- “ТАТМЕДИА”ның беренче номерлы журналы, - диде “Татмедиа“ Республика матбугат һәм массакүләм комуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Шамил Садыйков. – Ул татар дөньясына зур өлеш кертә, дөресрәге, үзе бер дөнья. Журналның 35 ел эчендә нәшер ителгән 420 санының берсен генә кулына алып караган кеше дә бу сүзләрнең хак икәненә инана. Аның беренче саннарын укыган балалар бүген 40-45 яшьлек, үзләре әти - әни, бәлки, әби-бабайдыр да инде.
“Салават күпере”нең юл башында торган, әтисе дип тә әйтергә ярыйдыр, Зиннур Хөснияр журналның башлангыч тарихына тукталды. Татарда беренче нәниләр журналын нәшер итү җиңел булмаган, билгеле. Балаларны ярата торган яхшы күңелле кешеләр һәм Аллаһ ярдәме белән, әйбәт фин кәгазе дә, буялар да табылган. Беренче саннарын ул чакта Татарстан Язучылар берлеген җитәкләгән Ринат Мөхәммәдиев Мәскәүгә Россия язучылар берлеге съездына да алып барып биргәч, Сергей Михалков мөнбәрдән күрсәтеп мактаган. Башкалар да аның затлылыгын күреп шаккаткан, үрнәк алырга тырышкан. Бу чакта әле Мәскәүдә чыга торган атаклы балалар журналлары да начар сыйфатлы сары кәгазьдә басыла торган булган.
Шуңа да инде журнал беренче саныннан башлап үз укучысын тапкан. Бәйрәм ясап бик күп татар гаиләләренең өйләренә генә түгел, сабыйларының күңеленә дә кергән ул. Баштагы елларда киоскларда, кибетләрдә генә сатылган, хәзер нинде илбезнең төрле почмагында рәхәтләнеп язылырга, көтеп алырга һәм яратып укырга була. Сигез меңнән артык милләттәшебез шулай итә дә. Һәм бик тә дөрес эшли. Ай саен нәшер ителә торган бу журнал күп кенә татар гаиләләрен берләштерә, бергә уйнарга, уйларга, хәтта җырларга һәм шулай туган телне яратырга да өйрәтә. Менә журнал сәхифәләренең кайберләре, күргәнегезчә, исемнәре үзләре турында үзләре сөйлиләр: “Бәби сүз”,Беләсем килә”, Күңелле әлифба”, “Нәрсә? Нигә? Ни өчен?”, “Табигать баласы”. “Мин Россиядә яшим”, Нәниләр өчен тәҗрибәләр”...
Журнал каршында “СалаваТик“лар проекты да эшләп килә. Алар да һәр балалар бәйрәменең матур милли бизәге. Бүгенге юбилей да кунаклар күңелендә аларның җыр-биюләре белән ныграк истә калыр. Бу шәп журналга яызылырга, укырга кирәклеген дә искәртеп торыр. Ә журналның хәзер тагын да әйбәтрәк кызыклырак булыр төсле. Аны 2010 елдан бирле җитәкләгән Зилә Фәйзуллина күптән түгел генә икенче тапкыр әни булды, малай алып кайтты. Юбилей да аны котлаудан башланып китте. Без дә ихластан кушылабыз. Әна да, бала да, журнал да исән сау булсыннар!
Комментарийлар