16 июль көнне Балык Бистәсендә өченче тапкыр “Бистә шәл” халык кәсебе фестивале узачак.
Өч ел элек уйнап кына башланган фестиваль халык арасында зур кызыксыну уята. Быел республиканың 15 районнан, 18 коллектив катнашыр, дип көтелә. Шул ук вакытта мастер-класс, сату белән данлыклы Оренбур шәлләре осталары дә әлеге чарада катнашачакларын белдергән. Беренче фестивальдә үк 12 районнан үз көчләрен сынарга шәлчеләр килгән булган. Киләчәктә фестивальне Россия күләмендә уздырырга ниятлиләр.
Балык Бистәсе районында гомер-гомергә шәл бәйләп көн күргән. Дөрес, берара бу төр продукциягә ихтыяҗ кимесә дә, шәлчеләр аны ташламаган, яңадан-яңа төр үрнәкләр кертеп, эшләрен җәелдереп җибәргәннәр. Бүген районда шәл белән бергә башлыклар да, кофталар да, перчаткалар да, носкилар да һәм башка җылы киемнәр бәйлиләр.
– Бәйрәмгә килгәч мамыктан бәйләнгән перчаткаларын алмый калмагыз, кыш буе кулыгыз җылыда чыгачак һәм бу фестиваль шулкадәр матур уза, – ди Мәдәният министрлыгының “Татмәдәниресурсүзәк” директоры Алсу Мифтахова.
Бирегә килгән кешеләр күңелләренә рухи ләззәт, матурлык алып кайтып китә, ди чараны оештыручылар.
– Үзебезнең районда булган кәсепчеләрнең хезмәтләрен башкаларга да күрсәтәсебез килде, – ди Балык Бистәсе районының мәдәният бүлеге җитәкчесе Лилия Кәримуллина. – Беренче фестиваль бик матур узып, ул бар кешегә дә ошагач, без аны киләчәктә тагын да күңеллерәк итеп уздырырга булдык.
Һәм елдан-ел төрле конкурслар тәкъдтим ителә. “Иң креатив шәл” конкурсына катнашучылар шулкадәр ныклы әзерлек белән килә икән. “Бу бәйгедә үзенчәлекле шәлләр бәйләп киләләр”, – ди оештыручылар. Быел яңа конкурслар да керткәннәр. “Эрлим, чорныйм” бәйгесе моның ачык мисалы. “Аңа исем таба алмый бик озак эзләдек”, – ди Лилия Венеровна. Бу конкурста һәркемгә бертигез күләмдә мамык бирәчәкләр һәм алар аны эрләп, йомгакка чорнаудан гыйбрәт булачак. Бу конкурста тизлеккә, матурлыкка, пөхтәлеккә игътибар ителәчәк. Шәл читләрен тегү буенча конкурс булачак. Дөресрәге, шәлнең ничек барлыкка килүен, оештыручылар конкурслар нигезендә бәйрәмгә килүчеләргә күрсәтәчәкләр.
Фестивальнең режиссеры Илфак Хафизов Балык Бистәсендә шәлне хатын-кызлар гына түгел, ир-гетләр дә, бала-чагалар да бергәләп эшләвенә исе киткән. Халык бергә җыелып шәл бәйләүләре дә аны сокландырган. “Район бизнесына” әверелгән бу шәл бәйләүне “Балык Бистәсенең йөзек кашы”, дип атарга кирәктер, дип белдерде ул.
Иң кызыгы, июльнең соңгы көннәреннән алып, 5 августка кадәр районда 80ләп шәл бәйләнгән. Аны бер-берсенә тоташтырганнар инде. 16 августка кадәр тагын шулкадәр шәл бәйләнер, дип көтелә. Шушы зур шәлне мәйдан буенча йөртеп, 15 көн эчендә Балык Бистәсендә күпме шәл бәйләнүен халыкка күрсәтмәкчеләр.
Балык Бистәсе халкының тагын бер күркәм хезмәтен дә әйтергә кирәк. Алар шәл генә бәйләми, күмәк көч белән яу кырында булган егетләребезгә җылы киемнәр дә бәйләп җибәрәләр.
Бәйрәмгә барырга теләкләре булган казанлыларны 16 август көнне 8.00 сәгатьтә Бауман урамы янындагы сәгать янында автобус көтеп торачак. Һәм бәйрәм беткәч кайтарып та куячак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз.
Комментарийлар