Россия Хөкүмәте күрсәтмәсе нигезендә, 2026 елда торак-коммуналь хезмәтләре тарифлары 1 гыйнварда һәм 1 октябрьдә күтәрелә. Күпмегә?
– Тарифларның артуы торак-коммуналь хуҗалык инфраструктурасын яңарту зарурлыгы, хезмәткә түләүнең минималь күләме (МРОТ) үсеше белән бәйле, – диде Татарстан Республикасының Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе Ренат Гайнетдинов “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында үткәрелгән матбугат конференциясендә.
Республикада тарифлар 1 гыйнвардан 1,7 процентка һәм 1 октябрьдә 13,4 процентка арта. Ләкин күпчелек шәһәрләрдә һәм эре бистәләрдә 1 октябрьдән тарифлар 18,2 процентка артачак. Мисал өчен әлеге исемлеккә Казан, Чаллы, Әгерҗе, Азнакай, Әлмәт, Арча, Баулы, Бөгелмә, Буа, Иннополис, Алабуга, Зәй, Яшел Үзән, Кукмара, Лаеш, Лениногорск, Мамадыш, Менделеевск, Минзәлә, Түбән Кама, Нурлат, Болгар, Тәтеш, Чистай керә.
Тарифлар таблицасы:
2026 елның 1 гыйнварыннан керәчәк түләүләр
Салкын су – 74,62 сум кубометр өчен (Казанда), башка муниципаль берәмлекләрдә 37,38 сумнан 58,44 сумга кадәр;
Электр – 4,26 сум кВт/сәгать. Электр плитәле йортларда 4,96 сум. Авылларда 0,732 сум;
Газ (газүткәргеч челтәреннән килүче) – 8,55 сум кубометр өчен.
2026 елның 1 октябреннән керәчәк түләүләр
Салкын су – 64,48 сумнан 74,62 сумга кадәр кубометр өчен;
Электр – 4,87 сум кВт/сәгать;
Газ – 9,28 сум кубометр өчен.
Электр санаганны ярата
Татарстанда электр энергиясе кулланган өчен түләү дифференцияле рәвештә башкарыла. Ул 3 диапозонга бүленгән: аз куллану, уртача куллану, күп күләмдә куллану.
– Республика халкының күпчелеге электр энергиясен сакчыл куллана, ягъни 1нче диапозонга керә. Электр хисаплагычларындагы күрсәткечләрне айның 25 числосына кадәр җибәрү сорала. Күрсәткечләр соң килсә, түләү инде тарифлар буенча билгеләнә. Кайбер кешеләр фатирларында яшәми, ләкин электр хисаплагычы күрсәткечләрен барыбер дә җибәреп торырга кирәк. “Акыллы хисаплагыч” куелган булса, күрсәткеч үзеннән-үзе китә. Күп балалы гаиләләр электр энергиясен 1нче диапозондагы нормалардан артык тотса да, 1нче диапозон кысаларында түли. Электрны нормалардан күбрәк кулланучыларга түләү дә күбрәк була, – ди “Татэнергосбыт” акционерлык җәмгыяте директоры Рифнур Сөләйманов.
Кар эретү өчен түләмибез
- Казанның “Салават Күпере” торак комплексында газ белән эшләячәк кар эретү камерасы төзү ниятләнелә. “Тотылган газ өчен түләү халыктан алыначакмы?” – дип, “Шәһри Казан” газетасы исеменнән кызыксынып сорау бирдем.
– Кар эретү камералары, канализация сулары яки газ белән эшләсә дә, муниципаль корылмалар. “Салават Күпре” торак комплексында яшәүчеләрдән кар эретү камерасында кулланылачак газ өчен түләү алынмаячак, – дип җавап бирде Татарстан Республикасының Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисенең беренче урынбасары Лариса Хәбибуллина.
Финанс ярдәме
Сугыш һәм хезмәт ветераннарына, инвалидларга, күп балалы гаиләләргә торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләрдә ташламалар каралган. Республикада узган ел 60 мең 50 гаиләгә 859,28 миллион сум субсидия бирелгән. Ренат Гайнетдинов әйткәнчә, 2026 ел өчен 1 миллиард 300 миллион сум субсидия тәгаенләнгән. Торак-коммуналь хезмәтләр түләүләре гаилә кеременең 15-22 процентыннан артып киткән очракта, субсидия алу өчен яшәү урыннарындагы социаль яклау органнарына мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз.
Комментарийлар