен дә, хәтта нәрсә яхшы, нәрсә начарны тоемлау өчен дә мондый эшләргә йөрергә кирәк. Әлбәттә, шабашка җиңел түгел. Командада эшләү икеләтә кыен. Җаваплылык та зур. Шулай да, өстәмә акчалар хакына тырышырга була.
Авылда эш. Фото: Татар Информ

Осталарга чират торалар

Эшче куллар дигәннән, төзелеш, электр, инженерлык осталыгын таләп иткән белгечләр — бигрәк тә тар өлкәләр буенча белгечләр азая бара икән. Хәзер кирәк булса, мич чыгаручы, такта эше белән шөгыльләнүче, кирпеч өючене, хәтта көтү көтә белүче эзләп тә таба алмаячакбыз. Киләчәктә терлек янында эш итә белүчеләр дә булмаячак әле. 

Ә эш чыннан да күп. Аны кемгә кушарга белми дә аптырарсың. Мондый чакта «сарафан радиосы» ярдәмгә килә. Әнә әлләкем абзыйларның мунчаларын, әллә кемнең йортлар шулар гына эшләгән иде, шуларга әйтегез, тыңламый калмаслар, диләр. Ә уңган-булганнарга инде дүртенче кеше чират тора. Син дә көтәргә мәҗбүр буласың.

Төзелеш материаллары кыйммәтләнә, хезмәтенә түләү арта — ә аңа карап кына эш туктамый. Һәркем зурмы, кечкенәме төзелеш алып бара бүген. Ремонт ясаучылар, яңа өйгә чыгучылар да сөбханалла шактый күп! Шуңа да эш юк, өстәмә акча эшләп булмый дигән сүзләргә ышанасы да килми.

Печән чабучыга — 5 мең сум

Әнә бакча печәнен бер тапкыр чабып бирүчегә 5 мең сум түләргә риза булучылар да бар.

Зуррак мәктәп укучысы, бигрәк тә яшь кеше өчен бу сумнар әз түгел. Шул ук вакытта яшьләрнең хуҗа белән уртак тел табып эшләве, ике якның да риза булып калуы мөһим. Әлбәттә, көн саен 5 мең сум түли торган эшне табуы да кыен. Бигрәк тә яшьләр, тәҗрибәсез булганнар моны яхшы белә. Әле күршебез печән чабучы егеткә 2 мең генә түли идем. Түләү бәясен арттырырга туры килмәгәе әле, дип тә әйтеп куйды. Бәя дә шулай чагыштырмача үсә торган нәрсә ул. 

— Сезонлы эштә миңа көн саен җирле хуҗалык 1 мең акча яза. Ул күп түгел. Тик минем көн саен бара торган эшем бар. Шабашка бит ул көн саен булмый, — диде мәктәптә укучы күрше егете. Ну, монда инде, тегесенә дә, монысына да җитешергә була. Ул да шулай итә. 

Статистика һәр унынычы кешенең җәен өстәмә эш алуын ачыклаган. Сезонлы эшләрме, шабашкамы — мөһим түгел, беркадәр өстәмә акча эшләү теләге көчлерәк монда. Кемдер үз эшендә дә озаграк калып эшләргә дә риза. Тик түләсеннәр генә. Кемдер җәйге ял чорында хезмәттәшләре өчен дә эшли алган. Җәен ял алмыйча эшләүчеләр дә шактый күп. Сезонлы эш барында, эшләп тә калырга кирәк.

Вакытлыча эшкә чыгучылар, эш графигының җайлы булуыннан риза булып калган. Кеше акчасын санау дөрес булмаса да, кемдер өстәмә 20-50 мең, кемнәрдер 100 мең эшләргә тырышкан. Акча эшләүдән тыш, вакытлыча эшләр өйгә якын булуы, читтән торып эшләү мөмкинлеге булуы белән дә кызыксындырган аларны. 

Һөнәр белгән кеше отышта

Вакытлыча эшнең дә төрләре замана белән үзгәрә бит. Хәзер авылда да көтү көткән кешене күрмәссең. Бөтен җиргә электр көтүчесе куелган. Утын кисмиләр. Шуңа да заманасына бәйле эшләр табарга кирәк. Бигрәк тә кулың һөнәр белүе мөһим. Нәрсә тотынсаң, шуны булдыра алган белгеч булсаң, бигрәк тә яхшы. 

Ир-егетләр генә түгел, хатын-кыз да заманча алымнарны кулланып эшли белергә тиеш бүген. Шундый булганда гына, вакытлы эшең дә төп хезмәтеңә әверелеп куюы ихтимал! Кайсы җайлы — шунсын сайлыйсың. Кайсында акча күбрәк тә дип өстик әле. Шулай да яратып эшләргә язсын!

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading